Мәдәни җомга

БАР БУЛМЫШЫ МОҢНАН ТОРА

Безнең халыкта "Талантлы кеше - һәрьяклап талантлы ул" дигән әйтем бар. Әлеге гыйбарә Уфада яшәүче милләттәшебез, мәгънәле шигырьләр һәм аларга көйләр язучы Мидхәт ага Әбделмәновка тулысынча туры килә. Якташыбыз ел башында гына Казанда дистәдән артык җырдан торган "Ашкынма, гомер" дигән чираттагы DVD-тәлинкәсен дөньяга чыгарды. Күптән түгел Уфадагы З. Биишева исемендәге...

Безнең халыкта "Талантлы кеше - һәрьяклап талантлы ул" дигән әйтем бар. Әлеге гыйбарә Уфада яшәүче милләттәшебез, мәгънәле шигырьләр һәм аларга көйләр язучы Мидхәт ага Әбделмәновка тулысынча туры килә. Якташыбыз ел башында гына Казанда дистәдән артык җырдан торган "Ашкынма, гомер" дигән чираттагы DVD-тәлинкәсен дөньяга чыгарды. Күптән түгел Уфадагы З. Биишева исемендәге "Китап" нәшриятендә шигырьләре, җыр текстлары һәм мәкаләләре тупланган "Җырга еракмы?" исемле яңа җыентыгы да дөнья күрде. Ә шушы көннәрдә Татар дәүләт филармониясенең концерт залында аһәңсазның «Дуслык күпере» дип исемләнгән иҗат кичәсе зур уңыш белән узды.


1942 елны Башкортстанның Благовар районы, Яңыш авылында дөньяга килгән Мидхәт Мәҗит улына бу тормышның ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килә. Мидхәт туганда фронттан әтисенең батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә. Шуңа күрә тормыш йөгенә сабый чагыннан ук җигелергә туры килә аңа. Бердәнбер малай булгач, апалары Хәдичә белән Мәхмүдәгә дә, әнисе Газимә апага да таяныч һәм юаныч булып үсә ул. Төзүче һөнәрен үзләштереп, башта Урал аръягында, аннан Чиләбедә, Троицкида байтак төзелешләрдә тәҗрибә туплый. Шулай да туган яклар үзенә тарта һәм ул Башкортстанга кайтып, төрле районнарда дистәләрчә төзелештә эшли. Гади төзүчедән төзелеш мастеры, прораб, югары җитәкче вазифаларына кадәр күтәрелә. Кайда гына эшләсә дә, күңелендә һәрчак милли җыр-моңнарыбыз була. Үзе дә шигырьләр, мәкаләләр яза. Беренче шигыре гәзиттә 1967 елда ук басыла. Әмма төп һөнәре әдәби иҗат белән ныклап шөгыльләнергә вакыт калдырмый. Шулай да әдәбияткә мәхәббәте аны читтән торып Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алуга этәрә. Мидхәт Әбделмәнов шигырьләр һәм аларга көйләрне күпләп язуга лаеклы ялга чыккач кына тотына. Ә инде "Бүләк" һәм "Соң булса да уң булсын" исемле шигырь җыентыклары, байтак аудио һәм видео тәлинкәләре аны татар-башкорт әдәби һәм сәнгать даирәсендә киң таныта.

2007 елда туган авылы Яңышта Рөстәм улы һәм дуслары белән мәһабәт мәчет тә төзетеп куя Мидхәт ага. Гомумән, Әбделмәновларның иманлы гаиләсе динебез ислам кушканча яшәргә омтыла. Мидхәт аганың хәләл-җефете Халилә апа аның фәрештәсе дә, илһам чыганагы да. Биш вакыт намазын калдырмаучы нурлы йөзле абыстай да ул.

Мәчет төзүдән тыш та, Мидхәт ага якташларына әллә күпме игелекле эшләр белән булышлык итә. Языково авылында, район мәдәният сараенда оештырылган хәйрия концерты да күпсанлы күркәм гамәлләренең берсе. Әлеге проектны да Мидхәт Әбделмәнов тәкъдим итә. Ә район хакимияте аның бу башлангычын хуплап күтәреп ала. Шулай ук районнан чыккан сәнгать осталары да бу эшкә ихлас кушыла. Дистәдән артык җырчы, музыкант һәм биюче катнаша әлеге бәйрәмдә. "Һәркем үзенең кендек каны тамган җиренә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш", - ди Мидхәт Әбделмәнов.

"Якташлар" проекты кыса-ларында оештырылган иганә-челек чарасына Казаннан талантлы җырчы Рөстәм Асаев та ерак араларны якын итеп кайтып җиткән. Ул үзе Благовар районының Былышлы авылында туып-үскән. Башта Уфада иҗат итсә дә, соңрак Казан үзенә җәлеп итте аны. "Туган ягымда оештырыла торган һәр мөһим чарага мөмкинлек булган саен кайтырга тырышам, - ди Р. Асаев. - Саваплы гамәлләрдә катнашу күңелгә ял һәм илһам бирә. Ә инде мондый чараны оештыруга күп көч куйган Мидхәт агага фәкать ихлас рәхмәт сүзләрен генә җиткерәбез. Һаман да шулай дәрманлы калсын, яшьләргә үрнәк булсын".

Былышлы авылында туган тагын бер талантлы җырчы Фәнидә Сәфәргалиева да хәйрия концертына ихлас күңелдән кайткан. Өч сәгатькә якын барган концерттан кергән акчалар район үзәгендәге мәчетне төзеп бетерер өчен һәм мохтаҗларга тапшырылды.

Элек әдәбияттән һәм сән-гатьтән ерак булган һөнәр иясе чын-чынлап илһамлы иҗатка ничек керешкән соң?

- Ходайдан бирелгәндер инде бу сәләт, - ди әңгәмәдәшем. - Электән дә җыр-моңга һәвәс идем. Минем әсәрләрне тың-лаган кешеләр тәкъдим итте - нигә аларны үзеңдә генә тотасың, халыкка да чыгар, диделәр. Иҗатым аеруча лаеклы ялга чыккач киң колач алды. Шигъри җыентыклар да, җыр альбомнары да чыгардым. Мин халык җырларын тыңлап үскән кеше. Шуңа күрә дә җырларым халыкчан һәм мәгънәле булсын дип тырышам. Кайбер җырлар-ны кабат-кабат кайтып эшлим.

- Мидхәт ага, җырларга канат куюда җырчыларның да роле зур. Әле кемнәр белән арала-шасыз, җырларыгызны башка-рырга кемнәргә бирәсез?

- Казанда яшәүче якташым Рөстәм Асаев белән еш аралашам. Шуннан соң Казандагы җырчы Бәширә Насыйрова да башкара җырларымны. Марат Шәйбәков, Фәнидә Сәфәргалиева, Әнвәр Нургалиев һәм башкалар белән уртак иҗат җимешләрем бар. Узган ел тагын бер якташым, Казанда яшәүче талантлы егет Филүс Каһиров белән дә очраштым. Язган-нарымны аңа да күрсәттем. Бер җырымны сәхнәгә алып та чыкты инде.

- Ә аранжировкаларны кемнәр белән эшлисез?

- Өлкән буын музыкантлар белән хезмәттәшлек итәргә тырышам. Чөнки алар дөнья күргән һәм эшләренә дә, музыкага да җитди, җаваплы карый. Бер көнлек җырларны алар да яратмый...

- Сез туган авылыгызда, улыгыз һәм дусларыгыз ярдәмендә, мәчет тә төзеткән кеше бит әле. Нәрсә этәргеч бирде моңа?

- Октябрь инкыйлабына кадәр безнең авылда 3 мәхәллә булган. Хәзер дин иреге бирелгәч, тирә-як авылларда мәчетләрне күп төзиләр. Ә без кемнән ким әле, дип уйладык та тотындык бу эшкә. Улым да ярдәмләшергә булгач, бүрәнәнең авыр башы безгә төште инде. Без бик бәхетле.

Мидхәт Әбделмәнов тормышыбыздагы һәр вакыйгадан хәбәрдар булып яши һәм үзе дә күп чараларда катнаша. Студентларның Казанда узган XXVII җәйге Универсиадасы ярышларын да даими күзәтеп барган ул. Мидхәт аганы Универсиадада катнашкан кеше дип тә әйтергә мөмкин. Студентларның халыкара ярышларына багышлап "Универсиадага дан!" исемле матур җыр язды ул. Аны шушы зур чара башланганчы ук Рөстәм Асаев башкаруында күп кенә радио һәм телевидение каналлары тыңлаучыларга һәм тамашачыларга тәкъдим итте.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Мидхәт ага Уфадагы "Рамазан" үзәге ел саен теплоходта изге Болгарга оештыра торган сәяхәтләрдә дә еш катнаша. "Андагы иҗади рух миңа яңа әсәрләр, яңа җырлар язарга бетмәс-төкәнмәс илһам бирә", - ди ул.

Башкортстан Язучылар берлеге уздырган күп чараларның да үзәгендә кайный Мидхәт ага. "Соңгы вакытта БР Язучылар берлеге идарәсе рәисе вазифаларын башкарган шагыйрь Риф Тойгынның ел башында арабыздан китүе йөрәкләрне әрнетә, - ди ул. - Бик кешелекле җитәкче иде. Бигрәк тә соңгы елларда Башкортстан белән Татарстан арасында суынган мөнәсәбәтләрне, һичьюгы, әдипләр арасында элемтәләрне ныгыту белән җылыта башлау максатын куйган олы йөрәкле шәхес иде. Милләт аеру кебек уйның башына да кергәне булмады. Нигәдер яхшы күңелле кешеләр кыска гомерле була шул, ни аяныч..."

Мидхәт Әбделмәновны бүгенге тормыштагы тискәре күренешләр дә көрсендерә. Аеруча милләтнең киләчәк язмышына борчыла ул. Татар теленең кулланылыш даирәсе кимүенә, милли мәктәпләрнең ябылуына, әдәбиятне такмак шигырьләр, сәнгатьне сай эчтәлекле җырлар басып китүенә дә көенә Мидхәт ага. Ә шулай да аның төп максаты - матур җырлар иҗат итү һәм аларны киләчәк буыннарга калдыру. "Күңелдән чыккан гына күңелләргә барып ирешә" дигән әйтемне истә тотып иҗат итә якты уйлы, саф күңелле аксакалыбыз.

Фәнис Фәтхи.
Уфа.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: