Мәдәни җомга

Айрат ИМАШЕВ: ИҢ МӨҺИМЕ – ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ҖИҢҮ

Күптән түгел Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең яшь җырчысы, С.Сәйдәшев һәм Р.Яхин исемендәге җыр конкурслары лауреаты Айрат Имашевның беренче зур концерты зур уңыш белән үтте. Музыка белгечләре дә, җәмәгатьчелек тә аның тәүге концертын югары бәяләде. Айрат, оста башкаручы булу өстенә, тирән эрудицияле егет тә. Бүген ул - безнең редакциянең кунагы....

Күптән түгел Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең яшь җырчысы, С.Сәйдәшев һәм Р.Яхин исемендәге җыр конкурслары лауреаты Айрат Имашевның беренче зур концерты зур уңыш белән үтте. Музыка белгечләре дә, җәмәгатьчелек тә аның тәүге концертын югары бәяләде. Айрат, оста башкаручы булу өстенә, тирән эрудицияле егет тә. Бүген ул - безнең редакциянең кунагы.


- Айрат, синең бабаң Мәсгут Имашев - музыка һәм театр өлкәсендә киң билгеле шәхес. Шуңа күрә аның юлын сайлавың гаҗәп тә түгел. Син, мөгаен, җырчы булырга кечкенәдән үк хәзерләнгәнсеңдер?

- Юк, хәтта музыка мәктәбендә дә укымадым. Минем әти-әнием спортчылар. Әтием Азат җиңел атлетика, көнчыгыш көрәше буенча шөгыльләнгән. Спорт остасы. Инде күп еллар Чаллы шәһәрендәге Идел буе физик культура институтында укыта. Тиздән педагогика буенча докторлык диссертациясен якларга җыена. Әнием җиңел атлетика белән шөгыльләнә һәм биеклеккә сикерә иде. Алар элекке Казан педагогика институтының физкультура факультетында укыганда танышып кавышкан. Мин дә кечкенә чакта башка малайлардан аерылып тормый идем. Әллә ничә спорт түгәрәгенә - футболга, акробатикага, көнчыгыш көрәшенә, йөзүгә йөрдем. Җырга сәләт булу - безнең нәсел өчен зур яңалык түгел. Шуңа күрә гаилә концертларында катнашсам да, кайчан да булса опера партияләре, гомумән, академик пландагы җырлар башкарырмын, дип башыма да китермәдем. Кечкенә вакытта классик җырларга әһәмият тә бирми, аларның затлылыгын - матурлыгын аңламый да идем. 1998 елны 8 нче сыйныфта укыганда мәктәпнең иң яхшы укучысы булдым. Педагогика фәннәре докторы Әнвәр Хуҗиәхмәтов химаясендәге әлеге премия аена 100 "5"ле алган укучыга бирелә иде. Ул вакыттагы акча белән ул 1 миллион сум тәшкил итә иде.

Әти мине кечкенә вакытта бер нәрсәне дә мәҗбүр итеп эшләтмәде. Ул үзе бик матур җырлый, төрле концертларда катнаша. Аның халыкчан тавышы, бормалары бик матур. Өстәвенә, әтидә рәсем ясау маһирлыгы да бар. Армиядә хезмәт иткән вакытта да ул рәсем ясаучы булган. Әти күбрәк пейзаж, натюрмортлар яза. Мин кечкенә чакта ул берьюлы җиде эштә эшләде һәм минем белән шөгыльләнергә дә вакыт таба иде. Ул миңа бик зур тәрбия бирде, тормышка чыгарды. Без әти белән атна саен урманга бара торган идек. Кышын - чаңгыда, җәен - велосипедта. Шалашлар кора, учаклар яга идек. Гөмбә, җиләк җыя идек. Табигать турындагы җырларны тыңлаганда, җырлаганда һәрчак туган як урманнары күз алдына килеп баса. Хәзер дә урманга атна саен барырга тырышам. Мин анда иҗатыма илһам алып кайтам.

Ә инде концертыма килсәк, тамашачыга җитди программа тәкъдим иткәнче бик озак әзерләндем. Казан музыка училищесын, Казан консерваториясен тәмамладым. Хәзер анда доцент Мөнир Якупов классында аспирантурада укыйм.

Училищега мин музыка теориясен өйрәнергә дип кергән идем. Үзебезнең халык җырлары, классик композиторларыбыз әсәрләре белән беррәттән, чит ил музыкасын да өйрәнәм. 5 ел буе итальян телен үзләштердем. Итальян теле консерваториядә вокалчыларга чит тел буларак укытыла. Ул миңа бик ошап китте. Өстәмә рәвештә дә шөгыльләнә башладым. Казанга килгән бер итальян кешесенә гид, тәрҗемәче булып та караганым булды. Ул бик канәгать калды. Ике тапкыр Италиягә стажировкага да барып кайттым. Анда профессор Джузеппе Сабатинида осталыгымны чарладым. Кыскасы, мөмкинлеге булган һәр җырчыга чит илгә чыгып керергә киңәш итәм.

- Айрат, син Казандагы Алман йортында да чыгыш ясыйсың бит әле...

- Алман телен өйрәнә башлаганыма 2-3 ел. Әгәр мин башка халыкның җырларын башкарырга җөрьәт иткәнмен икән, ул халыкның телен, мәдәниятен белергә дә бурычлымын. Гомумән, телләр өйрәнү минем өчен үзенә күрә бер хобби ул. Инглиз, француз телләрен өйрәнә башладым. Бер чит телне үзләштергәч, икенчесен өйрәнү җиңелләшә. Үз ана телемне дә һәрдаим камилләштерергә тырышам. Быел әби янына кунакка кайткач, ул шаккатты. "Сөбханалла, син элек татарча бер сүз дә белми идең бит", - диде.

- Репертуарыңда нинди җырлар өстенлек итә?

- Мин Рөстәм Яхин җырларына мөкиббән. Анда татар моңы һәм академизм синтезы бар тулылыгы белән ачыла. Профессиональ яктан бик камил әсәрләр язып калдырган Рөстәм абый Яхин. Аның музыкаль идея-фикерләре бер үк вакытта халкыбыз күңеленә дә якын, чит ил халыкларына да аңлаешлы. Рөстәм Яхин - даһи композитор. Бу синтезны ул гына камиллеккә җиткерде. Аның җырларында язның хуш исе дә, мәхәббәт һәм җавапсыз мәхәббәттән яну-көю дә, аерылу да, йокысыз төннәр дә - барысы да аермачык, аңлаешлы итеп язылган.

Бабам язган җырларны мин 2 ел элек башкара башладым. Аның җырлары бик гади, шул ук вакытта анда бернинди артык нәрсә дә юк. Ул язган көй җырның сүзләренә тәңгәл килеп тора. Мәгънәви яктан бик камил. С.Сәйдәшев җырларын яратып башкарам. Тиздән Композиторлар берлегендә М.Мозаффаровның юбилеенә багышланган музыкаль кичә булачак. Мин анда композиторның "Башка берни дә кирәкми" һәм "Менәргә иде Урал тауларына" дигән җырларын җырларга ниятләп торам. Миңа бу җырлар бик ошый. Сүзләре дә матур. Бәлки, миңа Урал тауларына менәргә иртәрәктер әле. Бу җыр олырак яшьтәге олпат җырчылар өчендер, дип уйлыйм. Җырны яшькә карап та сайларга кирәк бит әле. Яшь композитор Эльмир Низамов җырларын да башкарам. Ул бик талантлы егет. Теләсә нинди өслүбтә иҗат итә ала. Техник яктан нык чарланган. Аның белән бер концерт әзерләргә дә планлаштырабыз. Сәхнәгә чыгу - минем өчен зур җаваплылык, стресс ул. Мин әле бер еллап элек кенә тамашачы алдында чыгыш ясаудан курыкмый башладым. Аңа кадәр бик нык дулкынлана, борчыла идем. Сольный концертыма бик озак һәм тырышып әзерләндем. Ә инде һәр чыгышың саен тамашачы аягүрә басып, көчле алкышларга күмә икән, бу тырышлыкларның бушка китмәгәнен аңлыйсың. Концерттан соң да күп кешеләр бабайга, миңа шылтыратып, соклануларын белдерде.

- Син музыканы фәнни яктан өйрәнергә яратам, дидең. Ә фәнни хезмәтеңне нинди темага язарга уйлыйсың?

- Алман композиторы Франц Шуберт иҗаты бик кызыклы. Ул алман классик музыкасына яңа формалар кертә башлаган аһәңсаз. Нәкъ менә аннан соң нимес классик музыкасы зур үсешкә юл ала. Музыка профессионал өчен илһам чыганагы гына булып калмый. Ул музыка сәнгатендәге төрле үзгәрешләргә, яңалыкларга, композиторның музыкаль идеяләренә аңлатма да бирә белергә тиеш. Ф.Шуберт әсәрләренә багышланган бер концерт та әзерләргә җыенам.

Ә ни өчен алман мәдәнияте күңелемә якын, дисәгез, анда музыка, фәлсәфә, нәфис әдәбият бер-берсенә бик тыгыз бәйләнгән. Татарда театр белән музыка бик якын торган кебек. Шул ук Һете опера белән, Штраус фәлсәфә белән мавыккан. Вагнер үз фәлсәфи карашын булдырган. Һете шәрекъкә йөз тоткан, гомеренең соңында үзен хәтта мөселман дип саный башлаган. Бу яктан караганда, нимес мәдәнияте бик уникаль.

- Чит илгә китәргә ниятең юкмы?

- Ниятем бар, тик вакытлыча гына. Тәҗрибә тупларга, осталык чарларга. Анда мөмкинлекләр зур. Хезмәтең тиешенчә бәяләнә. Бик күп яшь белгечләр беренче мөмкинлек чыгу белән чит илгә таю ягын карый. Кагыйдә буларак, кампитр алдында үскән балаларда ватанпәрвәрлек хисе юк дәрәҗәсендә. Италия мәдәни яктан бик алга киткән, борынгы мәдәният белән хәзерге алгарыш үзара уртак тел тапкан ил. Бездә һәйкәлләргә хөрмәт юк. Мин үскән Казан хәзер юкка чыгып бара инде. Яңасын төзесеннәр. Ә нигә тарихи һәйкәлләрне җимерергә? Мин үскән Киров районында да без әти белән йөргән урманнарны кисә башладылар. Кисмичә, җимермичә генә яңаны төзеп булмый микәнни? Әйе, Көнбатышта тормыш күпкә җиңел. Җылы, кояш көлеп тора, диңгез... Әмма эш бит уңайлыкларда гына түгел. Читкә китсәң, барыбер туган як синең төшеңә кереп сагындырачак, саргайтачак. Чит илнең җылы диңгезләрендә су керүгә караганда, үзебезнең кышкы урманда чаңгыда йөрү күпкә кадерлерәк. Чөнки кечкенәдән шуңа күнегелгән.

Дөрес, безнең илдә яшәү бик авыр. Күпчелек тамак хакына эшли. Бездә халык бик киеренке халәттә яши. Транспортка керсәң дә, халык менә-менә кабынып китәр төсле. Минем әби әле һаман да, сугыш һәм ачлык кына булмасын, калган барысына да түзәрбез, дип яши. Бу сүзләр безнең илдәге хәлнең ни дәрәҗәдә булуын ачык күрсәтә бит! Ә инде безнең кыйбласыз илдә бик түбән хезмәт хакына эшләүче белгечләребез үзләре дә аңламастан бик зур батырлык кыла. Мин үземнән күпкә акыллырак, тәҗрибәлерәк кешеләр белән аралашырга яратам. Пианист дусларым күп. Алар чын мәгънәсендә эш атлары. Иртән 6 тулганчы консерваториягә киләләр һәм көне буе шөгыльләнәләр. Иҗат коллективларына еш кына интригалар кору хас. Мин эшли торган Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә исә Георгий Ибушев, Айдар Фәйзрахманов, Лидия Әхмәтова кебек үз эшләренең чын осталары, чын профессионаллар хезмәт итә. Ә үзе белән һәрдаим эшләгән кешегә интригалар корып йөрү кызык түгел. Чөнки хакыйкый җиңү - ул үз-үзеңне җиңү, ә башкаларны түгел.

- Дини китаплар да укыйсыңмы?

- Әйе, Шамил Галәветдин, Рамил Юныс кебек вәгазьчеләрне тыңларга, укырга яратам. Гомәр Хәйям, Әл Газәлине бик бирелеп укыйм. Төрле тарикатьләр турында өйрәнәм. Җомга намазларына йөрү дә бик ошый. Анда үзеңне гел башкача хис итәсең. Татарның үз мәкаме булган. Менә шуны кире кайтарасы иде. Аны белүче бабайларыбыз вафат булганчы, яздырып алып калырга иде.

- Айрат, син күп чит телләрдә җырлыйсың. Урыс җырларын да башкарасыңмы?

- Дөресен әйткәндә, миңа урыс җырларын башкару авыр бирелә. Чөнки аларда гел башка менталитет. Урыста бит профессиональ сәнгатькә чиркәү, православие бик зур йогынты ясаган. Аларда рәсем сәнгате чиркәү иконаларыннан, ә җыр сәнгате чиркәү хорларыннан башлангыч алган. Урыс халык, классик җырларын православ динендә тәрбияләнгән кешеләр генә аңлап, бар нечкәлеген тоеп җырлый ала.

Алай да мин Мөслим Магомаев репертуарыннан җырлар өйрәнгән идем. Үзе исән чакта аның белән Интернет аша хат та алыштым. Җыр язмаларымны җибәрдем. Ул алардан бик канәгать калды.

- Опера сәхнәсендә җырларга ниятең юкмы?

- Мин әле моңа әзер түгел. Дөрес, 4 нче курста укыганда Фигаро партиясен башкарганым булды. Опера һәм балет театрында гел башка эш режимы. Дөрес,операда җырлау миңа ошый. Мәсәлән, Эльмир Низамов язган операларда катнашам.

- Айрат, сольный концертларыңны тагын кайчан күрә алачакбыз?

- Бу концертны Әлмәт, Чаллы, Чистай тамашачыларына тәкъдим итәбез. Ә Казан тамашачысы аны кабат киләсе елның 27 февралендә күрә алачак.

-Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, киләчәктә яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын!

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: