Мәдәни җомга

Яу кырыннан хатлар 

Нур Баянның тууына 115 ел

Гази Кашшаф бөтен гомерен һәм сәләтен герой-­шагыйрь Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын кайтаруга багышлый. Ул сугышның тәүге елларында китап нәшриятында (Татгосиздатта) матур әдәбият секторының өлкән редакторы, 1942 елның октябрендә Татарстан язучылары союзының матбугат органы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының редакторы вазифаларын үти. Сугышның алгы сызыгында көрәшүче язучылардан аңа бик күп хатлар килә. Нур Баян аның якын дусларының берсе була. Ул Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм әүвәл полк партия оешмасы сек­ретаре, аннары дивизия газетасы редакторы, полк командирының политик эшләр буенча урынбасары сыйфатында алгы сызыкта була. Фронттагы батырлык­лары өчен ул Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Авыр сугыш шартларында да патриотик шигырьләр яза, поэма һәм либретто өстендә эшләвен дәвам итә. Тылда һәм фронтта булган язучылар белән элемтәсен өзми, хатлар юллый. Ләкин үз хатларына җавап ала алмавына кайбер дусларына үпкә дә белдерә. Фронт шартларында төрле сәбәпләр аркасында хатларның иясенә барып ирешмәү очраклары күп була. Донецк шәһәрендә каты сугышлар барган 1943 елның май аенда Нур Баян:

Хат язсам да инде бармас төсле,
Ахры, ерак киттем илемнән, 
Бала чакларымда уйнап йөргән,
Чия чәчәк аткан җиремнән.
Ерак киттем. Бөдрә чәчле таллар 
Көтәләрдер таныш җырчысын, 
Көтәләрдер кырлар, биек таулар,
Шат күңелле еллар юлчысын.
Борчылмагыз, мине белгән дуслар,
Шат җырчыгыз сезне онытмас,
Бер кайтыр ул, якты кояш сыман,
Дошманнарны җирдән корыткач, 

– дип хатларында шигырь юллый. Ләкин шагыйрьгә Ватанына кайтырга, дуслары белән күрешергә насыйп булмый, Җиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган соңгы сугышларның берсендә Совет Армиясе подполковнигы, шагыйрь Нур Баян батырларча һәлак була. Ядкәр  булып иҗаты, дусларына язган хатлары гына кала. Ул хатларда сугышның фронттагы кайнар сулышы да, тылдагы халыкның көндәлек авыр тормышы да реаль чагылыш алган, һәм шунысы да игътибарга лаек, ике язучы арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре, бер-берсенә булган ихтирам һәм игътибарлылык бүгенге көндә барыбызга да яхшы үрнәк булып ­торырлык.

1. Нур Баян – Гази Кашшафка. Датасы билгесез.

Кашшаф дус!

Мин сиңа дусларча хат язсам да, ни өчендер җавап юк. Бәлки вакыт тардыр, гафу ит. Ихтимал мине онытып ташлавың да. Ә мин дусларны онытмыйм. Ибрайга хат яздым – җавап юк. Сиңа яздым – ләм-мим.

Гаҗәп! Мине андагы бөтен яңалык кызыксындыра. Яңа правлениене беләм. Әле ничектер. Билгесез. Союзның барлык фронтовикларга язган хатын алдым. Байтак исемнәр саналган, әмма читтә калганмын. Ватан сугышы чорында минем дә байтак хезмәтем бар. («К.Т») газетасын кара). Өстәвенә шигырьләрем тәрҗемә ителеп фронт газеталарында басылып тора. Әлбәттә, мин мактанырга яратмыйм, аның кирәге дә юк. Ә фронтта мине һәм командир итеп, һәм шагыйрь итеп таныйлар. Нишлисең, оныталар икән, башны ташка орып булмый. Җиңик, кайткач сөйләшербез. Үзем әлегә алга бара торган фронт участкаларының берсендә. Сугышабыз, дошман җиңелә. Бу сугышта катнашуым белән мин бәхетле.

Хат яз. Кемнәр кайда? Кави нишләп йөри? Барлык иптәшләргә сәлам диген. Эш белән күмелгән Динмөхәмәтов хат язды. Ә син һәм башка иптәшләр вакыт тапмыйлар. 

Хуш хәзергә. Фронт сәламе белән Нур. 

Адрес: 1829 полевая почта, часть 055. 

2. Гази Кашшаф – Нур Баянга. 

Казан. 28.12.1942

Баян дус! Барча дусларыңнан кайнар сәлам! 

Яңа ел белән тәбрик итәм. Бу ел – синең җиңеп кайтуыңны, тантаналы очрашуыбызны, бергәләп бокаллар күтәрүебезне алып килер дип ышанабыз! Синең кайчандыр язган хатыңны алдым. Рәхмәт. Ләкин бик гаҗәпләндем. Синең үпкәң урынсыз. Минем хат сиңа тапшырылган булырга тиеш иде, ә син мине эшең аз булса да, язмыйсың дип тиргисең. Мин синең хатың килү белән җавап биреп тора идем бит. Элекке хатың килгәч, шул көнне үк Динмөхәмәтовны ОК да очратып, адресыңны бирдем, ул бүләкләр җибәрергә булды, хатыңа караганда, син аларны алгансың. Димәк мин синең зур поручениеңне үтәгәнмен. Синең фотокарточкаларыңны мин шулай ук саклап киләм. Язган әйберләреңне укыйм һәм урыны туры килгәндә исемеңне «телгә алырга» онытканым юк. Ә правление хаты – хат бит инде ул. Анда синең исем телгә алынмавы бик табигый, чөнки синең фронтка киткәч күрсәткән активлыгың (әдәби) башкаларныкы кебек үк түгел, синең моңа ачуланырга урының юк, әгәр инде фронт газеталарында һәрвакыт басылып бара икән без аны күрә алмыйбыз, белмибез. Үзең син «Сов.әд.» бик аз нәрсә җибәрәсең. Дөрес, безнең сиңа шелтә белдерәсебез килми, син бит зур язучы. Сине ишетә алмыйлар. Ә без мондагы синең аудиторияңә – синең исәнлекне һәм алгы фронтларда геройларча сугышуыңны белдерү белән генә чикләнәбез. Менә, «Совет әдәбияты» №11-12 санында синең хатларыңның берсе басыла. Ул укучылар белән багланыш тоту өчен кирәк, һәм анда сиңа бер теләк куела: Баян, шигырьләреңне җибәр!...

Әйе, Казанда яңа хәбәрләр күп. Яңа правление – Таҗи секретарь. Мин «Совет әдәбияты»  редакторы, элекке урыннан киттем, анда хәзер Шамов, аны шушы айда гына партия сафына алдык. 22 декабрьдә Шәриф абзыйны югалттык, ул параличтан үлде. Әдәбиятның юан баганасы вакытсыз ауды. Мусадан хәбәр юк, Сибгать исән. Маннур газеталарның берсендә эшли, ул Казанга кайтып китте. Кутуй – «За отвагу» медале белән бүләкләнгән. Хәзер ул үз частеның тарихын язып ята. Ә. Юныс, Г. Хуҗа – фронт газеталарына эшләргә китте. Алиш, Дәүлиләрдән – хәбәр юк, М.Вәдүтнең үлүе турында хәбәр килде. Казанда без бик аз калдык. Мин исә елга якын авырып йөрдем. Хәзер инде көн-төн җәмәгать хадиме булып чабып йөрим һәм язарга вакыт таба алмыйм. Кави әвәлгечә радиода. Мирсәй дә, Газин да, Гөбәй дә шунда радиода эшли. И. Гази белән  Мирсәйне алганнар иде – рядовой итеп, пока калдырдылар әле, фронт газеталарында файдалану ягын карыйбыз. Ф. Хөсни белән А.Гомәр иске урыннарында. Ә Исхак кече лейтенант булып, армеецлар өйрәтеп йөри – фронтларга кадрлар җибәрә, үзе Алтайда. С. Баттал – Ерак Көнчыгышта. Ерикәй, Ә.Фәйзи – шулай ук фронт ­газеталарында. 

ТГИ дә элекке кебек үк китаплар бик акрын чыга, хәтта чыкмый диярлек. Башлап синеке чыкты. Мусаның әле чык­маган. Минеке ята, Әхмәтләрнеке ята. Гомумән ТГИ начар эшли, җитәкчеләрен үзгәртәсе бар... «Совет әдәбияты» да бик соңарып чыга. Аңа материаллар табуы да читен бит. Сез язмыйсыз, поддержка аз. Давай син үзеңнең шигырь, көндәлек, истәлек, очеркларыңны миңа җибәр әле! Мин аларны журналда файдаланыр идем! 

Син, Баян, мине гафу ит! Якын дус булганга күрә мин һәрвакыт синең белән ачык сөйләштем, бәлки хәтереңә ошамаган сүзләр дә әйткәнмендер, яки әйтергә туры килер. Без дуслар-коммунистлар – үзара аңлашырбыз, әлбәттә. Бүген мин сиңа күңелсез нәрсә турында әйтергә җыенам. Син, коммунистларча түземле бул! Күңелеңне төшермә!

Бүген безгә бик күңелсез нәрсә турында хәбәр иттеләр. Синең Клава атлы бәндәң (мин аны «синең иптәшең» дип әйтә алмыйм) – милиция кулына эләккән һәм пожалуй син аңардан инде хат алмассың. Ул бик зур әшәкелек эшләгән. ] Ул үзенә кунарга алып килгән кешесен төннә белән атып үтергән. Моны иптәшләр белән сөйләшкәч, сиңа ачык әйтергә булдым. Без аңа утыннар, акчалар биреп ярдәм итеп килдек, хәл кадәренчә, ул синең барлык праваларың белән файдаланды. Син дә инде бик күп чыдамлык күрсәттең. Сиңа аңардан котылырга кирәк. Һәм син котылдың да инде. Гомумән ул синең абруеңны пычратып йөри торган кеше, аңардан котылуыңны тынычлык белән кабул ит, күңелеңне төшермә, үзеңне кулга ал, иптәшләрең синең белән һәм сиңа чын күңелдән булган хөрмәт һәм ихтирамнарын суытмый. Язучылар коллективы синең зур семьяң, язучылар – синең чын иптәшләрең, сердәшләрең, Казан – туган илең. Казанга кайткач син һичбер боегу, ялгызлык сизмәссең һәм без гөрләшеп яшәрбез. Ә ул суканы онытырга тырыш, сөюең синең фатирыңны да, наследствоңны да саклар, чит кулларга, пычрак борыннарга тыкшынырга ирек бирмәс. Билгеле, без бик нык йөрсәк, бәлки ул Клаваны беразга алып кала алыр идек. Ләкин иптәшләр белән сөйләшкәч, серләшкәч, синең киләчәгең өчен, синең исемеңнең сафлыгы өчен Клава файдасына эшләмәскә һәм аны милициядән алмаска булдык. Хәер бу турыда үзең хат язарсың! Тагын кабатлап әйтәм, тынычлыгыңны югалтма. Син хатыннар китергән трагедияне башыңнан кичергән кеше – үзеңне тагын бер тапкыр кулга ал, чыдамлы бул!

Дошманны тизрәк тар-мар итеп, исән-сау кайтуыңны телибез! Эшегезгә уңышлар телибез! Корал һәм каләм иҗатың – тагын да бөек уңышларга алып килсен! 

Хөрмәт һәм ихтирам белән дустың Гази Кашшаф.

3. Нур Баян – Гази Кашшафка.

Гази! 

Син язган хатны алдым. Рәхмәт. Тик дус Мөхәммәдовның үлеме генә мине борчыды. Мин бары тик фронтта түгел, тылда үлү өчен генә кайгырам. «Үлде» дигән сүз хәзер мине гаҗәпләндерми. Мин үлемне көн саен, сәгать саен үз күзем белән күрәм. Үземнең иптәшләремне үз кулым белән күмәм. Сугыш, нишлисең. Дәһшәтле сугыш. Сугышны тылда чакта гына сөйләүе кызык. Ә үзең йөри башлагач алай түгел. Ә сугышырга, немец бандитлардан илне, Ватанны коткарырга кирәк. 

Ах, алар безнең илгә нихәтле авырлык, ничаклы үлем алып килделәр. Без алга барабыз. Исме авыл. Кайчандыр шаулап торган яшел бакчалы авыл. Чынында бары тик авылның исме генә калган. Анда йорт та, шаулап торган бакча да күренми. Бары тик туп астында исән калган мәче балалары гына хуҗаларын югалтып, иңерәп ач йөриләр. Берәм-сәрәм генә калган колхозчылар каршы алалар. Алар ач, ялангач. Йөзләре көзге яфрак сыман сары. Аяклары көч-хәл белән генә атлыйлар. Әйе, сугыш. 

Ә немец бандалары аларның барлык нәрсәләрен тартып алганнар. Һәр немецне үтерергә кирәк, рәхимсез үтерер­гә. Юкса алар безне үтерәләр. Лозунг: «Убей немца, иначе он убьет тебя».

Ә шулай да, Гази, яшисе, күкерәп яшисе килә. Үзең шуннан аңла.

Хәзергә сау, сәламәт. Г. Ибрайга хат язган идем, ни өчендер җавап юк. Бер шигырь дә җибәргән булган идем. Бәлки урнаштырыр. Ә китапка бер ел, һаман чыкмый. Хәл шулай бит, әгәр кайта алсам, бәлки чыгар. Мине көтәдер. 

Хәзергә. Барлык дусларга сәлам диген. Әгәр Динмөхәмәтовны күрсәң әйт: безнең янда начпоарм Шилов булды. Ул ничектер мине белә. Динмөхәмәтовны яхшы белә. Сәлам әйтергә, хат язарга кушты. Аерым хат язарга вакыт юк. Бәлки фронтовикларга посылок та җибәргән булыр иде. Ул 30нчы армияда туп астында булган. Онытмаган булса, хәтерлидер. 

Бер дивизияда Хәкимуллинны күрдем. Ул артдивизионда комиссар. Озак сөйләшеп утырдык. Нинди якын монда танышлар...

Хәзергә, сәлам белән Нур.

Адрес иске. 18.09.42.

4. Нур Баян – Гази Кашшафка.

Гази дус! 

Әле бүген генә синең 30.12.42 да язган хатыңны алдым. Рәхмәт. Дуслардан хат алу – фронтовик өчен шатлык. Тагын кайчан хат килер, билгесез. Дусларны шактый сагындым. Сезне күрмәгәнгә елдан артып китте. Төгәл бер ел инде, гел фронтның үзәгендә йөрим. Хәзер Украина сәхрәсендә. Көрәш каты. Немец бөтен көче белән безнең Украинадан китмәскә тели. Аның күзен Украинаның байлыгы, алма, чия бакчалары кызыксындыра. Озакламас, нинди генә чаралар белән Укринада, Украинаның бай Донбассында калырга теләсәләр дә, без немец хайваннарны илебездән дөмбәсләп чыгарырбыз. Яки аларны шушы Украина даласында юк итәбез. Ахыры аларның мәетләрен шушы Украинада этләр генә ашар. Лозунга бер генә: «Бер адым да чикмәскә, бары тик алга!»

Ә үземне командир һәм кызылармеец­лар яраталар. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләндем. Берничә көннән ­майор булырга тиешмен. Шулай итеп фронт кешеләрне үстерә. Шигырьләр язгалыйм. Русча фронт газеталарында басылалар. Күбрәк дошманны җиңеп илгә кайтканнан соң язармын. Минем фронтта катнашуым шул ук поэзия. Мин монда үземнең шагыйрь икәнлекне онытмыйм. Тик бер нәрсә борчый. Семьямның тормышы авыр. Балам да, хатыным да авырый. Ә язучылар союзы фронтовикларның семья тормышы белән кызыксынмый. Нишлисең бит. Хәзергә шул. Барлык дусларга сәлам диген. Аларның әдәби әсәрләрне күп язулары өчен шатланам. Үзем исән. Кулыңны кысып Нур. 

Адрес: Полевая почта 08739 ч. 

P. S.

Гази дус! Союз адресы белән миңа сүгенергә туры килә. Тыл безгә барын да оештыра, танк, самолет һәм башкаларны бирә. Ә Союзда утыручы берничә кеше фронтовикларны оныта, аларның семьяларына әһәмият бирми. Күптән түгел хатыннан хат алдым. Ул анда яза: «... и мне пришлось столкнуться с Хасаном Хайри. Он сказал мне, я не знаю, кто вы такая...» Күрәсең, йомыш белән баргандыр. Ә ул минем семьяны беләсе, аның белән сөйләшәсе килми. Ни өчен? Гаҗәп. Күрәсең, обком белән сөйләшергә туры килер. Пока шул. 

Үзем исән. Немецләрне тагын кисә-кыйный башладык. Тиздән безнең җиңешне ишетерсең. 

Хәзергә дустың Баян. 06.05.1943 

P. S. Тиздән поэма җибәрермен. Хат яз. Динмөхәмәтовка сәлам әйт. 

5. Нур Баян – Гази Кашшафка. 

Гази дус! 

Сиңа калган тетрадымны җибәрәм. Бу тетрадта шактый шигырьләр бар. Әгәр яраклы тапсаң сайлап басарсың. Әгәр басмасаң, тетрадьне югалтма, кайтсам рәтләрмен.

Гази! Безнең частька Д.Фәтхи килеп эләккән иде, [..], мин аны тиешле урынга урнаштырганчы ранен булып госпитальгә китеп барган. Командирының әйтүенә караганда каты ранен булырга кирәк. Үзем ранен булгач күрә алмадым. Ләкин ранен кеше иртән акылланган. 

Үзем хәзергә исән. Украина даласында йөрим. Хәзергә хуш. Әгәр иптәшләр сорасалар сәлам диген. 

Дустың Нур. 18.06.1943 

6. Нур Баян – Гази Кашшафка.

14.07.1943

Кашшаф дус! 

Син мине елга бер хат язу белән гаеплисең. Син үзең елга бер хат язасың. Минем вакытны син үзең беләсең.

Сугыш кыры. Без йөргән җирдә кайчандыр тыныч һәм шат гомер кичергәннәр. Кешеләрнең аңнары матур хисләр эчендә бөдереләнгән. Хәзер кешең аяк баскан җирдә, кая гына барсаң да, җимерек йортлар, утка көйдерелгән сарайлар очратасың.

Кызыл чияләр, тәмле Украина алмалары белән бизәлгән бакчалар да хәзер инде моңсу торалар шикелле. Алма агачлары снаряд, мина белән көйдерелгән. Исән калган агач төпләре окоп, траншеягә кадалган. Бара торган юл яки сукмакта мина, я булмаса ярылмый калган бомбалар тырнап яталар. Нинди дәһшәтле бу сугыш!

Бер күңел күнеккәч сугыш бернәрсә дә түгел шикелле. Әйтерсең ул шулай булырга тиеш. Сводкалар сине кызыксындыралардыр, карап барасың булыр. Ул сводкаларда безнең армиянең батыр­лыгы гәүдәләнә. Ә андагы геройлар бар да әнә шул без йөргән җирдә туалар. Чынлап та, безнең кызылармеецлар нинди батырлар алар. Күкерәк белән үлемгә каршы баралар. Ватан, халык – бер генә минутка да аларның күз алларыннан китми. Тизрәк-тизрәк дошманнан илне тазартырга ашыгалар.

Чынлап та, теге якта ни чаклы халык газап чигә. Аларның авыллары йөрәкне сыкыраталар. Килер көн (ул көн тиздән булыр), дошманның үлеме бөек рус җирендә булыр. Дошманның бер генә солдатын да кире җибәрмәбез. Тик сез пуля, бомба, минаны күберәк хәзерләгез. Безнең батырлар туры ата. Сез хәзерләгән пуляләр бушка әрәм булмый, атылган һәр пуля дошман маңгаена, һәр юк ителгән дошман безнең җиңү сәгатен якынайта. 

Нинди шатлык әнә шундый Бөек Ватан сугышында катнашу! Мин бу сугышның тылында булмыйча, алгы сафында. Дошманга йөзгә-йөз килүем белән шатланам.

Язып булмый, дустым. Ә көн килер, күргән һәрнәрсә поэма яки роман булып ак кәгазьгә бизәлер.

Беләм дускай, карап сагына булыр,
Сагына булыр авыл, җырчысын.
Мин йөрегән урман сукмаклары
Көтә булыр уйчан юлчысын.

Бүген мине көрәш дулкыннары
Чолгадылар, чәчәк атылды.
Сез җыр көтәсез, ә мин илем өчен
Утта йөрим, онтып йокымны.

Сез җибәргән үткен бер пуля дә
Без атмасак үзе атылмый,
Һәр пуляне төзәп аткан саен
Күз алдымда тотам халкымны.

Нинди көчле безнең рус халкы,
Нинди батыр аның солдаты.
Утын, суын кичеп күкрәк белән
Алга бара дөнья шаулатып.

Мин артык бүген шагыйрьләнеп киттем ахры. Җитәр, дус. Үзем сау-сәламәт. Дусларның барына да сәлам.

Хат яз. Кулыңны кысып фронт сәламе белән Нур.

 

Нуридә НАСЫЙБУЛЛИНА, филология фәннәре кандидаты.

Хатлар Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана. 100 фонд. 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: