Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

«ВАТАН НАМУСЫ ӨЧЕН»

Мондый исемдәге газетаның беренче саны 1942 елның 10 декабрендә Воронеж фронтында чыга башлый. 1943 елның 20 октябрендә Воронеж фронты бетерелгәч, газета исемен үзгәртмичә Беренче Украина фронты карамагына күчерелә һәм 1946 елның 3 июненә кадәр чыгуын дәвам итә. Татар телендә барлыгы 378 саны дөнья күрә. Татар газетасы атнага ике тапкыр башта...

Мондый исемдәге газетаның беренче саны 1942 елның 10 декабрендә Воронеж фронтында чыга башлый. 1943 елның 20 октябрендә Воронеж фронты бетерелгәч, газета исемен үзгәртмичә Беренче Украина фронты карамагына күчерелә һәм 1946 елның 3 июненә кадәр чыгуын дәвам итә. Татар телендә барлыгы 378 саны дөнья күрә. Татар газетасы атнага ике тапкыр башта ике битле булып, 1944 елның 11 апреленнән дүрт битле булып басыла. Форматы - 42х30 см.


Газетаның үткән данлы тарихи юлы гыйбрәтле: Острогожск - Воронеж - Киев - Житомир - Тернополь - Черновцы - Львов - Берлин - Прага - Вена.

Газетага җаваплы мөхәррир урынбасары булып шагыйрь капитан Әхмәт Ерикәй, хәрби корреспондент-оештыручы - шагыйрь лейтенант Әхмәт Юныс, әдәби хезмәткәр-тәрҗемәче - шагыйрь лейтенант Гали Хуҗи, корректор - Әнвәр Ямангулов билгеләнә. Язучы сержант Риза Ишморат газета редакциясенә 1943 елның 20 февралендә килә, ләкин штат тулы булгач, ул штаттан тыш кына эшләп йөри. 1943 елның апрелендә Ә.Юныс, көчле авырудан соң, бөтенләйгә Казанга кайта, ә 1 июненнән, Ә.Ерикәй резервка киткәч, газетада мөхәррир вазифасын Р.Ишморат башкара. Ә.Ямангулов хәрби корреспондент-
оештыручы булып хезмәт итә. 1944 елдан башлап редакциянең штатын арттыралар: февральдә хәрби корреспондент булып шагыйрь техник-лейтенант Мөхәммәт Садри, ә майда язучы старшина Госман Бакиров килә.

«Ватан намусы өчен» газетасы редакциясе материаллары нигезендә, Татарстанның 25 еллыгына бер җыентык туплап бирмәкче булалар, шуның өчен 1944 елның декабрендә язучы Газиз Иделле һәм «Кызыл Татарстан»нан журналистка Фатыйма Галиева редакция­гә иҗади командировкага килә. «Җиңү юлы» исемле җыентык тик 1948 елда гына Казанда басылып чыга.

1943 ел, 19 март саны. Монда «Фронтовик татарларга татар халкының хаты» басыла. Бу хат 1943 елның 5 мартында «Правда», «Известия», «Кызыл Татарстан», «Красная Татария» газеталарында дөнья күрә. Аны язуда Кави Нәҗми, Гази Кашшаф, Хәмит Ярми, Хәсән Хәйри һ. б. әдипләр тырышлык күрсәтә. Рус теленә бу хатны шагыйрь Бруно Зернит тәрҗемә итә, ә рус язучысы Константин Федин - редакцияли. Бу хатка барлыгы 1 511 137 кеше кул куя.

1943 ел, 15 сентябрь саны. «Александр Матросов» исемле баш мәкаләдә «1943 елның 23 нче февралендә 56 нчы гвардияче укчы дивизиядәге 254 нче гвардияче укчы полкның гвардия рядовое Александр Матвеевич Матросов Чернушки авылы өчен сугыш кырында батырларча һәлак булды.

Матросов немецлар амбразурасын үзенең гәүдәсе белән каплады һәм дошман пулемёты 254 нче полк сугышчыларының һөҗүменә комачаулый алмады» - дип языла. (А.Матросовның чын исем-фамилиясе Мөхәммәтҗанов Шакирҗан Юныс улы. Ул Башкортстанның Учалы районы Кунакбай авылында туа).

1943 ел, 16 ноябрь саны. Фатих Кәримнең «Совет солдаты» дигән шигыре дөнья күрә. Аннан бер өзек:

Башны саклый торган
каскалардан
Җилкәләргә салкын су ага;
Манчып алган кебек,
шинельләрнең
Салмак итәкләрен җил кага.
Гранаталар билдә, капчык иңдә,
Анда патрон, анда запаллар;
Иң башларын кисә капчык бавы,
Тирле аркалардан калка пар.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Кызганмыйбыз көчне,
яшь гомерне,
Кызганмыйбыз кирәк урында;
Ут давылын ерып үтәрбез без
Илне азат итү юлында.

1944 ел, 18 гыйнвар саны. Г.Хуҗинең «Хәтип Хәсәнев, Советлар Союзы Герое» исемле очергыннан өзек: «Т. авылы өчен каты сугыш барганда Хәсәневнең пулемёт расчёты 84 фашистны юк итте. Гитлерчылар сугышка яңадан ике полкка якын пехота һәм 36 танк кертте. Бу вакытта Хәсәнев гранаталар белән тагын 30 дан артык гитлерчыны кырып ташлаган иде. Таң алдыннан батальон дошман өстенә һөҗүмгә әзерләнде. Батальон авылга барып кергәндә Хәсәнев 67 фрицның башына җиткән иде.

Август көннәренең берсендә Хәсәнев үзенең «Максим»ы белән 30 дан артык гитлерчыны кырып ташлады. Хәсәнев каты яраланды. Ләкин ул сугыш кырыннан китмәде. Немецларның ярсулы атакасын озак вакытлар буе бер үзе кире кайтарды. Патроннары беткәч һәм аңын җуйгач кына, гитлерчылар аны чолгап ала алды. Канга манчылган Хәсәневне немецлар ерткычларча кыйный-кыйный, авылга сөйрәп алып кайта. Хәсәневтән бер сүз дә ала алмагач, ачулары соңгы чигенә җиткән фашист-палачлар аның башын кисә. Коммунист-сугышчы Хәтип Хәсәнев әнә шулай һәлак булды».

Язучы Госман Бакиров яза: «1944 ел, 20 март. Дошманнан чистартылган Тарнопольга барабыз. Фронт хәзер Тарнопольны үтеп, алга китте. Шәһәр бездән дүрт кенә километр... Уйлар еракта-еракта, туган-үскән илгә, туган Казанга барып тоташа. Үткән гомерләр, тормыш бер-бер артлы күз алдыннан кичә...

Менә 1915 елның көзге айлары. Солдатларны төягән вагоннар Тарнополь янындагы җимерек таш күпер алдында туктый. Вагоннардан чыгып, кар өстенә тезеләбез... Кыш буе окопта ятабыз. Берничә мәртәбә һөҗүмгә күчеп, немецлар белән йөзгә-йөз килеп сугышабыз. Аннары яз килә. Брусилов һөҗүме башлана. Шактый көчле артиллерия хәзерлегеннән соң, атакага күчәбез. Немецларның озакка чыдамлы ныгытмаларын ватып, алга үтәбез... Бер-бер артлы авыллар азат ителә... Ниһаять, каты сугыштан соң Тарнополь да дошманнан арчыла... Бу - Тарнопольны азат итүдә беренче тапкыр катнашуым иде. Мин ул вакытта яшь, тәҗрибәсез идем әле. Дошманга каршы көрәшнең дә ни икәнен аңлап бетерми идем...

28 елдан соң немецлар белән мин тагын очраштым, тагын Тарнопольны дошманнан азат итәргә килдем. Бу юлы 15 апрельдә Тарнополь дошманнан тулысынча тазартылды. Шулай итеп, миңа үз гомеремдә бу шәһәрне дошманнан азат итүдә ике тапкыр катнашырга туры килде».

1944 ел, 10 июнь саны. М.Садринең «Советлар Союзы Герое Әнвәр Кәлиев» исемле очергында шулай языла: «Татар халкының батыр улы, баһадир-разведчик старшина Әнвәр Кәлиев бик күп сугышчан батырлыклар күрсәтте. Ул дошманның 150 солдатын, 10 офицерын үтерде, 10 «тел» алып кайтты. Днепрны кичкән вакытта ул үзен аеруча батыр егет итеп танытты. Часть командирының приказын үтәп, бер төркем разведчиклар белән, немецларның көчле артиллерия-миномёт уты астында Кәлиев Днепрның уң як ярына беренчеләрдән кичеп чыкты, дошманның көчләренә разведка ясады һәм оборонага ныгып урнашты, шуның белән үз частеның бу данлы Украина елгасын уңышлы рәвештә кичеп чыгуына ярдәм итте».

1944 ел, 9 август саны. «Беренче Украина фронтындагы татар сугышчыларыннан татар халкына җавап хаты» басыла:

«Кадерле ата-аналарыбыз, туганнарыбыз, сөекле балаларыбыз һәм аерылмас гомер юлдашларыбыз!

Сезгә бөек сугыш кырларыннан фронтовикларча кайнар сәламнәребезне җибәреп, бәхетле тормыш һәм хезмәт фронтында яңа уңышлар теләп калабыз...

Туган Татарстаныбыз!

Без бүген һөҗүм сугышлары алып барабыз, дошманның җанлы көчен һәм техникасын рәхимсез тар-мар итеп, аның үз территориясенә таба, алга, көнбатышка узабыз. Германиянең фашист тираннары, үзләренең ерткыч ояларында бер яктан икенче якка ташланып, үлем алды бизгәге белән калтырана бирсеннәр! Без алардан бөтенесе өчен дә, бөтенесе өчен дә үч алырбыз! Аларны үз ояларында кыйнап бетерербез...

Без - солдатлар. Без алда торган көрәшнең кыенлыкларыннан күз йоммыйбыз. Бу көрәш аша, сугыш уты һәм төтене аша Ватаныбызның якты киләчәге балкый. Безнең йөрәкләребез туган илебезнең язмышы өчен булган җаваплылык хисләре белән тулы. Ватаныбызга карата булган мәхәббәтебез һәм дошманга карата булган нәфрәтебез һәрнәрсәдән дә, үлемнән дә көчлерәк. Без бүген, менә шушы хисләр белән янган хәлдә, сугышчан байракларыбыз астына басып, ант итәбез:

Немец-фашист басып алучыларны тәмам җиңеп чыгар өчен каннарыбызны һәм җаннарыбызны да кызганмабыз, бөек азатлык көрәшендә ару-талуны белмәбез, бу көрәш тәмамланмый торып, безнең йөрәкләребез тынгы тапмас...»

Бу хатка барлыгы 2 меңнән артык кеше кул куя.

1944 ел, 4 сентябрь саны. Илья Эренбургның татар сугышчыларына җавап хаты урнаштырылган: «Фронтларда миңа бик күп тапкыр батыр татар сугышчылары белән очрашырга туры килде.

Сез тыныч, хезмәт сөючән халык идегез, ә явыз дошман безнең хатын-кызларыбызны һәм балаларыбызны җәберсеткәндә, туган туфрагыбызны мәсхәрәләгәндә, Сез татарларның сугышчы халык булып әверелүен күрсәттегез».

1945 ел, 6 май саны. Р.Ишморатның «Берлинда» исемле хәбәрендә болай языла: «Менә ул - фашист еланнары оясы, мең кәррә ләгънәтләнгән Берлин... Аның өстендә безнең Җиңү байрагыбыз җилферди, ә һәр өйнең капкасында, тәрәзәләрендә ак флаглар эленгән. Урамнарда немецлар үтеп йөри. Алар кулларына ак чүпрәкләр бәйләгәннәр. Болар барысы да - җиңелү, буйсыну билгесе. Моннан соң инде, башлары киселгән немец еланнар бервакытта да башларын күтәрә алмаслар».

Берлин урамнарында сугыш­лар барганда Риза Ишморат яраланып, госпитальгә эләгә.

1945 ел, 9 май. Г.Хуҗинең «Солдат» исемле шигыре дөнья күрә:

Каның тамды сугыш
кырларында,
Тамды синең кайнар
тирләрең:
Идел, Днепр, Висла
буйларында
Суынмаган синең эзләрең.
Сазлыкларда яттың,
карда яттың,
Саклап туган җирең-суыңны;
Атакага бардың ничә тапкыр,
Штык белән арчып юлыңны.
Син Одерны кичтең,
Шпреены,
Йөзеп кичтең бозлы суларын,
Син сагындың Идел
буйларыңны,
Шунда очты якты уйларың...

Капитан Мөхәммәт Садри 1945 елның 9 маенда Берлинга Җиңү турында материал җыю өчен командировкага бара. Заданиене үтәгәч, рейхстаг диварына: «Без җиңүчеләр булып Берлинга килеп җиттек!» - дип яза, редакциянең барлык язучылар исеменнән кул куя һәм рейхстаг янында фотога төшә.

Бу газета битләрендә Һ.Такташ, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, К.Нәҗми, Таҗи Гыйззәт, Ә.Ерикәй, Ә.Юныс, Ш.Маннур, Ә.Фәйзи, Ш.Мөдәррис, С.Баттал, С.Урайский кебек язучыларның әсәрләре дә басыла. Фронт частьларында хезмәт итүче өлкән лейтенант Мостафа Ногман, кече лейтенант Мостай Кәрим, өлкән сержант Гыйлемдар Рамазанов, солдат Шәриф Сайкин газетага язышып тора.

Әлфия ШАМОВА.

.1945 ел. "Ватан намусы өчен" газетасы редакциясе коллективы.

.Мөхәммәт Садри һәм Риза Ишморат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев