Мәдәни җомга

«Ватан өчен» - фронт газетасы

«За Родину» газетасы Төньяк-Көнбатыш фронтта рус телендә, көн саен чыга.1942 елның июнь башында язучы Хатип Госманны фронтның сәяси идарәсенә чакырталар. Идарә «За Родину» газетасын татар телендә дә чыгарырга карар кылган икән. Газетага мөхәррир дә билгеләнгән, бу - Гани Гыйльманов, сугышка кадәр Казанда татар телендә чыгучы «Кызылармеец» газетасында эшләгән тәҗрибәле журналист....

«За Родину» газетасы Төньяк-Көнбатыш фронтта рус телендә, көн саен чыга.1942 елның июнь башында язучы Хатип Госманны фронтның сәяси идарәсенә чакырталар. Идарә «За Родину» газетасын татар телендә дә чыгарырга карар кылган икән. Газетага мөхәррир дә билгеләнгән, бу - Гани Гыйльманов, сугышка кадәр Казанда татар телендә чыгучы «Кызылармеец» газетасында эшләгән тәҗрибәле журналист. Газетаның татарчасына «Ватан өчен» дигән исем бирелә. 1942 елның 10 июлендә аның беренче саны фронт буйлап тарала. Ул атнага ике тапкыр дүрт битле булып чыга. Форматы - 40х30 см.

Татар редакциясендә башлык - өлкән батальон комиссары Гани Гыйльманов, әдәби хезмәткәр - кече политрук Хатип Госман, тәрҗемәче - журналист Габдулла Әхмәдиев, корректор - сержант Нәфыйк Яһүдин (сугыш алдыннан Олы Әтнәдә РОНО инспекторы булган) һәм хәреф җыючы ике кыз (Федора белән Зәкия Бакеева) эшли. Редакция данлы юл үтә: Старая Русса - Валдай - Рыбинск - Мәскәү - Брянск - Киев - Житомир. Газета 1944 елның 8 апреленә кадәр чыгып килә.
Күзаллау өчен, газетаның 1942 елның 10 июлендә дөнья күргән тәүге санын актарыйк. Беренче биттә «Җиңелмәс дуслык» исемле баш мәкалә, «Совет Информбюросы», «Безнең фронттан соңгы хәбәрләр». Шунда ук «Контрудар бирелде», «Алга уздылар» дигән язмалар, кызылармеец А.Рәхмәтуллинның «Ут һәм штык белән» исемле мәкаләсе һәм «Лейтенант Патронов подразделениесенең данлыклы сапёрлары» дип аталган фото.
Икенче биттә өлкән политрук А.Исаевның «Демянскидә немецларның ерткычлыклары» мәкаләсе, батальон комиссары Р.Фрейдензонның «Икенче фронт нәрсә ул?» (Агитаторга ярдәмгә), А.Чугреевның «Васюнин», Х.Госмановның «Ана телендә» дигән язмалары, В.Шаровский төшергән бер фото. Анда: «Политрук урынбасары Ф.Викулин 9 кешелек сугышчылар төркеме белән командовать итеп, 30 немецка каршы сугышты һәм берүзе 3 немец солдатын, бер офицерын үтерде», - дигән кырыс сүзләр.
Өченче биттә «Төз ату осталарыннан өйрән, сугышчы! Синең һәрбер пуляң дошманга снайперларча туры тисен» исемле материал. Политрук урынбасары Ф.Зәйнуллинның «Үз эшенең остасы», кызылармеец Г.Зыятдиновның «Мин күрдем, Гыйбадуллин кырып салды», өлкән политрук И.Рокотянскийның «Денисов батырлыгы», өлкән сержант Д.Семёновның «Окоплар казый белү ярдәм итте», өлкән сержант С.Номоконовның «Снайперлык законнары» дигән язмалары һәм П.Бернштейнның фотосы. Аның астына: «Кызылармеец А. Кононовның танкка ату орудиесе ачык позициядән ут алып бара. Бу расчёт бер көн эчендә туры тидереп дошманның дзотын һәм кешеләре белән пулемёт ноктасын бетерде», дип язылган.
Дүртенче биттә Хатип Госманның «Сакта» шигыре, И.Денисовның «Партизаннар краенда военторг отделениесе», «Совет илендә», «Чит илләрдә»ге хәбәрләр, Б.Изаковның «Мисырдагы сугышларның беренче йомгаклары» дигән мәкалә һәм П.Бернштейнның фотосы урын ала. Фотода: «Үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы сержант С.Михайлович, өлкән сержант С.Пустович, сержант Н.Панченко».
Алдагы саннарга күз йөгертсәк, элекке рухтагы «Дошманны ныграк кыйнарга!» исемле баш мәкалә, «Совет Информбюросыннан» белдерүләр, «ССР Союзы Халык Комиссарлары Советы һәм ВКП(б) Үзәк Комитетында «1942 ел уңышыннан Кызыл Армиянең икмәк фондын булдыру турында», «Төз залплар», «Номоконовның яңа казанышлары» дигән язмалар һәм П.Бернштейнның фотосы урнашкан. Фотода: «Өлкән сержант Фёдор Чистяков бер сугышта 200 дән артык фашистны бетерде», дигән шәрех.
Уртада Илья Эренбургның (1891-1967) «Кире кагарбыз!» мәкаләсе, капитан А.Марченконың «Какшамас рубеж», полит­рук урынбасары Г.Паламарчукның «Алдынгылар партия сафларына керә», кызылармеец Х.Мөхәммәтгалиевнең «Ватан өчен, иптәш Сталин өчен!», кече политрук М.Гутинның «Сугышта казанган рекомендация» дигән язмалары. Каршы як биттә «Дошманны Чистяков кебек кыйнагыз! Ул пулемётыннан атып бер сугышта 200 фашистны бетерде» дигән сүзләр. Өлкән политрук Г.Торсовның «Нык торучылар җиңәләр», сержант К.Маловның «Өзлексез өйрәнергә», «Әхмәтев кыюлык күрсәтте», А.Розенның «Уңышлы беренче адымнар», Б.Бялик, Л.Плёскачевскийларның «Герой-пулемётчы» дигән очеркы. Өлкән батальон комиссары Л.Дубровицкий, 2 ранглы интендант Л.Копелёв «Бүреләр өере» исемле мәкалә, капитан А.Балицкийның «Бездә ятимнәр булмас!» дигән язма бирелгән һәм «Чит илләрдә»ге хәбәрләр.
17 июль санындагы бер хәбәрне укыгач таң калырлык: «Очучы Борис Ковзан 9 июльдә дошманның өченче самолётын таранлады. Ватан сугышында йөрәклелек һәм батырлык күрсәткән өчен Төньяк-Көнбатыш фронт Хәрби Советы Б.Ковзанга чираттан тыш өлкән лейтенант исемен бирде һәм Кызыл Байрак ордены белән бүләкләде». Фашист ерткычларын аяусыз кыйнарга чакырган «Безнең җирдә немецлар ниләр эшли», «Пожеревицы авылында 10 июнь» атлы язмалар, өлкән сержант И.Волковның «Алар минем анамны үтерделәр», «Гитлерчы этләрне аяусыз кыр!» дигән хәбәрләре, асылда да, бәгырьләрне телә.
Безнең өчен, әлбәттә, татар сугышчылары турындагы язмалар бик кызыклы. Сержант Т.Нәҗипевнең «Әхмәдуллин хәзер расчёт командиры» дип аталган мәкаләсе, «Габбас 50 немецны үтерде» (Пулемётчы Габбас Шәйхетдинев турында) дигән хәбәр башкаларга үрнәк өчен язылган. «Мифтахетдинов юл ачты» исемле хәбәр бик гыйбрәтле. Соңгысыннан бер өзек:
«Дошман каты каршылык күрсәтә. Бер урында ул, тоташ ут стенасы ясап, безнең сугышчыларның юлын кисәргә теләгән иде. Барып чыкмады. Безнең фронттагы сугышчылар арасында атаклы булган батыр пулемётчы Мөбәрәк Мифтахетдинов, үрмәләп алга узды да, дошманның ут нокталарын бер-бер артлы басты. Хәтта яралану да батыр татар халкы улының рухын сындыра алмады. Мифтахетдинов юл ачты, дошманның каршылыгы сындырылды. Безнең сугышчылар алга киттеләр».
Татар газетасында «За Родину» газетасының хәрби корреспонденты булган Сергей Михалковның (1913-2009) «Балалар яза» исемле мәкаләсен тәрҗемә итеп урнаштырганнар. Ф.Сиговның «Эшче көче җыйнаучы фриц» дигән карикатурасы да көлке.
1942 елның 21 июль санында «Ике көн бер участокта гына немецлар 2500 солдат һәм офицерын югалтты», дигән хәбәр сугышчыларда яңа көч уяткандыр. Ләкин шуның белән янәшәдә «Безнең сугышчылык бурычыбыз» исемле мәкалә-кисәтү бар. Аннан бер өзек:
«Совет-герман фронтында көннәр кызу. Каты сугышлар кайный. Дошман, көчләрен җыйнап, безнең илнең эченә, үзәк Россия кырларына, Донга ыргыла. Дошманның яңа һөҗүмен туктатырга - Кызыл Армиянең бурычы әнә шул. Гитлерчы талаучыларның һәм үтерүчеләрнең юлын кисү - совет сугышчыларының бурычы шул... Кабахәт немец оккупантларын ныграк кыйныйк!»
«Совет-герман фронтындагы ике айлык сугышларның йомгаклары» дигән мәкалә горурлык уята: «1942 елның
15 маеннан 15 июленә кадәр вакыт эчендә немец-фашист гаскәрләре 900000 нән дә ким булмаган санда солдат һәм офицерларын югалтты, шулар эченнән 350000 нән дә ким булмаганы - үтерелгән. Болардан тыш алар 2000 гә кадәр барлык калибр орудие, 2900 гә кадәр танк, 3000 нән дә ким булмаган санда самолёт югалтты. Шул ук вакыт эчендә Кызыл Армия югалтты: үтерелгәннәр, җәрәхәтләнгәннәр һәм хәбәрсез югалганнар - 399000 кеше, барлык калибр орудиелар - 1905, танклар - 940, самолётлар - 1354».
Шул ук биттә Хатип Госманның «Фронт кызы» дигән шигыре басыла:
Мин беренче синең тавышыңны
Караңгыда гына ишеттем.
Син ул чакта җәрәхәтем белән
Бик зур саклык белән эш иттең.
Йомшак кулларыңнан калган тойгы
Йөрәгемнән китмәс гомергә,
Сугышчыны тормыш ташлар чакта
Син өйрәнгән ярдәм бирергә.
Минем дә син тормышымны саклап
Алып калдың... Авыр төннән соң
Көн яктырды, сине башлап күрдем,
Ә син бер яшь кыз икәнсең.
Зәңгәр күзләреңнең карашлары
Нинди гүзәл! Нинди шәфкатьле!
Нечкә иреңнәрең… Син кыскасы
Бик матур һәм бик мәхәббәтле.
Хата булыр иде, матурлыгың
Миңа булыр диеп карасам:
Минем иптәшем һәм сабыем бар,
Ә мин аларны бик яратам.
Атакага барган вакытымда
Алар иде минем күңелдә,
Мин кададым, - тели иде дошман
Алар якка үтеп керергә.
Яраландым... Томан... Иптәшемнең
Тавышын ишетәм... Күп газаптан соң
Күзем ачтым. Минем баш очымда
Син, шәфкатьлем, сеңлем икәнсең.
24 июль санында «Орденлы Татарстан - фронтка» дигән сүзләр астында ВКП(б)ның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре С.Гафаровның «Сугышчылар, сезгә тыл үзенең ярдәмен көчәйтә!» дигән мәкалә, «Поезд йөртү мастерлары», «Планны арттырып үтиләр», «Ярыш киңәя», «Гани бабай яшьләрчә эшли», «Хатын-кызлар тракторда», «Планнан тыш 150 гектар» дигән язмалар һәм шагыйрь Әхмәт Юнысның «Колхозчылар анты» исемле шигыре басылган. Газетаның кайсы гына санын актарма, һәркайсында туган халык белән элемтә дә, сугышчыларны яңа җиңүләргә рухландыру, еракта калган газиз аналарга һәм сөйгән ярларга мәхәббәт хисләре, сагыну чагылыш тапкан. «Совет самолётларының Кёнигсбергка налётлары» дигән заметкага гына күз салыгыз:
«Шушы көннәрдә безнең самолётларның зур группасы катлаулы метеорологик шартларда Көнчыгыш Пруссиядә Кёнигсберг шәһәренең сугыш һәм промышленность объектларын бомбалады. Нәтиҗәдә шәһәрдә 38 янгын учагы барлыкка килде, шулардан 17 янгын шәһәр уртасында, боларның 2 се зур күләмдә. Шәһәрнең Көньяк-Көнбатыш кырыенда 14 янгын барышында 10 шартлау булды. Шәһәрнең Төньяк-Көнбатыш кырыенда 7 янгын учагы һәм 3 көчле шартлау булды. Безнең самолётларның барысы да үз базаларына кайтты».
Нәтиҗә бер: фронтта чыккан татар газеталары, окопларда яшәп иҗат иткән мәшһүр язучыларыбыз совет илен Гитлер фашистларыннан азат итү өчен көчен кызганмаган. Бөек Җиңү көнен якынайтуда аларның да лаек өлеше бар!
Әлфия ШАМОВА.
."Ватан өчен" редакциясе коллективы, апрель, 1943 ел.
.Газетаның берләштерелгән редакциясе, сентябрь, 1942 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: