Мәдәни җомга

Татар улы Шакирҗан

Илле ел буена диярлек безнең милләт каһарманы урысныкы булып йөрде, аның турында тау кадәрле хезмәтләр язылды, фильмнар төшерелде, Советлар Союзының һәр почмагы саен һәйкәл калкып чыкты.

Иң сәере – рус халкы әле һаман хакыйкатьне таныр­га, Александр Матросовның чын исеме Шакирҗан Мөхәммәтҗанов икәнен расларга теләми, каһарманнар сафын татар хисабына ишәйтеп күрсәтүне дәвам итә. Ләкин саф алтынга корым йокмый шул ул. Фашист амбразурасын күкрәге белән каплаган Шакирҗан Юныс улы Мөхәммәтҗановның татар икәнлеген бар мөселман дөньясы ачык белә.


Аңа хуҗа булыр өчен өлкән агай Шакирҗанны Украинадагы Днепропетровск өлкәсенең Днепр каласында (элек Екатеринослав) туган, дигән уйдырма да чыгарып карады. Ләкин милициянең паспорт өстәлләре “1924 елда барча Днепропетровск өлкәсе буенча Матросов Александр Матвеевич атлы бала гомумән тумаган” дип, боларның ялганын кире какты. Ләкин “дәүләт хуҗасы” булган кавемнең үз кырыгы-кырык, ул Матросов­тан баш тартырга, аны татарга кайтарырга һич җыенмый әле.   

Чын каһарман исә 1924 елның 5 февралендә Башкорт­станның Учалы районындагы Кунакбай авылында туган.  Шакирҗан бәләкәй чагында ук әнисе вафат булгач, әтисе Юныс өйгә яшь хатын алып кайткан. Анысы белән килешә алмагандыр, Шакирҗан чыгып качкан, беспризорниклар төркемендә йөргән. Энкавэдэныкылар эләктереп, аны әүвәл Мәләкәстәге ятимнәр йортына озаттырган. Менә шунда Шакирҗан үзен, матрос киеменә гашыйк булып үскән өчен генә, Матросов дип яздырган. Аннары тагын ятимнәр йортын ташлап качкан, янә милиция кулына төшкән. 1938 елның 7 февралендә аны яшүсмерләрне хезмәт белән төзәтү колониясенә хөкем иткәннәр. Әүвәл Ульян өлкәсенең Майна районындагы Ивановка бистәсендәге колониягә, ә 1939 елда Куйбышев каласындагы вагон ремонтлау заводына формовщик итеп җибәргәннәр. Ләкин йөгән-камытсыз яшәргә күнеккән “бахбайны” тәртә арасына кертү, аһ, авыр шул! Шакирҗан янә заводны ташлап качкан. Кулга алынгач, 1940 елның 8 октябрендә Саратов каласының Фрунзе район суды аны ике елга иректән мәхрүм иткән. Шакирҗанны 1941 елның 21 апрелендә генә Уфадагы хезмәт белән төзәтү колониясенә китереп җиткергәннәр. Бер атна эчендә моннан качарга да омтылыш ясаган ул. Ләкин ахыр­да замананың зәһәр җилен тоеп алган бугай, 1942 елның 5 мартына кадәр өйрәнчек-слесарь булып эшләгән, шул ук март аенда колониядәге конфликтлы хәлләрне чишү комиссиясенең рәисе итеп сайланган.

Бөек Ватан сугышы башлану хәбәрен ишеткәч, әлбәттә, үзен фронтка җибәрүләрен сорап, гаризалар да язып караган. Ниһаять, 1942 елның сентябрь аенда Уфа каласының Киров районы хәрби комиссариаты аны Краснохолм пехота училищесына курсант итеп юллый. Ноябрь аенда ул комсомол сафына кабул ителә. Декабрь аенда курсантларны Әстерхан өлкәсенә хәрби өйрәнүләр узарга озаталар. 1943 елның 18 гыйнварында курсантлар Оренбург өлкәсенең Платовка станциясеннән Калинин фронтына юнәлә. Алар 12 февральдә генә 6 нчы Себер ирек­ле укчылар корпусы (башлыгы - генерал Герасимов) карамагына килеп җитә. Шакирҗанны 91 нче укчылар  бригадасының 3 нче ба­таль­онына укчы итеп билгелиләр. Ул 1 нче рота составындагы укчылар төркеменең комсоргы итеп тә сайлана.

15 февральдә 91 нче бригада Земцы станциясеннән Локня шәһәренә (хәзерге Псков өлкәсе) таба җибәрелә. Курсантлар 25 февраль көнне генә окопларга барып җитә. Шушы көндә үк 91 нче бригаданың ике батальоны Черное һәм Брутово авылларында ныгып урнашкан фашистларга һөҗүм итеп карый. Һөҗүм икенче көнне, 26 февральдә дә шул ук батальоннар көче белән Плетень авылына төбәп дәвам иттерелә. Әлеге ике батальон укчыларына Чернушки һәм Черное авылларын фашистлардан азат итү бурычы җиткерелә.

27 февральдә таң белән үк укчы-сугышчылар яңа һөҗүмгә күтәрелә. Ике граната һәм автомат белән коралланган Шакирҗанга үзенең Петр Огурцов атлы иптәше белән дошман дотын юк итү бурычы йөкләнә. Огурцов кар өстеннән шуышып барган чакта ук авыр яралана һәм туктап кала. Шакирҗан алга үрмәли, бер-бер артлы ике гранатасын да дошман оясына ыргыта. Дот атудан туктап калган сыман була, ләкин совет солдатлары хәрәкәтләнә башлауга ук кабат телгә килә. Нәкъ шул мизгелдә Шакирҗан алга сикереп кузгала да дошман амбразурасын күкрәге белән каплый. Үзе мәңгелеккә тына, әмма совет сугышчыларына һөҗүмгә юл ача...  

Хәзер сугышның аяусыз хакыйкатенә күзне ачыйк әле. Псков өлкәсе – фашистлар Вермахтының Үзәк көчләр группасы бетоннарга төренеп яклаган төбәге ул. Соңыннан “Багратион” дип аталган гаять зур күләмле операцияне башкару өчен генә дә, 1944 елда Кызыл Армиянең өч-дүрт фронты, дистәләгән армия сугышчылары, бронетанк һәм авиация корпуслары һөҗүмгә әзерлекне әллә ничә айлар буе, дошманнан бик яшерен рәвештә алып бара. Җиңүгә дә Белоруссия сазлыклары аша һөҗүм итеп кенә, зур авырлык­лар аша ирешәләр. Ә 1943 елның февраль азагында, кар көртләре ера-ера, хәрби карталарда 85,4 метрлы биеклек дип тамгаланган, әмма асылда исә бетон ныгытмаларга төренгән Чернушки яки Черная, Брутово авыллары өчен кан кою нигә кирәк булган? Шушы өч авылны азат итү өчен күтәрелгән һөҗүм барышында 91 нче укчылар бригадасы бер 27 февраль эчендә генә дә 1327 сугышчысын югалта! Погоннарына тагын бер йолдыз­чык, түшләренә яңа орден тагу турында хыялланган җансыз офицер-генераллар ни сәбәпле адәм балаларын чебен-черкидән дә кадерсезрәк күргән?..  Икенче көнне, 28 февральдә, Локня каласына юнәлгән һөҗүмне барыбер туктаталар. Локня үзе төгәл бер елдан соң, 1944 елның 26 февралендә генә азат ителә бит!..

Һөҗүм-кырылыш тынгач, Шакирҗан Мөхәммәтҗановны Чернушки авылы янында гүргә иңдерәләр. 1943 елның 19 июнендәге Указ буенча аңа Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә, ул бригаданың мәңгелек исемлегенә кертелә. Ләкин, ни үкенеч, ул документларда да, соңыннан аның исемен алачак теплоход яки урамнарда да Александр Матросов булып йөри. Милләтен һәм исемен алыштыру рухына да тынгы бирмәгәндер, аның җәсәден 1948 елда Псков өлкәсенең Великие Луки шәһәренә күчереп, кабаттан җирлиләр. Ә ул һаман фани дөнья­да: “Мин – татар! Александр Матросов түгел, татар Шакирҗан мин!” – дип, һич тукталу белмичә, гел кабатлый кебек.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: