Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

Татар белән украин дуслыгы

"Иң кирәкле чакта, киеренке вакытта, полкның команда пункты чолганышта калган батальон белән элемтәсен югалта. Тимерчыбыкның өзелгән урынын ялгамыйча булмый. Телефонист сугышчан бурычны үтәргә китә һәм кайтмый. Икенче солдат та шундый ук язмышка дучар була. Өченчене дә, өзекне тапмаган килеш, дошман пулясы аяктан ега. Җаваплы бурыч өлкән сержант Мөхәммәтшинга тапшырыла. Ул,...

"Иң кирәкле чакта, киеренке вакытта, полкның команда пункты чолганышта калган батальон белән элемтәсен югалта. Тимерчыбыкның өзелгән урынын ялгамыйча булмый. Телефонист сугышчан бурычны үтәргә китә һәм кайтмый. Икенче солдат та шундый ук язмышка дучар була. Өченчене дә, өзекне тапмаган килеш, дошман пулясы аяктан ега.
Җаваплы бурыч өлкән сержант Мөхәммәтшинга тапшырыла. Ул, күрәсең, бәхет йөзлеге белән туган: тиешле урынга барып җитә, телефонга җан кертә. Полк җитәкчелегенә батальон белән идарә итүне җайга сала, тиешле ярдәмне күрсәтә. Хәйрулла Мөхәммәтшин әлеге батырлыгы өчен "Сугыштагы казанышлар өчен" медале белән бүләкләнә.
Сугыш елларында исә, хәрби бәяләмәдә искәртелгәнчә, ул дошман уты астында элемтә чыбыгын берничә мең тапкыр ялгый, полкның команда пунктында йөзләгән элемтә челтәрен җиһазлый, сугыш хәрәкәтләре вакытында зур төгәллек һәм пөхтәлек күрсәтә. Кызыл Йолдыз орденына һәм биш медальгә лаек була.
Кырым, Балтыйк буе, Курляндия төркемен тар-мар итү... Элемтә ротасы парторгы Хәйрулла Мөхәммәтшин белән батальонның элемтә башлыгы Матвей Лось күп еллар янәшә сугыша. Татар белән украин егете дуслыгы гомерлеккә кала. Сугыш тәмамланганда, берсенең адресы икенчесенә күчә. Хәбәрләр гел килеп-китеп тора.
Сугыштан соң Матвей Филиппович тарих дәресе укыта һәм мәктәп директоры була. Ә аның дусты Хәйрулла Динкәй улы кадрлар бүлеге башлыгы булып эшли".
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең "Память об отце" ("Әти турында истәлекләр", Казан, 2010) китабында менә шулай яза.
Байтак еллар узып, яшерен серләр ачылгач исә, бүләкләү тәкъдимнамәләрендә батырлык чагылышы бөтен нечкәлекләре белән күз алдына килеп баса. Әлмәт районы хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә чакырылган 1918 елгы сержант, элемтә ротасы телефон станциясе башлыгы Хәйрулла Мөхәммәтшинның "Сугыштагы казанышлар өчен" медален 1177 Анапа укчы полкының 1943 елгы 18 июль боерыгы белән алуы күренә. Ул 135,9 биеклегендә полкның сугышчан подразделениеләре белән элемтәне өзлексез тәэмин итә, алга барырга һәм дошманны чигендерергә юл ачыша.
1944 елның 19 маенда сержантлар Мөхәммәтшин белән Лось полк командиры Федореев тарафыннан өченче дәрәҗә Дан орденына тәкъдим ителә. Аерым алганда, Мөхәммәтшин турында: "1941 елның июненнән Көньяк фронтта, - диелә. - Перекоп, Бельбек елгасы, Севастополь өчен барган сугышларда үзәк телефон станциясенең тоткарлыксыз эшен оештыр­ды. Рота парторгы буларак, каршы яктан ут ыргылып торуга карамастан, чыбыкны ялгарга чыкты, шәхси үрнәге белән сугышчыларны рухландырды. Аның тарафыннан кабельнең 100 дән артык өзеге тоташтырылды". Дусларның икесенә дә "Батырлык өчен" медале бирелә.
1944 елның 6 ноябрендә 1177 полк командиры Роменский өлкән сержант, элемтә ротасы телефон станциясе башлыгы Х.Мөхәммәтшинны Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим итә. Документта болай диелә: "Кызыл Армиядә 1939 елның 10 августыннан. Балтыйк буен азат итү сугышларында, полк җитәкчелеген подразделениеләр белән тоткарлыксыз элемтә белән тәэмин итеп, кыюлык күрсәтте. Латвиядәге Пурмсаты өчен сугышта, өзеклекләрне ялгап, өч тәүлек туктаусыз эшләде. 50 тапкыр чыбыкны тоташтырды. Парторг буларак, рота элемтәчеләренә ярдәм күрсәтте".
Документлардан татар Хәйрулла Мөхәммәтшин белән украин Матвей Лосьнең Ватан өчен батырларча көрә­шүләре күренә.
Михаил ЧЕРЕПАНОВ,
Казан Кремлендәге Бөек Ватан
сугышы музей-мемориалы мөдире.
.Аталы-уллы Мөхәммәтшиннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев