Мәдәни җомга

Сугышның «Черкас казаны”

17 февральдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында иң зур күләмле бәрелешләрнең берсе булган Корсун-Шевченковский операциясенә 75 ел булды. Бу 1944 елдагы “Сталин” исеме белән аталган ун мәшһүр һөҗүмнең берсе исәпләнә.

Шушы уңайдан Татарстан Милли музеенда Корсун-Шевченковский операциясенә һәм Совет Армиясе солдатларына багышланган күп кенә чаралар тәкъдим ителде.“Черкас казаны, яки Кече Сталинград”  дигән темага интерактив лекция, музей фондларында сакланган совет һәм немец солдатларының хәрби киемнәрен карау мәктәп укучылары, балалар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә файдалы һәм мәгълүматлы булгандыр. Бу көнне музейга килүчеләр осталык дәресләрендә сапер роленә дә керде - комга күмелгән минаны зарарсызландырырга өйрәнде, Мусин, Токарев автоматларын, Шпагин, Дегтярев пулеметларын һ.б. сугыш коралларын сүтеп җыйды, төзелеше белән танышты, үз куллары белән сугыш еллары плакатларын ясады. Шул ук вакытта музейның конференцияләр залында “Гомерем минем җыр булып яңгырады...” дигән музыкаль программа барды.  

 Иң мавыктыргыч чара исә Милли музейның ишек алдында үткәрелгән “Черкас казаны: һөҗүмнең кискен мәлендә” дигән хәрби-тарихи реконструкция программасы булгандыр. Аны “Витязь” хәрби-тарихи клубы әгъзалары һәм республиканың башка реконструкторлары тәкъдим итте. Ишегалды үзе дә чын сугыш кырына охшап калган иде. Биредә танкларны да, сугыш елларындагы НАЗ (Түбән Новгород автомобиль заводы) йөк машинасын да, ярым җимерелгән ике катлы йортны да, кыр кухнясын да, Бөек Ватан сугышы елларында сугышчылар кигән солдат шинельләре һәм бүрекләрдән йөренеп торган солдат-офицерларны да, ак төстәге  киемнәрдәге разведчикларны да, немец формасындагыларны да күрергә мөмкин иде. Ә инде 100 реконструктор катнашындагы Корсун-Шевченковский һөҗүм операциясе башлангач,  тамашачы канкойгыч бәрелешләр барган чын сугыш кырына килеп эләккәндәй булды, снарядлар, миналар шартлавы, совет һәм немец “солдатлары”ның бер-берсенә ату тавышлары, танклар узып китүе, ватанны яклаган сугышчыларның “һәлак булуы” күңелләргә шом салды. Күз алдыннан гүя сугыш үтте, тамашачылар гаять тәэсирләнде.

 Бу бәрелеш, дөрестән дә, тарих сәхифәләренә бик нык дәһшәтле булуы белән теркәлгән. Немецлар аны “Черкас казаны” дип атаса, Советлар Союзында “Икенче Сталинград” дип билгеләгәннәр.  

1944 елның гыйнварында Днепрның уң ягында  тигезлек бозыла. 1нче  Украина фронты гаскәрләренең  Житомир-Бердичев һөҗүм операциясе немец командованиесен Киев шәһәрен кабат калдырып чыгарга һәм 1нче танк армиясенең көнбатышка таба  алга үтмәве  өчен хәлиткеч чаралар күрергә мәҗбүр итә. Шул ук вакытта Манштейн Винница һәм Уманьнан каршы һөҗүмнәр ясарга ниятли.

10-14 гыйнварда 1нче Украина фронтында дошманның удар төркемнәре белән авыр бәрелешләр бара. 24 гыйнварда 2нче Украина, 26 гыйнварда 1нче Украина фронтлары гаскәрләре Корсун-Шевченковский һөҗүм операциясен башлый. Операция өч тәүлек дәвамында алдан уйланганча бара. 28 гыйнварда совет танк армиясе гаскәрләре Звенигород янында ун тулы булмаган немец дивизиясе частьларын, XLII һәм XI армия корпуслары идарәсен чолганышта калдыра. Манштейнның камалышта калган төркемне блокададан чыгару өчен тышкы яктан кылган омтылышлары уңышсыз тәмамлана. Бу контрһөҗүмнәрдә вермахтның танк дивизияләре һәм“Лейбштандарт Адольф Гитлер” 1нче танк дивизиясе катнаша. Нәтиҗәдә III немец танк корпусы зур авырлык белән чолганышта калган төркемгә юлны кыскарта ала һәм Лысянкада урнаша. 

16 февральдә “казан”да биш пехота, бер танк дивизияләре һәм аерым пехота бригадасы була. Аларның сафларында 45 меңләп солдат һәм  офицер исәпләнә. 17 февральгә каршы төндә камалыштагы төркем боҗраны өзү өчен һөҗүмгә күчә.  Бәрелешләр вакытында чолганышта калган немецлар төркеме командующие артиллерия генералы В.Штеммерман һәлак була. Камалыштагыларның өчтән беренең шулай ук гомере өзелә, шуның кадәр үк солдат һәм офицер әсирлеккә эләгә, калганнарына чолганыштан чыгу насыйп була. 

Корсун-Шевченковский һөҗүм операциясенең әһәмияте гаять зур.  1нче һәм 2нче Украина фронты гаскәрләре бергә кушыла, немецларны Днепрдан алып ташлый һәм һөҗүмне Көнбатышка таба дәвам итә ала.

Сөембикә КАШАПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: