Мундирсыз калдырылган генерал һәм герой
Гани Биккенә улы Сафиуллин - Советлар Союзы Герое, "Алтын Йолдыз" медале, ике Ленин ордены, ике II дәрәҗә Суворов, ике II дәрәҗә Кутузов орденнары, өч Кызыл Байрак, бер Кызыл Йолдыз ордены, Британия империясенең III дәрәҗәдәге Король ордены, Румыниянең "Владимереску" ордены, "Сталинградны саклаган өчен", "Будапештны азат итү өчен", "Германияне җиңгән өчен", "Японияне...

9798 номерлы эш
Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның 9798 нче шәхси эше Казанда саклана. Анда каһарманның бөтен гомер җебе тупланган - автобиографиясе, гаиләсе турында белешмә, сугышчан юлы, бүләкләү кәгазьләре, сугышчан характеристикалар. Ике хатыны, ике кызы бар; ике тапкыр яраланган...
Арча районы Иске Кишет авылында туган Гани Сафиуллин Икенче бөтендөнья сугышында Мәскәүдән Прагага кадәр юл уза. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 36 яшь була, аңарчы да 14 ел Кызыл Армиядә хезмәт итә. Гани Сафиуллинның сугышчан осталыгы бигрәк тә төнге, көтелмәгән атакаларда таныла. Мондый тактика ярдәмендә аның полкы кечкенә шәһәр һәм авыллардан дошманны тиз арада куып чыгара. Әйтик, 1941 елның декабрендә ул Тверь өлкәсендәге Городище авылын азат итү планын үзе эшли. Командир Сафиуллин бер батальонны фронтның 10 чакрымына сузып урнаштыра, бөтен артиллерияне дошманның алгы сызыгында туплый. Немецлар йокыга талгач, полк туры наводка белән 20 минут буе ут яудыра, аннары ике батальон авылга бәреп керә һәм, фашистларны штык сугышында җиңеп, бөтен техниканы һәм штабны кулга төшерә.

Яңа 1942 елны Гани Сафиуллин полковник дәрәҗәсендә каршылый. Хәлиткеч сугышларда берүзе карар кабул итүдән дә курыкмый. Җәен ул 38 нче укчы дивизия белән командалык итә башлый. Белгород өлкәсендәге Оскол елгасы аша кичүне саклап, аның сугышчылары, бернинди ярдәмсез һәм штаб белән элемтәсез килеш, 12 тәүлек буена үзләреннән күпкә күбрәк санлы дошманга, аның танкларына һәм мотопехотасына каршы тора. Изоляциядә булсалар да, Сафиуллин солдатлары фашистларны төнге һөҗүмнәре белән йончыктыра, чолганыштан чыга, берничә атнадан соң исә Дон аша кичүне кулга төшерә һәм Кызыл Армия гаскәрләренә кушыла.
Сталинград сугышы каһарманы
Сталинград сугышы башланган вакытта сафиуллинчылар шәһәрдән шактый ерактагы боҗрада була. "Немецларның 80-100 танклы атакалары берьюлы ике яки өч юнәлештә оештырыла иде, - дип искә ала генерал Гани Сафиуллин. - Аларны һавадан берьюлы 60-80 шәр самолет озатты. Дошман, зур югалтуларга карамастан, һаман яңадан-яңа көчләрне өсти барды, тик шулай да дивизиянең оборонасын өзә алмады һәм күп сугышчысын югалтты".

64 нче армия составындагы дивизия өч ай буена герой-шәһәргә якынлашу юлларында Иделгә ыргылган илбасарларның атакаларын кире кайтара. 19 ноябрьдә сафиуллинчылар, үз юлларындагы барлык ныгытмаларны җимереп, алга ыргыла. Салкын төннәрдә, буран һәм ут аша хәрәкәт итеп, алар, немецларның чолганышта калган группировкасын һаман кыса төшеп, гел алга бара. Уннарча чакрым карлы даланы, дошманның тау-тау булып өелгән мәетләрен һәм ватылган техникасын артта калдырып, дивизия шәһәр хәрабәләренә килеп җитә һәм аларга кереп оялаган гитлерчыларны штурмлый башлый.

Беркөнне кичен Сафиуллин штабына немец парламентерлары килә, алар 297 нче пехота дивизиясе командирының үз полклары калдыклары белән бергә капитуляция ясарга риза булуы турында белдерә. Сафиуллинга бу часть һәм аның генералы яхшы таныш була. Аларга 1942 елның җәендә Чугуев янында, ә көзен дала хуторлары районында очрашырга туры килә. Генерал Мориц фон Дреббер үзенең штабы белән дивизиянең команда пунктына килгәндә, төнге сәгать икеләр чамасы була. Генералдан:
- Ә сезнең полкларыгыз, солдатларыгыз кайда соң? - дип сорыйлар.
Фон Дреббер көлеп куя:
- Минем полклар кайда дисезме? Күпмесе исән калса, барысы да инде сездә, полковник әфәнде. Мин барлык солдатларыма корал ташларга фәрман бирдем, әмма алар моны шактый алданрак эшләде...
Немец генералы яңа обстановкага җиңел күнегә, ул хәтта күтәренке күңелле була.
- Сезгә ничә яшь? - дип сорый ул полковниктан.
- Утыз җиде.
- Шундый яшь, ә чал немец генералын әсир иттегез. Мин бу шәһәр янында сезгә әсирлеккә төшүче беренче генералмы?
- Русларга бирелүче беренче генерал, - дип кабатлый полковник, - әмма, ышанам, соңгысы түгел...
Әңгәмәне телефон шылтыравы бүлә. Хәбәр килә: үзенең генералы җитәкчелегендә румын дивизиясе дә корал ташлаган.
- Менә күрәсезме, генерал әфәнде, - ди полковник, - сез соңгысы түгел...

Днепр тәмугында 18 тәүлек
Дивизия көнбатышка юнәлә. Белгород янында ул яңа оештырылган 25 нче гвардия укчы корпусы составына керә, Сафиуллин аның командиры итеп билгеләнә. Гвардиячеләр каһарманнарча сугыша, алар дошман һөҗүмен туктата һәм 22 июльдә аны чигенергә мәҗбүр итә, аннары контрһөҗүмгә күчә. Бу сугышлар өчен Гани Сафиуллин II дәрәҗә Кутузов һәм Британия империясенең III дәрәҗәдәге Король ордены белән бүләкләнә.

Алга, Көнбатышка!
25 нче гвардия укчы корпусы Украинаны, Румынияне фашистлардан азат итүдә катнаша. 1944 елның 6 августында генерал-майор Сафиуллин Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 21-21 августта корпус Тыргул-Фрумос шәһәрен ала, бу көннәрдә 8 мең сугышчыны әсир итә, 50 танк, 200 тупны кулга төшерә. Әлеге сугыштагы батырлыгы өчен Гани Сафиуллинга 1944 елның 13 сентябрендә тагын бер II дәрәҗә Суворов ордены бирелә. Август азагында укчы корпус Роман һәм Бакэу шәһәрләрен азат итә, Трансильваниядә сугыша. Румынияне фашист илбасарларыннан азат иткән өчен Сафиуллин аларның "Владимиреску" ордены белән бүләкләнә. 1944 елның 2 ноябрендә данлы якташыбызга генерал-лейтенант дәрәҗәсе бирелә.
1945 елның 17-22 февралендә Венгриядәге Комарно янындагы сугышларда корпус дошманның 2 танк дивизиясен тар-мар итә, Сафиуллин кабат II дәрәҗә Кутузов орденына лаек була. 1945 елның мартыннан ул - II Украина фронтының 53 нче армиясендәге 57 нче гвардия укчы корпусы командиры. Чехословакия елгаларын кичеп, тау шартларында дошман гаскәрләрен хәлсезләндереп, корпус илбасарлар оборонасын беренче булып өзә һәм Ватан сугышын Прага янында төгәлли.
1945 елның июнендә корпусны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр, 1500 чакрым ара үтеп, ул үз алдына куелган сугышчан бурычларны үти. Совет-япон сугышында күрсәткән батырлыгы өчен генерал 1945 елның 8 сентябрендә икенче Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, өченче Кызыл Байрак орденын 1947 елның 4 августында ала.
Гани Сафиуллин 1947 елның апреленнән 38 нче гвардия һава-десант Вена корпусы командиры урынбасары, 1949 елның июленнән Балтыйк буе хәрби округында башта гвардия укчы дивизиясе, аннары гвардия укчы корпусы командиры урынбасары, 1956 елның августыннан Төньяк Кавказ хәрби округы укчы корпусы командиры урынбасары була. Рәсми документлар буенча, 1957 елның июнендә генерал-лейтенант Гани Сафиуллин отставкага чыга һәм 1973 елның 14 октябрендә бакыйлыкка күчкәнче Казанда яши.
Мундирсыз генерал
Документларга ышансак, сугыш Герой өчен эзсез үтмәгән: янәсе, ул неврастениядән интеккән, мордар китү турында уйланган, исерткеч эчемлекләр белән дуслашкан. Беренче кисәтүне 1948 елда ясаганнар: имеш, ул сәрхуш килеш тупас һәм ипсез кыланган. Аннары, янәсе, Мәскәү вокзалларының берсендә милиция белән ызгышкан, Офицерлар йортында гауга күтәргән. Әмма генерал боларның барысын да уйдырма, дип белдергән.
.jpg)
Әлеге очрактан соң генералга яла ягарга теләүчеләр саны арта. Аны партиядән чыгаралар, хәрби дәрәҗәсен түбәнәйтәләр, һава-десант корпусы командиры урынбасары вазифасыннан төшерәләр һәм генерал мундиры пакьлеге судына бирәләр. Монда инде бөтен хилафлыклары искә төшерелә. Сугыш вакытында кайбер фәрманнарга буйсынмавына да, үзенең хәрби казанышлары һәм дәрәҗәләре белән мактануына да, хәтта рус телендә бик яхшы сөйләшмәвенә һәм фикерләрен аңлатып җиткерә алмавына да (гәрчә ул дивизия командиры булганда, моны беркем дә гаепкә санамаган!) бәйләнәләр.
1957 елда Гани Сафиуллинны авыру буенча дип запаска чыгаралар һәм хәрби форма киюдән тыялар, моны СССРның ул чактагы оборона министры Г.Жуков үзе таләп итә. Гайре табигый хәл бу! Советлар Союзы Герое Казанда студентлар һәм солдатка алынучылар каршында патриотик лекцияләре белән сигез ел буе мундирсыз чыгыш ясый... Күпсанлы үтенеч һәм юлламаларга карамастан, аңа генерал мундирын кабат кию оборона министры Р.Малиновский вакытында гына насыйп була...
Гани Сафиуллин Казандагы Арча зиратында җирләнгән. Башкаланың бер урамы каһарман исемен йөртә. Җиңүнең 70 еллыгында генерал туган Иске Кишет авылында аның хөрмәтенә музей комплексы ачылган, аның бюсты куелган, хатирә аллеясе утыртылган. Хәзер теләгән һәркем музейдагы 9798 нче шәхси эш күчермә-китабыннан якташларының батырлыгы турында укып белә ала...
Әлфия ШАМОВА, Александра ДОРФМАН. Интернет язмалары файдаланылды.
Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.
.Гвардия генерал-майоры Гани Сафиуллин (уңда) Сталинград сугышында. 1942 ел.
.Гани Сафиуллин хәрби штабта. 1945 ел.
.Бүләкләү таныклыгы.
.Советлар Союзы Герое Г.Сафиуллин Татарстан язучылары белән очрашуда. 1960 еллар.
.Иске Кишет авылындагы бюст.
.Герой кабере.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз