Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

Әлбәдәндә Герой яшәгән

Петр Гаврилов ярым аңсыз хәлдә әсирлеккә эләгә. Ялгызы крепостьны саклаган хәрбине карарга хәтта немец генералы килүе дә мәгълүм. Аның батырлыгына ихтирам йөзеннән ул Гавриловны госпитальгә җибәрергә кушкан.

Моннан 12 ел элек Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның соңгы сак­лаучысы Петр Гавриловның туган авылында – Питрәч районын­дагы Әлбәдәндә каһарманның тууына 110 ел тулу уңаеннан аның истәлекләрен саклый торган музей  булдырылды. 


Петр Гаврилов керәшен татарлары яшәгән хәзерге Питрәч районының Әлбәдән авылында 1900 елда ярым җир йортта яшәүче гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Ул туарга ике ай кала, аның әтисе бу дөньядан үтә. Музейда сакланган чиркәү метрикә кенәгәсенең беренче юлында ук малайның туу вакыты теркәлгән. Авылда барысының да өй түбәләре саламнан, ә аларныкы кызыл балчыктан була. Музейда Питрәч коррекция мәктәбе укучылары эшләгән өй макеты аны шактый тулы күз алдына китереп бастыра. Петр әнисе һәм тумыштан чукрак һәм телсез абыйсы белән  яши. Еш авырган әниләре балаларны туендыру өчен кешеләрдә көнлекче булып эшләп, кер юып тормыш алып бара. Күршеләр хатирәсе буенча балалар  әледән-әле якын-тирә авылларда хәер сорашып та йөргән.   

П.Гаврилов 4 ел, ике чакрым ераклыктагы күрше авылга йөреп, Чиркәү мәктәбендә укыган. Аннары әнисенә тормыш алып барырга булышу өчен алпавытка ялланып эшләгән, сату итәргә базарга да барган. Аннан калада завод булуын, анда эшләгән өчен күп акча бирүләре турында ишетеп кайткан һәм шунда китәргә дип карар кылган. Әмма бу вакытта аңа 14 яшь кенә була, шәһәргә бару өчен документ кирәк. Аңа писарьнең күпмедер акча бәрабәренә документ язып бирәчәген әйткәннәр. Ул писарьга түләү өчен бер сум акчаны ел буе җыйган. Ниһаять писарь, үсмергә 15 яшь дип, документ язып биргән. 

Петр  җәяүләп Казанга чыгып китә. Казанда булышчысыз, таянычсыз үсмергә башта бик авыр була. Ул беренче вакытларда ишек алды себерүче, аннары пекарняда йөк төяүче булып эшли, соңрак дары заводына урнаша.  Гражданнар сугышы башлангач, егет үз теләге белән Кызыл Армия сафларына языла. Шушы вакыттан П.Гавриловның хәрби карьерасы башлана. Егеткә хәрби булу ошый, ул Кызыл командирлар курсын да тәмамлый, аны Краснодарга җибәрәләр, 22 нче укчы дивизиягә билгелиләр. Егет анда Екатерина Григорьевнага өйләнә, әмма аларның үз балалары булмый, соңрак уллыкка Николай исемле малайны алалар. Петр укуын дәвам итәргә тели һәм Мәскәүдә кичке мәктәптә урта белем ала, инглиз телен дә өйрәнә, Фрунзе исемендәге хәрби академияне дә уңышлы тәмамлый. Яшь майорны  гаиләсе белән Брест крепостена җибәрәләр. Музейда бу вакыйганы Брест крепостеның коррекция мәктәбе коллективы эшләгән Тихвинская капкасы макеты искә төшерә. 

Ныгытмада 8000 тирәсе кеше булган. Алар – хәрбиләр һәм гади халык. 

Бөек Ватан сугышы башланганда, Петр Гавриловка 41 яшь була. Ул - Гражданнар, совет-фин бәрелешләрендә катнашкан, Владикавказга барып җиткән, Кубаньны азат иткән тәҗрибәле офицер. Әлбәттә, П.Гаврилов сугыш башланган очракта, тирә-ягы су белән әйләндереп алынган ныгытмадан бер капка аша барысын да эвакуацияли алмаячакларын аңлаган һәм бу хакта кисәткән. “Без боҗрада калачакбыз”, – дигән. Әмма аңа ышанмыйлар, солдатлар арасында “смута” тудырган өчен партиядән чыгарырга телиләр, 27 июньгә утырыш та билгеләнгән була.

22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлана. Коточкыч мәхшәр тулы көннәрнең башы. Диверсантлар тарафыннан элемтә өзелә, корал җитми. Беренче биш тәүлек иң катлаулы көннәр була. П.Гаврилов бу хәлдә, крепостьны саклауны үз кулына алып, халык арасындагы паникага чик куярга тырыша. 

Төрле кыенлыкларга карамастан, дошманның беренче һөҗүмнәренә каршы торалар. Гитлерчылар моны көтмәгән була. Алар су үткәргечләрне җимерә, крепость сусыз кала. Моннан тыш крепость эчендәге сулыклар агулана, атышлардан күп солдатлар һәлак була, яраланучылары да хәтсез. Кешеләр дошманга штык, сәнәкләр, кирпечләр белән каршы тора. Гаврилов бишенче көнне, хатын-кызларны һәм балаларны саклап кала алмаячакларын аңлагач, әсир булып төшәргә күндерә, бәлки исән калырсыз, ди. Сугышның беренче көннәрендә яралыларны әсир итеп алмаганнар, Брест крепосте сакчылары каршында ук атып үтергәннәр. Гаврилов җитәкчелегендә Көнчыгыш форт оборонасы 30 көн дәвам итә. Дошман хәтта башта – 600 килограммлы, аннары 1,8 тонналы авиабомбалар куллана. Аларның шартлавыннан җир тетри. Экспозициягә, бу вакыйгаларны, Брест крепостеннан алып кайткан көйгән кирпечләр һәм җир, фляга, револьвер, крепость манзарасы күренеше искә төшерә. Крепость турындагы сирәк китап­лар, брошюралар да – кадерле ядкәрләрдән. 

Шартлаулардан ныгытмада булганнарның барысы да, Гаврилов та контузия алган. Сугыштан соң ул уң аякка аксаклаган, начар ишеткән, гомеренең соңгы елларында таяк белән йөргән. Оборонаның 30 нчы көнендә ныгытмада алар берничә кеше генә калган. Майор үзенең соңгы приказын биргән. Үзе исә тимер юл буйлап үзебезнекеләр янына чыгармын, дип уйлаган. Әмма Гаврилов атлар тотыла торган конюшняга эләккән, анда хайваннар ашый торган комбиазык белән тукланып җан асраган, төннәрен каналга төшеп су эчкән. Хайван ризыгыннан алтынчы көнне аның эче авырта башлаган. Тирес өемен казып качып ятканда аңын югалтып алган, вакыт исәбен белештермәгән. Обход ясап йөргән немецлар Гавриловның ыңгырашуын ишетеп туктап калган. Немец солдатлары башта, совет солдатлары күптер дип уйлап, конюшняга керергә курыккан, үзләренә ярдәм алып килгәннәр. Гаврилов кычкырып немецча сөйләшкән тавышлардан аңына килгән һәм ике автоматчыны күргән. Бу куркыныч хәл аңа күпмедер көч биргән. Гаврилов аяк тавышларын ишеткәч, пистолетыннан һәм төрле тарафка соңгы гранаталарын аткан. Шулай итеп, ул ярым аңсыз хәлдә әсирлеккә эләгә. Ялгызы крепостьны саклаган хәрбине карарга хәтта немец генералы килүе дә мәгълүм. Аның батырлыгына ихтирам йөзеннән ул Гавриловны госпитальгә җибәрергә кушкан. Аны дәвалаган госпиталь табибе әсирнең кыяфәтенә карарга куркыныч булуын сөйли. Яралы майорның хәрби киеме теткәләнеп беткән, йөзе дары корымы һәм тузан белән капланган, сакал-мыегы нык җиткән була, үзе исә тире белән тарттырылган сөяктән генә тора. Әсирнең хәтта азык та йотарлык хәле дә булмый. Табибләр аны башта ясалма тукландыра. Майор хакында аны әсирлеккә алган немец солдатлары лагерь табибләренә көчкә генә җан асраган бу кешене бер сәгать элек кенә  ныгытма казематларының берсендә табуын, ялгызы сугыш ачканлыгын, берничә гитлерчыны үтерүен һәм яралавын сөйлиләр. 

Майор үзенең әсирлеккә эләккәнен өченче көнне генә аңлый. Әсирләр арасыннан булган табиб­ләр тоткынны  тиф  белән чирли, дип әйткән, ә немецлар андый баракка керергә курыккан. Аның турында беркадәр вакыт онытып та торганнар. Гаврилов әкренләп йөри башлагач, аны лагерь кухнясына эшкә урнаштырганнар. Сорау алу вакытында Гаврилов фамилиясен яшергән, үзен лейтенант Галкин, дип атаган. Майор икәнен белсәләр, аны да, мөгаен, Маутхаузен концлагеренда үтерелгән  Д.Карбышев язмышы көткән булыр иде. 1942 елда концлагерьда Гаврилов генерал Д.Карбышев белән дә таныша. Гавриловны төрле концлагерьларга күчереп йөрткәннән соң Хаммельсбургка совет офицерлары концлагерена китерәләр. 

Кызыл Армиянең фашистларны җиңүе генә әсирләргә ирек алып килә. Фильтрация лагерендагы тикшерү Гавриловның тулысынча гаепсез икәнлеген күрсәтә. Ул барлык сорау алуларны уза, “Сез нигә исән калдыгыз?” – дигән сорау аңа аеруча еш бирелә. Барлык тикшерүләрдән соң аның званиесен кайтаралар, әмма партия билетын бирмиләр. Гавриловны Себергә япон хәрби әсирләрен сакларга җибәргәннәр. Майор 1945 елда Әлбәдәнгә кайта. Ул вакытта әнисе дә исән булган әле. Гаврилов  әнисе белән җир өйдә яшәгән. Әмма авылда аны ватанын саткан кеше итеп исәпләгәннәр. Әлбәдәндә бер ел яшәү дәверендә аңа хәтта атны да ышанып тапшырмаганнар, үгез җигеп эшләргә кушканнар. Ул көтү дә көткән, көз көне бәрәңге дә чүпләгән. Аны төрлечә мыскыллаганнар, өстенә бәрәңгеләр атканнар.  Гаврилов Краснодарга китә. Биредә ул икенче тапкыр (хатыны- Мария Краснова) өйләнә, төрле эшләрдә эшли, пенсиясе  кечкенә була. Әмма гаиләне туендырырга яшелчә бакчасы булышкан.  

Петр Гаврилов ел саен 22 июньдә Брестка бара торган була. Бервакыт аның янына бер хатын-кыз килә, аны белүен, хатыны Екатерина Григорьевнаның исән икәнлеген, 1952 елда аның параличлануын, торып йөри алмавын, хәзер Брестта инвалидлар йортында яшәвен әйтә. Гаврилов беренче хатыны янына интернатка китә һәм аны Краснодарга алып кайта. Юл буе бу хәлне икенче хатыны ничек кабул итәр, дип борчыла. Әмма Мария Краснова Екатеринаны бертуганы кебек кабул иткән, аны кашыктан ашаткан, шулай да авыруы көчле хатын озак яшәмәгән. Аңардан Гаврилов тәрбиягә алган улының да исән икәнлеген белгән. Бүгенге көндә оныклары, оныкчыклары бар, алар Краснодарда яши. 

Герой соңгы елларына кадәр бик актив иҗтимагый эш алып бара, мәктәпләрдә балалар, Совет Армиясе солдатлары белән очраша. Гаврилов биш ел саен Әлбәдәнгә кайтып йөри. Ул 1979 елда Краснодарда вафат була. Аның җәсәден Брестка алып килеп гарнизон зиратында җирлиләр.

Музейда Гавриловның хәрби формасы, фуражкасы, сәгате, документлары, фоторәсемнәре саклана. Мирасханәдәге иң кадерле ядкәр исә –  Гавриловка Советлар Союзы Герое исеме бирелү турындагы таныклык. Петр Гаврилов керәшен татары булгач, экспозициянең бер өлеше керәшен мәдәниятенә һәм йолаларына багышланган. 

 Әлбәдәндә П.Гаврилов исемен мәңгеләштерү дәвам итә. Биредә мемориаль музей комплексын төзергә ниятлиләр. Анда XX гасырның ярлы гаиләсе яшәгән җир йортны да торгызачаклар, Геройның бюстын кую да  планлаштырыла. Комплекска авыл янындагы тирәлек тә керә. Окоплар казылган бу урында хәзер «Әлбәдән» хәрби уен фестивале үткәрүне гадәт иткәннәр. 

Сөембикә КАШАПОВА. 

Автор фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев