Мәдәни җомга

Һәлак булганнар хәтердән җуелмасын

М.Черепанов сугышта һәлак булган бабаларны исән яки хәбәрсез югалган дип санаудан туктыйк дип, туган якны өйрәнүче, тарихчы, юристларга мөрәҗәгать итте.

Бөтендөнья татар конгрессының конференцияләр залында Татарстанның төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте белән берлектә сугыш, кораллы көчләр һәм хезмәт ветераннары, галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, җәмәгать эшлек­леләре һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Татарстанның һәм татарларның җиңүгә керткән өлеше» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды.


Программа кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Салихҗанның «Чутай бабай малайлары», һәвәскәр тарихчы Фәргать Әхмәтшинның Россия Герое Марат Әхмәтшинның тормыш юлына багышланган «Без – Кубрат хан оныклары», Татарстанның «Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепановның «Нет в России семьи такой» (Бөек Ватан сугышында татарлар һәм татарстанлыларның батырлыгы турында) китаплар сериясе тәкъдим ителде. 

«Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе М.Черепанов Бөек Ватан сугышына бәйле катлаулы мәсьәләләрнең әле дә ачылып бетмәве турында ачынып сөйләде. Россиядә хәбәрсез югалучылар исемлегенә теркәлүчеләр хәзергә кадәр юридик яктан һәлак булучы дип саналмый. Безнең көннәрдә дә Татарстан җирләреннән яу кырына киткән һәм Кызыл Армия составында сугышкан 145 мең кешенең ничек һәлак булуы һәм җирләнгән урыны билгеле түгел. М.Черепанов бу хәлне – тарихыбызның һәм тормышыбызның гаделсезлеге дип белдерде. «Әгәр кеше вафат, дип исәпләнми икән, бу аның исән булуын аңлата, ягъни ул кеше хыянәтче булып чыга. Хәбәрсез югалган бу кеше 80 ел дәвамында кайда йөргән, нинди җирләрдә качып яткан соң?  Әгәр дә ул сугышка, туристик сәфәргә дип китмәгән икән, фронтта һәлак булган дигән сүз. Әлбәттә, бу – дәүләт эше. Закон буенча, әлеге мәсьәлә белән шул кешенең туганнары шөгыльләнергә тиеш. Әмма хәзер аларның барысы да өлкән яшьтә, бу әбкәй-бабакайларның моңа сәламәтлеге дә, дәрманы да җитми», – диде ул.

2019 елның ноябреннән «Хәрби дан клубы»ның эшче төркеме тарафыннан эзләнүләр барышында Татарстан автономияле респуб­ликасында туган һәм хәбәрсез югалган дип исәпләнүче 34 мең 300 сугышчының кайда һәм ничек һәлак булуы турындагы мәгълүматлар ачыкланган. Бу хактагы хәбәрләр архивларда яшерелгән булган, алар күптән түгел генә серләрен ачкан һәм анда сакланган документлар Россия оборона министрлыгы «Халык хәтере» сайтында басылып чыккан. Бу эш Татарстан Президенты кушуы буенча башкарылган. «Бу әле генә ачыкланган исемлек тарала башлады. Ул мәгълүматлар һәр гаиләгә барып җитсен иде», – диде М.Черепанов. 

Россия оборона министрлыгы сайтларында казынып эзләү 29 мең кеше турында бернинди мәгъ­лүмат бирмәгән. Бу документлар «Үтә яшерен» грифы белән саклана. Тагын 120 мең сугышчының, шул исәптән әсирлеккә эләккән 20 меңгә якын кешенең карточкаларын тикшерү сорала. Бу кәгазьләр Татарстан дәүләт архивы фондларында саклана, әмма анда әлегә эзләүчеләрнең эшче төркеме әгъзалары кертелми. 

М.Черепанов фронтка китеп хәбәрсез югалган туганыңның һәлак булуын исбатлау өчен, барлык документларны җыеп, фронтка киткән кешенең сугышта һәлак булырга мөмкинлеген, аның исән түгеллеген, монда кайтып пенсия алмавын судьяга дәлилләү кирәклеген әйтте. Аңлашыла ки, бу – бик сәер гамәл. 

Хәбәрсез югалганнар мәсьә­ләсе 1952 елда ук Германиядә дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителгән. «Әгәр фронтка киткән кеше, әсирлеккә эләгеп, аннан исән чыкмаган икән, бу аның һәлак булуын белдерә. Ни өчен безгә бу мантыйкны кулланыр­га ярамый?» – диде ассоциация рәисе. М.Черепанов һәр гаиләдә һич югы үзләре эшләгән «Нет в России семьи такой» дигән брошюралар формасында булса да сугышта катнашкан әтисе, бабасы турында мәгълүмат сакланырга тиеш, дип исәпли. Аның авторлыгында нәшер ителгән китапта һәлак булучыларның исемлеге тупланган.  

«Татарлар, тыйнак халык буларак, ата-бабаларының данлы эше турында сөйләргә оялган, аларның батырлыгын, булдык­лылыгын мактау, горурлану кабул ителмәгән. Яшерен документларны үз күзләрем белән күргәч, аны йозакта тотуның мәгънәсе юк икәнлегенә төшендем. Безнең күп каһарманнарыбыз – бабаларыбызның исемнәре яшеренгән, онытылган», – дип искәртте М.Черепанов.

 2000 елда Төрекмәнстанда «фронтка киткән кеше хыянәтче булмаса, аның һәлак булуын таныр­га» дигән фәрман имзаланган иде. М.Шәймиев Татарстан Президенты булган вакытта Министрлар Кабинеты «Хәрби дан клубы» үтенече белән шундый ук карарны кабул итте. «Моны гадел карар дип саныйм. Кызганыч, хәзер дә «хәбәрсез югалды» дигән сүзләр Хәтер китабына кертелә», – диде ассоциациясе рәисе. 

М.Черепанов сугышта һәлак булган бабаларны исән яки хәбәрсез югалган дип санаудан туктыйк дип, туган якны өйрәнүче, тарихчы, юристларга мөрәҗәгать итте. «Филолог буларак аңлатам: хәбәрсез югалгансың икән, димәк, син начар кеше. Ватанны саклаучыларга мондый тамга кую, моның белән горурлану дөрес түгел», – дип саный ул.

«Хәтер» мәчете имам-хатыйбы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Харис Салихҗанов «Чутай бабай малайлары» дигән китабында Вятка губернасы Малмыж өязе – Балтач төбәге халыкларының нигезләнү тарихын, авылда яшәгән шәхесләрне бәян иткән.

Чутай авылында бик күп галимнәр туып-үскән. Алар арасында өч фән докторы, дистәдән артык фән кандидаты бар. Харис ага физика-математика фәннәре докторы, парамагнит өлкәсендә зур белгеч булган Нургаяз Гарифь­янов турында аеруча горурланып сөйләде. Хәзер Казанның бер урамы аның исемен йөртә. 

Х.Салихҗановка Бөек Ватан сугышы башланганда 14 яшь булган. Фашист Германиясенең Советлар иленә басып керүе турындагы хәбәрдән халык тынсыз кала. Яу кырына китәсе егетләрнең исәбе – бихисап. Беренче көннәрдә үк сугышка кузгалырга җиде кешегә чакыру килгән, аларны хөрмәтләп озату өчен авыл клубына җыелалар. 

«Алар клуб сәхнәсендә ярым түгәрәк булып утырган иде. Залның ишеге ачылды, байраклар болгап, быргылар уйнатып пионерлар, октябрятлар килеп керде һәм һәр бала, сәхнәгә менеп, үзенең абыйсы, бабасы, әтисе янына басты. Алар, әти-абыйларына «Фашистларны җиңеп кайтыгыз», – диде. Залның арткы рәтендә авылның хөрмәтле кешесе Нурзадә хәзрәт утыра. Ул Г.Тукайны, Г.Барудиларны белгән, Муса Бигиев белән аралашкан кеше була, үзе авылда мулла гына түгел, табиб та, ветеринар да. Зал аягүрә басып аңа ихтирамын күрсәтә. Чутайдан барлыгы 226 кеше сугышка китә, 107се фронт юлларында ятып кала. Болар хакында да китапта тәфсилләп язылган», – дип искә алды Харис хәзрәт. 

Лаеш районыннан туган якны өйрәнүче Фәргать Әхмәтшин «Без – Кубрат хан оныклары» дигән хезмәт язган. Ул, пенсиягә чыккач, эшне үз нәсел тарихын өйрәнүдән башлаган. Казанда сакланган документлар буенча әтисе һәм әнисе ягыннан нәселенең шактый буынын ачыклаган. «Кызганыч ки, Мишә елгасы тамагына урнашкан туган җирем – Лаеш районындагы Япанча авылы (Мишә Тамагы), 1955-1957 елларда Куйбышев сусак­лагычын корганда су астында калган», – диде ул. Бу авылның исемен Казан ханлыгының гаскәр башлыгы Япанча бигә бәйләп аңлаталар. Галим М.Әхмәтҗанов анда Япанча бинең утары, биләмәсе булуы, Лаеш ягында ханлыкның атлы гаскәре тотылуы турында яза. Япанчада 1519 елны җирләнгән кешенең кабер ташы да сакланган. Бу авылда гомер-гомергә почта булуы, Сөембикәне, Япанча кичүе аша чыгып, Казанга алып килүләре дә, авыл яныннан каторжаннар юлы узуы да халык хәтерендә теркәлгән. Әмма төбәкче архивларда утырса да, Япанча би турында әллә ни мәгълүмат таба алмый. Аңа бәйле урыннар Лаеш, Әтнә һәм Кайбыч районнарында да бар. «Монда бер үк шәхес турында сүз барамы, анда да ханлыкның атлы гаскәрләре тотылганмы, әллә Япанча би ыруына бәйле кешеләр яшәгәнме – шуны ачыклыйсы иде», – диде Ф.Әхмәтшин. Ул мәгълүматлар Россия дәүләт борынгы актлар архивында булырга мөмкин дип фаразлый. «Япанча авылын гына түгел, аның янәшәсендәге Ханкирмән, Ташкирмән, Табай (Атабай) авыллары, Калатау (ул кирмән вазифасын үтәгән) тарихын да өйрәнергә кирәк», – ди төбәк тарихын өйрәнүче.

Ф.Әхмәтшин, Бөек Җиңү көнен каршылаганга инде сигез дистә ел вакыт үтсә дә, сугышта катнашкан авылдашларының исемлеге төгәл булмавына да борчыла. Рәсми документлар буенча Япанча авылына бары 9 кеше генә сугыштан кайткан дип исәпләнә. Исемлек буталып беткән. Исәннәр һәлак булганнар арасына кертелгән яки киресенчә. Төбәкче 94 яшьлек Хәдичә апа белән эзләнеп, исән кайтучыларның 72 кеше икәнен ачыклаган. Бүген су астында калган Байчуга, Чулпан, Агайбаш авыллары буенча хәлләр тагын да аянычрак. Ф. Әхмәтшин Табайда (Атабай) Япанча бәккә истәлек тактасы куярга, шушы ук җирлектә Байчуга, Чулпан, Агайбаш, Мишә Тамагы, Табай авылларын кертеп Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемлеген төзү, һәм аларга стела куярга, Россия Герое Марат Әхмәтшинга Табайда музей оештырырга тәкъдим итте.

Түгәрәк өстәл утырышы барышында шулай ук «Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәм­гыяте» җитәкчесе, тарихчы-архео­лог Альберт Борһанов туп­лаган «Человек и природа в бассейне реки Меша и Пестречинском Заказанье в историчес­ком развитии» дигән җыентык, Лениногорск районыннан төбәкне өйрәнүче Наил Сәйдәшевнең үз нәселе һәм авылдашлары турында хезмәте, язучы һәм тарихчы Марсель Гариповның Азнакай районыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм каһарманнар турында язган китабы тәкъдим ителде.

Сөембикә КАШАПОВА.
Автор фотосы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: