Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

«Кызыл Армия»

Беренче Белоруссия фронтында «Кызыл Армия» исемле газета 1944 елның 12 ноябреннән 1946 елның февраленә кадәр чыга. Газета атнага ике тапкыр дүрт битле булып басыла. Тиражы биш сугышчыга бер газета хисабыннан билгеләнә. Аның сугышчан юлы: Овруч - Барановичи - Берлин. Газетаның мөхәррир урынбасары - журналист Ярулла Ярмәкәев, җаваплы сәркатип - язучы...

Беренче Белоруссия фронтында «Кызыл Армия» исемле газета 1944 елның 12 ноябреннән 1946 елның февраленә кадәр чыга. Газета атнага ике тапкыр дүрт битле булып басыла. Тиражы биш сугышчыга бер газета хисабыннан билгеләнә. Аның сугышчан юлы: Овруч - Барановичи - Берлин.
Газетаның мөхәррир урынбасары - журналист Ярулла Ярмәкәев, җаваплы сәркатип - язучы Гариф Галиев, хәрби корреспондент-оештыручы язу­чы Гадел Кутуй, әдәби хезмәткәр-тәрҗемәче язучы Ибраһим Гази, корректор Кыям Хисмәтуллин, хәреф җыючы - линотипистлар Сибгат Фәйзуллин һәм Равил Казаков.
Иң әүвәл, сугыш чоры халәтен күзаллау максатыннан, безнең өчен бүген дә кадерле булган Гадел Кутуй хатларыннан өзекләр китерик. Менә ул үз хатынына ниләр яза:
1944 ел, 6 сентябрь. «Мине газета эшенә күчерделәр. Иртәгә кичке сәгать биштә фронтка... Мин 1 нче Белоруссия фронтына, Польшага китәм: Минск, Брест, Холм шәһәрләрен күрәчәкмен. Эшкә барып җиткәч, офицер исеме бирүләре дә ихтимал. Зур кешеләр «шул турыда хат яздык», диде. Адресымны хәбәр итәрмен... Озакмы тагын аерылып яшәргә туры килер - белмим...»
1944 ел, 15 сентябрь. «Шулай итеп, мин яңа мохиткә, яңа эш урынына килеп җиттем. Ләкин эшли башлаганым юк әле. Эш буенча миңа кайвакыт озак-озак командировкада булырга туры килер һәм шул сәбәпле хатлар бик үк тәртипле булмас. Әмма син тәртипле рәвештә яз. Мин үзем җай чыккан саен язып торачакмын».
1944 ел, 18 октябрь. «Соңгы көннәрдә монда каты сугышлар булып алды. Немецлар бик күп танкларын һәм солдатларын югалтты. Бу яңа эшем миңа, куркыныч яклары күп булса да, ошый башлады. Тиктормас холкым аркасында мин әллә кайларга барып керәм. Үткән төннәрнең берсен немецларга 200 метр кала җирдә иң алгы траншеяда уздырдым. Менә шунда өй турында, балалар һәм синең турыда уйлавы-хыяллануы рәхәт. Шуны татыганнан соң, тормышның-яшәүнең кыйммәтен аңлыйсың... Хәер, ул да түгел, кешедә бөтенләй яңа тойгылар туа».
1944 ел, 18 октябрь. «Кичә алгы сызыкта булдым. Көндезен танк эчендә, төнен танк төбендә утырдым. Суык, көчле җил һәм ядрә кисәкләре яңгыры, өзлексез ату тавышы, әлбәттә, йокларга бирмәде...
Сәламәтлегем яхшы... Юл бәласе генә бар. Машина туры килсә, машинага утырасың, туры килмәсә яки туктамаса, җәяү атлыйсың. Гариф Галине һәм бүтән иптәшләрне айга якын күргәнем юк».
1944 ел, 10 ноябрь. «Безнең янга Ибрай Гази да килде. Эш-хезмәтебез мәйданга бик еш чыгып тора. Озакламый мин озын сәфәргә чыгып китәм. Хатларны аннан да язып торырмын. Каһәр суккан немецларның бугазларын чәйнәп өзәрдәй булам. Очраган берсен атып үтерәчәкмен. Соң чиктә дә, сволочьлар, бирелергә теләмиләр...
Хәзер көн-төн эш. Сугыш шартларында ул яңа эшне өр-яңадан башлап җибәрү җиңел түгел икән. Яза-яза баш ката. Хәзер җайландым, өйрәнелде шикелле инде».
Хатлардан бик ачык күренә: хәрби корреспондент Гадел Кутуй һәрвакыт диярлек алгы сызыкта була һәм сугышчыларның батырлыгы турында төрле жанрдагы материалларын газета битләрендә бастыра. Ә газета йөзе менә болайрак чагыла:
1944 ел, 31 декабрь. Бу санда кече сержант З.Галиәкбәревнең «Тетрә, Германия!» (Совет хөкүмәте мине дә, дустым, авылдашым Вәдүт Миңлебаевны да Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан орденнары һәм «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләде), үз хәбәрчебездән «Патриотлар семьясы» (Ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, гвардия сержанты, оста элемтәче Әхмәтнәби Муллагалеев үз эшен бик яхшы белә. Кайбер көннәрдә аңа дошман ядрәләре белән өзгән элемтә чыбыкларын 50 шәр, 60 шар урында ялгарга туры килә иде. Ул үзе пулемёт эшен дә яхшы белә. Сугышларның берсендә ул, кул пулемётыннан атып, бер взводка якын немец солдатын һәм офицерын юк итте. Аның атасы - 60 яшьлек Исламгали абзый хәзер колхоз рәисе булып эшли. Ә әнисе - 55 яшьлек Миңнеҗиһан апа умартачылык мөдире эшләрен башкара) дигән язмалар басыла.
Өченче биттә: «Сәлам сина, Туган ил! Син бервакытта да истән чыкмыйсың. Биредә, ерак җирләрдә, син безгә, Туган ил, аеруча кадерле. Без, солдатларың, сине сагынабыз. Сине сагынган саен безнең йөрәкләрдә немец илбасарларга нәфрәт уты тагы да көчлерәк яна башлый. Без, синең азатлыгыңа кул сузган фашист ерткычларны кырып бетереп, Туган җиребезгә кайтырбыз һәм син безне шатланып каршы алырсың. Без җиңүчеләр булып кайтырбыз!» - дигән сүзләр астында Гадел Кутуйның «Сагыну» исемле нәсере басыла:
«Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде.
Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!.."
Шул ук биттә Ибраһим Газинең «Синең хатларың» исемле нәсере дә бирелә. Аннан бер өзек: «...Син миңа матур хатлар язгансың. Ул хатларыңда мин синең күз карашларыңны күрәм: синең ягымлы тавышыңны ишетәм; синең елмаюыңның җылысын тоям. Хатларыңны ешрак яз, бәгърем. Синең хатларыңны укыгач, бөтен кайгыларым тарала минем. Синең хатларың минем күңел азыгым бит. Алар минем дусларым, сердәшләрем бит.
Өстемә салкын яңгыр коеп торсын; җылан кебек сызгырып, колак төбемнән әче җил иссен; баш өстемнән чинап миналар очсын, - бөтенесе берни түгел, тик син бәгъремнән хатлар гына килсен дә, синең йөрәк җылың салкын окопта мине җылытып торсын.
Күрешү көннәре ерак түгел инде. Туган-үскән илгә кайтып, синең саф кулларыңны, Туган җирнең изге туфрагын үбәр минутлар якыная».
Газетаның бу битендә өлкән лейтенант Мансур Саттарның «Казан» шигыре урнаша:
Казан, Казан, минем туган калам,
Юллар сиңа барып чыгармы?
Һәр хат саен сине сагынып калам,
Бу сагышка күңел чыдармы?
Күләгәсен күреп кара көннең,
Ватан өчен авыр елларда
Улларыңа катгый наказ бирдең,
Һәм озатттың ерак юлларга.
Мин дә юлга чыктым, шинель киеп,
Рәхәт чагым синдә калдырдым,
Ерак юллар йөрдем янып-көеп,
Кайтыр көнне көтеп кайгырдым.
Ут астында булдым иртә-кичен,
Окопларда бик күп аунадым,
Туган калам, синең әмерең үтәп,
Бик күп кырдым дошман яуларын.
Сугышларда синнән хатлар алып,
Мин атладым алга көч белән,
Һәм гәүдәмне азрак алга салып,
Мин ыргылдым дошман өстенә.
Күк төтенне һәркөн эчкә сулап,
Туплар тавышын бик күп тыңладым,
Походларда озын юллар буйлап,
Сине сагнып җырлар җырладым.
Мин кайтырмын үтеп ерак юлны,
Туган калам, сиңа кайтырмын,
Синең турындагы җырларымны
Тальянкага сузып тартырмын.
Сорасалар миннән: «Кем чыгарды
Син җырлаган моңлы җырны?» дип,
Мин әйтермен:
«Дуслар, мин чыгардым
Сугышларда йөргән елны» дип.
Шул ук биттә өлкән лейтенант Мостафа Ногманның «Кайту», Әнәс Каринең «Әнкәмә» һәм К.Фазылҗановның «Җавап хаты» исемле шигырьләре басыла.
1945 елның гыйнвар аенда I Белоруссия фронты сугышчылары соңгы штурмга әзерләнә. Фашистларның зур көч туплап каршы торачагы көн кебек ачык була. Менә ни өчен «Кызыл Армия» редакциясе 1945 елның 11 гыйнварында бер биттә «Үч һәм нәфрәт хатлары» дигән сүзләр астында Г.Кутуйның «Немецның тамырын корыт» һәм «Алар өчәү иде», Ибраһим Газиның «Йолдызлы малай» дигән язмасын бирә. И.Гази гитлерчыларның хатын-кызларга, балаларга карата ерткычлыгын күрсәтеп конкрет факт китерә.
«...Свастикалы ишек ачылып китте. Аннан абына-сөртенә Илгизәр килеп чыкты. Аның колагы киселгән, күлмәге таланып беткән, сыңар җиңе бөтенләй өзелеп төшкән, ә уң беләгендәге яңа гына уелган кып-кызыл йолдыздан кан тамып тора иде».
«Бу - хикәя түгел, - дип мө­рәҗәгать итә И.Гази сугышчыга. - Моннан бер ел элек Мелитополь янындагы авылда бер бичара татар хатыны елый-елый шушындый бер вакыйганы сөйләп биргән иде миңа».
Әлбәттә, сугышчыларыбыз, фрицларның ерткычлыгын истән чыгармыйча, тизрәк җиңү өчен көрәшә. Алар рәтендә баручы корреспондент И.Гази татар егетләренең батырлыгын безгә җиткерә. «Хәлимов һәм аның машинасы», «Һаман бер машинада», «Соңгы сәгать сукты», «Ике очрашу» дигән хәбәрләрендә татар каһарманнары Әнәс Хәлимов, Фәйзи Авизов, гвардия өлкән сержанты Әпсәләмов һ.б. турында яза. И.Гази сугышчылар өчен якын дус була, аларның каһарманлыгы турында кадерле сәхифәләр язып калдыра.
1945 ел, 4 февраль. Гадел Кутуйның «Без - сталинградчылар» исемле нәсере басыла:
«Сталинград! Никадәр шәф­кать, мәрхәмәт, никадәр батырлык һәм горурлык бар бу сүздә. Сине мин синең өчен барган каты сугышлар көнендә, син немецлар тарафыннан тупка тотылган, бомбалар астында калдырылган һәм яндырылган хәсрәтле көннәрдә күрдем. Ләкин син, Сталинград, безнең көч-куәтебезне якты чагылдыргандай, бирешмәдең… Һәм син, батыр шәһәр, җиңеп чыктың!
Айлар, еллар үтәр, гасырлар узар, әмма синең даның һәрвакыт яңгырап торыр. Синең өчен барган сугышларның бөеклеген халык мәңге истә тотар. Сине саклап калу өчен утка-суга кергән совет баһадирларының исемнәрен кешеләр, изге исемнәргә хисаплап, мактап телгә алыр. Алар турында, үзләрен һәм үз коралларын данга бизәгән батырлар турында җыр-дастаннар төзер.
Диңгездән киң Дон даласы да, немец солдатларының үле гәүдәләре тулып яткан чокырлар да, Гумрак хәрабәләре дә, дошманны буарга торган синең урамнарың да, комга борыннарын тыккан баржалар да, чал Идел дә синең өчен, Сталинград, гвардеецларның ничек сугышуларын һәм җиңеп чыгуларын күрде. Без - руслар, украиннар, татарлар, белоруслар - корыч таулар тезмәсе булып, сине якларга килдек.
Сталинград, син үзең күрдең, сугышуы җиңел булмады безгә. Синең өчен сугышучы баһадирларның исемнәрен йолдызлар белән күккә язып булсачы!
Без бары тик бер генә сүз - «Алга!» сүзенә генә өйрәндек. Без үлемгә, һәлакәткә бардык, ләкин үлемне җиңеп калдык. Ә күпме алар - үлмәс батырлар. Син, син, Сталинград, аларны мәңге үлмәс иттең! Синең капкаң янында барган сугыш­ларны, Сталинград, мәңге онытасым юк...»
Бу газета битләрендә Г.Кутуйның «Хәнҗәр» (1945 ел, 23 февраль) исемле хикәясе, «Күпердән берәү» (1944, 19 ноябрь), «Илнең рәхмәте» (1944, 17 декабрь), «Безнең күзләр» (1944, 28 декабрь), «Ул сугышта үсте» (1945, 4 гыйнвар), «Капитан Рәхмәтуллин» (1945, 10 гыйнвар), «Тет­рә, Берлин!» (1945, 23 февраль), «Оста артиллерист» (1945, 4 март), «Күпер янында» (1945, 8 март), «Офицер Исхаков» (1945, 22 март), «Иделдән - Одерга» (1945, 15 апрель), «Берлин юлында очрашу» (1945, 11 март) исемле язмалары дөнья күрә. Соңгысыннан бер өзек:
«Без төнлә белән, утларны сүндереп, танкларда бара идек. Алда таш юлдан бераз уңдарак, ут шәүләсе күренде. Без аңа якынлашкан саен ут үсә, көчәя, ялкын тасмалары күккә үк сузылалар иде кебек. Тагын бераз бара төшкәч, без моның дөрләп янган бараклар шәүләсе икәнен аңладык.
Шул вакыт җыр ишетелде. Ул, әнә теге ут-ялкын эченнән чыгып, безгә таба килә, танклар шау­лавын үтеп, безнең йөрәклә­ребезгә үк керә иде кебек...
Илем минем, Москвам минем,
Иң кадерлем син минем...
Командир фараларны кабызырга, танкларны туктатырга кушты. Җыр киңәт өзелде. Алда шатлыктан елау, илерү тавышлары ишетелде.
- Безнекеләр! Без-не-ке-ләр! - дип кычкырды берничә кеше берьюлы.
Болар немец коллыгыннан азат ителгән безнең кызлар булып чыкты. Алар йөзгә якын иде...Үлемнән котылып калган бу кызлар арасында мин 17 яшьлек Хәят Тимербулатованы очраттым. Немецлар аны 1942 елда Харьковтан алып киткән. Ул чакта аңа 14 яшь булган... Хәят елый-елый тарихын сөйләде:
- Башта безне Франциягә озатканнар иде. Андагы заводлар бомбага тотыла башлагач, Польшага, Польшадан - Германиягә күчерделәр.
Хәятләр авиация заводында эшләгән. Аларга бик авыр хезмәт нормасы куйганнар. Норманы тутырмыйча, заводтан чыгып китәргә рөхсәт ителмәгән. Хәятнең эш көне 18 сәгатькә җитә торган булган. Русча сөйләшү тыелган. Көнлек ризык 200 грамм эрзац икмәктән һәм бака шулпасыннан гыйбарәт булган...
- Каторга хезмәтенә, ач тормышка, авыр хурлыкка түзә алмыйча, - ди ул, - безнең бик күбебез үлеп бетте... Ә немецлар тарафыннан үтерелгәннәрнең исәбенә дә чыгар хәл юк.
Коллыкта газап чигү, көн саен рәңҗетелү Хәятнең үзәгенә шул чаклы үткән ки, ул хәзер дә әле үзенең азат булып җитүенә ышана алмый...
Безгә озак туктап торырга мөмкин түгел иде. Без, кызлар белән саубуллашып, илгә ничек кайту турында аларга киңәшләр биреп, яңадан изге сәфәребезгә кузгалдык».
Бу газета битләрендә Гариф Галиевнең «Дуслык» (1944, 23 ноябрь), «Сержант Хәмидуллин» (1944, 26 ноябрь), «Танкистлар» (1945, 21 июнь), «Агымсу дулкыннары» (1945, 23 август); И.Газиның «Тупчы егет» (1944, 19 ноябрь), И.Зариповның (И.Газиның әдәби тәхәллүсе) «Сизгер разведчик», «Хәзер без сугышка остардык», «Миномётчылар өйрәнәләр»; Гамир Насрыйның «Бер орденның тарихы» (1945, 23 декабрь) исемле язмалары да дөнья күрә.
1945 елның язында Г.Кутуй каты авырып китә, Гариф Галиев «Безнең Кутуй» дигән истәлегендә болай яза: «16 апрельдә аның белән саубуллашуым соңгы тапкыр күрүем булып калды. Ул төнне Берлинны алу өчен хәлиткеч һөҗүм башланды һәм без, берничә кеше, алгы сызыкка киттек». Шакир Абилов «Гадел Кутуй белән бергә» дигән истәлегендә шулай өстәп куя: «Апрель урталарында Г.Кутуй госпитальгә керде... 22 апрельдә Гадел яткан госпитальгә ашык­тым... Без бакчага чыктык, эскәмиягә утырдык. Көн аяз, җылы, матур... Кутуй Сәмәд Вургунның шигырьләреннән «Ах, гомер ничек кыска, ничек юл озын!» - дигән сүзләрен исенә төшереп кабатлый һәм ике-өч көннән врачлар сүзенә карамастан, госпитальне ташлап, Берлинны алуда катнашачагын әйтә...
Гадел, чыннан да, 27 апрельдә автоматын ала (ул аны газета исеменнән командировкаларга чыкканда да калдыр­мый иде), үтеп баручы бер машинага утыра да илләр язмышы хәл ителгән җиргә - Берлинга юл тота... Ул, үзенең барлык көчен, күкрәк сулышын, йөрәк ялкыннарын биреп, Берлинны алу һөҗүмнәрендә катнашырга тели... Юлда барышлый ул хәлдән тая. Врачлар аны госпитальгә озата...
Тиздән Берлин өстендә Җиңү байрагы җилфердәде... Без Гариф Галиев, Ибраһим Гази, Шәрәф Мөдәррис белән бергә Рейхстагның җимерек стеналары буйлап йөргәндә, ташларга язылган меңләгән исемнәр арасында «Кутуй» дигән исемне дә укыдык. Аны кем язганы билгесез иде. Әмма кем генә булмасын, ул - «Без - сталинградчылар», «Сагыну», «Тапшырылмаган хатлар» белән рухланып, халык­ларны фашизмнан азат итә-итә Берлингача килеп җиткән совет солдаты иде».
Матбугатка әзерләүче Әлфия ШАМОВА.
.Гадел Кутуй. 1945 ел.
.Г.Кутуй кабере.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев