Мәдәни җомга

Хәбәрсез югалган әти

Әтине сугышка 1941 елның көзендә алдылар.

Сугыш башлануга безнең болай да бәләкәй авылыбыз бөтенләй бушап кала. Ир-атлар сугышка китә, хатын-кызларны окоп казырга, урман кисәргә, торф чыгарырга җибәрәләр. Әтине сугышка 1941 елның көзендә алдылар. Гаҗәеп матур кояшлы көн иде. Малай-шалай инештә су коена. Урман читенә елышып утырган авылыбыз Иске Йорт (Арча районы) көндәлек мәшәкатьләре белән яши.


Көн саен диярлек кемне дә булса фронтка озату гадәти күренешкә әйләнгән чор. Ул елларда халык бик тату, ярдәмләшеп яшәде. Шатлыклары да, кайгылары да уртак булды. Бу юлы да олысы-кечесе авылны чыкканчы әтиебезне озата барды.

Хушлашу-саубуллашу озак дәвам итте. Барысы да колхоз рәисенең фашист-мәлгуньне тизрәк  җиңеп кайтуын теләде. Иң ахырдан әти, халык төркеменнән читкәрәк китеп, үзенең әтисе белән гәпләшеп алды. Күрәсең, бабайга өченче улын да сугышка озату җиңел булмагандыр.  Шулай да Фәйзрахман бабай йомшаклылык күрсәтмәде. Улын биленнән шытырдатып кысып, соңгы тапкыр кочаклады да, кыпылт кына борылып, өенә таба китеп барды. Бәлки күз яшьләрен башкаларга күрсәтергә теләмәгәндер. Нык характерлы, физик яктан да пәһлевандай таза ир иде ул.

Әтине олы юлга таба бердәнбер кеше – әни озата китте. Шулай кирәк тә булгандыр инде. Бер үк авылда туып-үскән, пар сандугачлардай чөкердәшеп гомер кичергән ир белән хатынның сөйләшеп сүзе бетәрме? Аерылышканда аларның бер-берсенә әйтәсе сүзләре аз булмагандыр. Җитмәсә, биш бала болай да сәламәтлеге ярты-йорты булган хатын җилкәсендә кала бит. Ир йөрәге моны яхшы аңлагандыр. Тауга менеп җиткәч, авыл ягына борылып карады ул, әле һаман да таралмыйча басып торган халыкка кул болгады. Бу аның авылыбызга соңгы тапкыр каравы, туган-тумачасы, балалары, дуслары, авылдашлары белән  саубуллашу мизгеле булыр дип кем уйлаган?! Күрәсең, язмыш адәми затлар белән шулай шаярыр­га яратадыр. 

Хәрби хезмәткә алынуга, әтине Суслонгер лагерена  китереп тыкканнар. Тарихи документларда бәян ителгәнчә, ул фашист­ларның концлагерьларыннан әллә ни аерылмаган. Шундый ук ачлык, солдатларны мәсхәрәләү, шәхес буларак санга сукмау. Биредә кешеләр чебен кебек кырылган. Солдатларны ачлык, йогышлы авырулар интектергән. Хәер, Суслонгер “тоткыннары”н солдат дип атау дөреслеккә туры да килмәс кебек. Аларны хәрби хезмәткә, корал белән эш итәргә берәү дә өйрәтмәгән. Кичәге колхозчыларны, эшчеләрне бергә җыйганнар да, тынычланганнар. Югыйсә, шул ук кешеләрне хәрби хезмәткә туган җирләрендә өйрәтү,  шуннан соң гына фронтка җибәрү күпкә отышлырак булыр иде.  Хәер, армиядә берәү дә шәхси инициатива күрсәтергә атлыгып тормый шул. Һәркем бары тик өстән кушкан әмерен үтәсә, бик җиткән дип саный.

Архивымда әтинең Суслонгердан язган берничә хаты саклана. Әнинең әтигә азык-төлек илтеп кайтуы да хәтердә.

Суслонгер лагеренда берничә ай яшәгәч, әти, ниһаять, сугышка җибәрүләрен хәбәр итә. Әмма кайсы фронтка эләгүен язмады кебек. Ул хакта командирлар гади солдатларга әйтеп тә тормаганнардыр. Бәлки ул хәрби сер дип саклангандыр. Бераз вакыт үтүгә әтиебезнең хәбәрсез югалуы турында хат килде. Әле дә хәтеремдә, мин моңа нык гаҗәпләнгән идем. Ничек инде пәһлевандай кеше хәбәрсез югала алсын ди? Безнең авылда хәтта сарык бәрәннәре дә югалмый иде. Алар көтүдән кайтканда кемгәдер кереп калса, икенче көнне әниләренә ияреп кайтып җитә иде. Дөрес, чебиләр, каз бәбкәләре югалгалады. Ләкин без аларның кая киткәнлеген төгәл белдек. Тилгән мәлгунь чәлдергәнен үз күзләребез белән күреп кала идек.

Ә бераздан әтинең Ватан азатлыгы өчен батырларча һәлак булуы турында хәбәр  килде. Без биш бала ятим калдык. Җиңү көне үтеп, дөньялар тынычлангач кына, хәрби комиссариат, архивлар аша әтиебезнең кайда һәлак булуын ачыклый алдык. “Хәтер китабы”нда язылганнар белән ул мәгълүматлар тәңгәл килә. “Хәтер китабы”на аның турында бары берничә сүз кертелгән: “Хәсәнов Фәтхрахман Фәйзрахман улы, 1899, Иске йорт авылы, Арча РКХ моб. к-арм, 413 див. 50 А., 2.3.1942 һәлак булган. Калуга өлк., Мосальск районы, Новая Роща ав. җирл.”

Язмыш җилләре әтиебезне Татарстаннан еракка Россиянең үзәгенә илтеп ташлаган икән бит. СССРның күп кенә төбәкләрен иңләсәм дә, миңа моңарчы Калуга җирендә булырга туры килмәгән иде.  Әмма әтиебез  гомеренең соңгы сәгатьләрен үткәргән урында булу теләге һич кенә дә тынгы бирмәде. Һәм, ниһаять, тәвәкәлләп юлга кузгалдык. Җиңел машинага утырып, энекәшем һәм хатыннарыбыз белән бергәләп. Юл таныш түгел, озын. Бер якка гына да 1300 километр чамасы.

Юл буе авылның нәкъ уртасында урнашкан мемориаль комплекс янында басып тору, авыл халкы белән очрашу теләге тынгы бирмәде. Авыл урамнарындагы һәр адымны кат-кат күз алдыннан кичердем. 

Көне буе юлда булдык. Караңгы төште. Төн бик караңгы, юл чокыр-чакырлы булганга, безгә кирәкле авылдан йөз чакрымлап ераклыктагы Медынь шәһәрендә кунып чыгарга туры килде. 1942 елда биредә дә каты сугышлар барган. Шәһәр зур түгел, бер-ике катлы йортлардан тора. Кунакханә директоры әле дә янәшәдәге урманнарда һәм сазлыкларда сугышчылар гәүдәләре табылу турында сөйләде.

Әтиемнең һәлак булган урыны Новая Роща авылына без иртән килеп җиттек. Хәер, аны авыл дип атау дөреслеккә дә бик үк туры килмәс. Вакытында шактый зур булган авыл инде таркалып беткән, урман аланлыгындагы төрле урыннарда нык искергән берничә йорт кына калган. Биредә даими яшәүче өч карчык бар, ди. Урын өстендә яталар икән, борчымаска киңәш иттеләр. Күрәсең, башка җиргә күченергә мөмкинлекләре булмагач, гомерләрен шушында тәмамларга җыеналардыр. Башка йортларны җәй көне Мәскәүдән килеп яшәүчеләр дача буларак файдалана икән. Авылда мәктәп тә, медпункт та, хәтта кибет тә юк. Көнаралаш автолавка килә, ди. Кайберәүләр тавык, каз асрый. Бакчалар күренми, һәр җирдә кешеләр озынлыгы билчән,   алабута.

Мин ярымҗимерек кызыл кирпечтән салынган йорт янында басып торам. Авылның немецлар һөҗүменнән исән калган халкы сакланырга теләп шунда ыргылган. Йорт стеналарында шул чорның истәлеге булып әле дә пушкадан ату нәтиҗәсендә барлыкка килгән 30-40 сантиметр­лы чокырлар сакланган. Ул йортны Мәскәүнең бер эшкуары төзекләндерү эшенә керешкән. Киләчәктә аны дача буларак файдаланырга җыена икән.

Их, саклыйсы иде бу йортны элеккеге хәлендә. Күрсәтергә иде аны киләчәк буыннарга. Вакыт узу белән үзебез үк тарихыбызны юкка чыгарабыз түгелме соң?! Хәер, элек-электән Россиядә тулаем тарихка да, аерым шәхесләргә дә хөрмәт дигән нәрсә булмаган шул.

Немецлар тау башына урнашкан булган. Безгә ул тауны да күрсәттеләр. Бик уңайлы урын, бөтен тирә-як яхшы күренеп тора. Әтием хезмәт иткән 413 нче дивизия авыл кырыендагы сазлыкка урнаша. Немецларның позициясе күпкә отышлы булган, дигән нәтиҗә чыгардым мин.

413 нче дивизияне фашистлар бер атна эчендә кырып сала. Новая Роща авылы  янындагы сазлыкка батыралар. Әлбәттә, бу дивизия тарихы  өйрәнүгә мохтаҗ. Ләкин шунысы ачык, ул берничә ай Суслонгерда интектерелгән Татарстан солдатларыннан туп­ланган, күпчелеге арчалылар булган. Тиешенчә өйрәтелмәгән һәм коралландырылмаган да. Мәскәүгә куркыныч янаганлык­тан, немецларның һөҗүмен туктатырга әмер биреп, дивизияне ашыгыч рәвештә Калуга төбәгенә җибәргәннәр. Дивизиягә Смоленск юнәлешеннән һөҗүм итүче,  яхшы коралландырылган илбасарларны Юхнов шәһәренә үткәрмәү бурычы куелган. Ләкин шунысы аңлашылмый, ни өчен шундый зәгыйфь дивизияне иң авыр участокка ыргытканнар, кешеләрне күрә торып үлемгә озатканнар. Бәлки кемнеңдер хатасын яшерү, Суслонгерда  чиләнгән солдатлардан тизрәк котылу өчен махсус эшләнгән чарадыр бу? Шунлыктан шәхсән үзем әтием Фәтхрахман кебек солдатларның үлеменә фашист­лар гына түгел, надан совет генераллары да сәбәпче дип саныйм. 

Сугышның беренче чорында Совет кораллы көчләре җитәкчелеге кулланган тактика  төрлелеге белән аерылып тормый. Дошман һөҗүмен туктатуны максат итеп, “маңгайга-маңгай” бәрелешү тактикасыннан читкә тайпылмыйлар.  Яхшы коралланган дошманны алай гына җиңеп булмый шул. Бары берничә елдан соң гына дошманны чорнап алып юк итү тактикасы кулланыла һәм нәтиҗәләрен дә бирә.

Әтиебез Новая Роща авылы өчен сугышның беренче көнендә – 2 нче мартта һәлак була. Шушы ук көнне биредә Арча хәрби комиссариаты тарафыннан алынган Алга Көек авылыннан Фазлыйәхмәт Әскәровның,  Кече Әтнәдән Вильдан Гыйльмановның һәлак булуы мәгълүм. 6 нчы мартта авылдашыбыз Нигъ­мәтҗан Ситдыйков та шушы авыл өчен сугышта һәлак була. Кайбер мәгъ­лүматларга караганда, 413 нче дивизиянең бу авыл өчен сугыш­ларда исән калган солдатлары Калуга өлкәсенең Спас-Демьян районына чигенгән. Орловка авылы өчен сугышларда катнашкан. Арчалыларның бер өлеше шунда ятып калган.

Новая Роща авылы өчен сугышларда һәлак булучыларның кайда җирләнүе белән кызыксына башлагач, безне янәшәдәге чокыр-чакырлы бер урынга алып бардылар. Кайчандыр авыл уртасында мәктәп, аның белән янәшәдә туганнар каберлеге булган икән. Мәктәп ябылган, бинасы юкка чыккан. Туганнар каберлеген дә хәтерләүчеләр аз калган. Туганнар каберлегендәге солдатларның сөякләрен башка урыннарга күчереп җирләгәннәр. Моның кемгә һәм ни өчен кирәк булуын мин һич кенә дә аңлый алмадым. Үлгәннәрне нигә шулай рәнҗетергә?!

Шулай да кайда күчереп җирләгәннәр соң аларны? Новая Роща авылында чагында җавап табып булмады. Солдатларның исемлекләре Новая Рощадан 15 чакрымнар читтәрәк урнашкан авыл Советында булырга тиеш диделәр. Әмма авыл Советы бинасы йозакта булып чыкты. Биредә эшләүче хатын каядыр киткән иде.

Казанга кайтып тынычлана төшкәч,  әтинең кайда җирләнүен ачыклый алмассызмы дип бу ханымга үтенеч хаты юлладым. Хатка Мосальск райо­ны хәрби комиссары подполковник С.Дубенок җавап бирде. Ул Новая Роща авылы янында һәлак булучыларның, шул исәптән әтиебезнең дә, Барятинский районының Зайцева Гора авылына күчереп җирләнүләрен хәбәр итте. Бераз вакыт үтүгә, Барятинский районы хәрби комиссары С.Широковтан да хат алдым. Аның хатында Зай­цева Гора авылындагы туганнар каберлегенә күчереп җирләнгән сугышчылар исемлегендә әтиебезнең дә булуы әйтелгән иде.

Ватан азатлыгын яклап Калуга өлкәсендә генә дә меңнәрчә кеше һәлак булган. Сугыш үткән җирләрдә аларга эреле-ваклы һәйкәлләр куелган. Әтиебез гомеренең соңгы минутларын үткәргән авылдан кайтканда да күрдек аларны. Һәйкәлләргә кайбер торак пунктлар өчен сугышларда йөзләрчә, хәтта меңнәрчә кешеләрнең гомерләрен бирүе теркәлгән. Ләкин күпчелек очрак­ларда аларның исемнәре язылмаган. Язылса да, 10-15 е генә күрсәтелгән. Мондый гаделсезлеккә чик куясы иде. Бөек Җиңүгә 75 ел вакыт үтте бит инде. Ә сугыш каһарманнарына һаман да лаек­лы бәя бирелмәде. Хәер, без шундый халык инде, ирекне кемнәр алып бирүен тиз оныттык. Сугыш чоры балаларына ярдәм күрсәтү зарурлыгы турында да ничә еллардан бирле сүз бара. Әмма конкрет бернәрсә дә эшләнми. Күрәсең, хөкүмәт аларның тулысынча үлеп бетүен көтәдер. 

Әтиебез һәлак булган урыннан әниебезнең авылдагы каберенә бер уч туфрак алып кайтып салдык. Күп еллар үткәч булса да, очраштырырга теләдек. Урыннары җәннәттә булсын!

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: