Мәдәни җомга

Исәннәрнең берсе

Инде сугышта катнашкан яугирләр дә бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе –  Галимулла Шәрифулла улы Нәбиуллин. 

Бөек Ватан сугышының тарихта тиңе юк. Кешелекне коллыкка төшүдән саклап калган Совет иле халыкларының батырлыгы, михнәте турында сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Инде сугышта катнашкан яугирләр дә бармак белән генә санарлык. Мамадыш төбәгендә 16 гына кеше. Шуларның берсе –  Галимулла Шәрифулла улы Нәбиуллин. 


Кешене белү өчен бер пот тоз ашарга кирәк, диләр. Мин Галимулла абый белән бер пот тоз ашаган кеше түгел. Сирәк-мирәк кенә күрешкәлибез. Ләкин безне берләштерә торган яклар да бар. Без якташлар: ул Арташтан, мин – Кирмән Башыннан. Авылларыбыз бер-берсеннән ике чакрымда гына. Безнең чишмәләрне туендыра торган җир асты күлләре, диңгезләре бердер. Аннан, мин – Бөек Ватан сугышы солдаты, танкист, укчы-элемтәче Шәкүр Гәбделгазиз улының малае. Чын сугыш ветераннарына хөрмәтем зур.  Галимулла абыйның йөзендә нур бар. Бу – гомерен намус белән яшәгән, хәтта үзенә начарлык эшләгән адәмнәрне дә кичерә алган кешеләрдә генә була торган яктылык. Газета укучыларына аның истәлекләреннән әзерләнгән тормыш бәйгесен тәкъдим итәм.

1921 елгы ачлыкның иң аянычлы вакыйгалары Идел буенда, бигрәк тә, үз халкын корбан итү хисабына Мәскәүгә ярарга тырышкан ТАССР җитәкчелеге аркасында була. Мамадыш җирендә ул тагын да рәхимсез, фаҗигале үтә. Авыл хуҗалыгы, игенчеләр өчен һава шартлары уңай килгәндә дә мул уңыш бирми торган җирдә яши безнең халык. 1920-1921 еллардагы корылык игеннәрне яндыра, корыта.

Шәрифулла Нәбиуллин тәвәккәлли. Бабалары XVI  гасырдан бирле яшәгән туган авылы Арташтан сәфәргә кузгала. Бизмәндә – исән калу яки үлем... Пермь өлкәсенең Губаха шахталарында өч ел эшли, ат алырга, өй салырга акча туплый, ә иң әһәмиятлесе, ач үлемнән исән кала. Гаилә Арташка кайта. Инде алар өчәү, 1923 елда уллары Галимулла туа.

Шәрифулла ат сатып ала, арба, чана, иген игү өчен кирәкле эш кораллары туплый. Өй дә салалар. Өч метрга дүрт метрлы булсын, идәне балчык, тәрәзәсе карындыклы, йокларга агач сәкеле булсын, барыбер, үз өйләре. Түбәсе салам белән ябылган, җыйнак, җылы куыш.

Әти-әни гел басуда. Галимулла дусты Сәмигулла белән үз  иркендә. Уйныйлар. Көндез бәрәңге әрчиләр дә, казанга салалар. Утын хәстәрлиләр. Әниләре кайткач, ашарга пешерәсе.

Аның иң якын хатирәләре җәй белән бәйләнгән. Кукы, кәҗә сакалы, кузгалак җыйганнары, җиләккә урманга йөгерүләре, Кирмән инешенә балык сөзәргә төшүләре хәзер дә исендә.

1930 елда Арташта колхоз төзелә, исеме “Доброволец”. Аты, сука, арба, чана, тырмасы белән күмәк хуҗалыкка керә Шәрифулла. Беренче рәисләре Зиннур абый була. 1932 елда игеннәр уңа, хезмәтчәннәрнең тамагы туя башлый. Төзелеш җәелдерелә. Кызыл балчык измәсен салам белән бутап калыпларга тутыралар. Шушы саман кирпечтән сыер, ат сарайлары, клуб төзиләр. Бу корылмалар җылыга да килә, озак еллар халыкка хезмәт итә.

Галимулланың әтисе – балта остасы, әнисе кырда, амбарда эшли. 1931 елда укырга кергән малайның хәтерендә укытучылары Маһинур апасы, Гата абыйсы якты нур булып яши. Башта ул чыра яктысында дәрес хәзерләде, ә Урта Кирмән җидееллык мәктәбендә укыганда кибеткә керосин лампалары кайта, дәрес әзерләү җиңеләя. Әмма мәктәпне “4”кә, “5”кә тәмамласа ла, Галимуллага документ бирмиләр, янәсе, аның күзе начар күрә. Шуңа укуын дәвам итә алмый.

Аңа 15 яшь. Ул – бригадир Гарифулла, хисапчы Газизулла абыйларының ярдәмчесе. Отчет бирәсе, ә ул бер авыз русча белми. 1939 елда Арташка эшкә яллаучы килә. Галимулла да языла,  әти-әнисе каршы килми. Кукмара станциясендә аларны Түбән Тагилга баручы поездка утырталар. Ул зур кокс-химия комбинаты төзүдә эшли. 

1940 ел әче салкыннары һәм Финляндия белән сугыш башлану белән хәтергә керә. Кибет киштәләреннән азык-төлек юкка чыга, эшчеләргә 800 грамм чиле-пешле ипи бирәләр, ләкин аны алу өчен иртәнге өчтән чиратка басасы бар, тик баракка кайтып җиткәнче ул ашалып беткән була.

Комбинат төзелеп бетә. Яллы эшчеләр тарала. Ә өч авылдаш: Вафа, Галимулла, Кави абыйлар нефть эзләүчеләр буровоена эшкә урнаша. Әйбәт түлиләр, айга 800-1000 сум. Ашау яхшы, яңа киемнәр алалар, бер сүз белән әйткәндә, бәхетлеләр. 

Кызганыч, 1941 елның 22 июне килә.

Буровой контордан 40 чак­рымда, атнага 2шәр буханка ипи килә, саф һавада эшләүче кешегә бу гаҗәп тә аз! Атларга салынган солыны урлыйлар, кыздырып ашап кына түзәләр. Янәшә эшләүче ике хохол Галимуллага нык ярдәм итә: бәрәңге белән сало ашаталар. Ә Вафа белән Кави абыйсы инде фронтта.

1942 елның июнендә аңа да повестка килә. Серов шәһәренә комиссиягә  барасы. Армиягә чакырылганнарның 35е Сос­лонгерга, 5се – элемтә полкына эләгә. Галимулла – бишнең берсе. Юеш землянкада яшәгәндә хәтта Сослонгер төркеменә эләкмәгәнгә үкенә! Нинди афәттән котылуларын алар еллар узгач кына беләчәк. Билгеле, сугышта исән калганнары...

Җиде көннән мунча кертәләр, уңып беткән, олы үлчәмле солдат киемнәре бирәләр, бер ай өйрәтәләр. Тагын мунча, аннан һәр солдатка үзенә ярарлык яңа киемнәр кидерәләр. Командирлары әйбәт кеше туры килә, иске киемнәрен базарда сату өчен бер сәгать вакыт бирә. Галимулла кием сатып 300 сум акча, бер буханка ипи, бер кап тәмәке ала.

1942 елның августында аларның 153 полкын көнбатышка озаталар. 1 сентябрьдә эшелоннан бушаталар, 150 километрны җәяүләп үткәч, Сталинградка барып җитәләр. Монда - сугыш тәмугы. Җәяүлеләр чебен урынына кырыла, җир безнекеләрнең, немецларның үле гәүдәләре белән капланган.

Алар, элемтәчеләр, гаскәрләрне ныклы элемтә белән тәэмин итәргә тиеш, атакага бармыйлар, бәлки, шуңа Галимулла исән калгандыр да. Дөрес, дошман снайперлары элемтәчеләрне тәүлек буе аулый, бик күп элемтәчеләр һәлак була. Галимулла да яралана, ләкин җиңелчә, үз санчастьларында гына дәвалана. Аларның 42 элемтә батальоны Бөек Ватан сугышының күренекле полководецы Чуйковның 62 нче армиясендә. Галимулла әле дә хәтерли: Сталинград янында Паулюс армиясен тар-мар иткәч, йокысызлыктан интеккән ике-өч автоматчының меңләгән немец әсирләрен тылга озата барганын. Гитлерчының кыяфәтләре мескен, күзләрендә очкын сүнгән була. 

Галимулланың сугышчан юлы Курск дугасы, Дон, Волхов, 1 һәм 2 нче Белорус фронтлары аша уза. Кар көртләре, сазлыклар аша шуыша, елга-­инешләрне йөзеп чыга, йөзләгән-йөзләгән километрларны җәяүләп, йөгереп уза элемтәче Нәбиуллин. 1944 елның 15 августында, дошман уты астында элемтәдәге өзеклекне табып ялгаган өчен, “За отвагу“ медале белән бүләклиләр. Бүтән бүләкләр дә ала. 

Сугыш тәмамлану хәбәрен 1945 елның 9 маенда Гданьск шәһәрендә ишетәләр. Шатлыкның иге-чиге булмый. Баталь­онны тараталар, элемтәчеләрне төрле комендатураларга телефонист-телеграфист итеп җибәрәләр. 

1946 елның декабрендә Галимуллага 10 көнлек ял бирәләр. 16 яшендә Арташтан киткән яшүсмер 23 яшьлек җиңүче солдат булып туган йортына кайта. Өйдә - әнисе, сеңелләре Маһинур, Шәмсенур, Бибинур, энесе Рәшит. Әтисе төрмәдә. Аның бригадасындагы ике колхозчы ашлык урлап тотылган, бригадир өендә тентү вакытында бер пот он табылган – 6 кешегә, 6 авызга. 58 яшьлек Шәрифулланы атлы милиционер, камчы белән кыйнап, Мамадышка тәпиләткән. Моны онытып ­буламы?!

Солдат кунакка кайткан, ә өйдә ашарга берни юк! Гаилә үлән, өшегән бәрәңге ашый. Ярый әле, сыерны саклап ­калганнар.

Ял тиз уза, Галимулла Германиягә авыр кичерешләр белән китә. 1947 елның апрелендә хәрби хезмәттән азат ителә, туры Арташка кайта. Сугышка киткәндә паспортын тапшыр­ганга алган белешмә ни могҗиза белән исән калгандыр, шуның белән яңа паспорт ала ул.

Сабантуйда бер кыю, чибәр кызга күзе төшә. Кем уйлаган?! Бу Мөхәммәтша бабай кызы Тәскирә икән. Ул Зәй районында укыта, җәйге ялга кайткан. Зифа буйлы, чәчәкле күлмәк кигән кызны гел күрәсе килеп тора, каһәр. Тәскирә эшкә уңган, һәр көнне колхоз эшендә, Галимулла янәшәсендә. Тиздән кызны Зәйгә чакырып телеграмма килә. Уйлашалар да, сельсоветта язылышалар. Зәйгә бергә баралар, Тәскирәне эшеннән азат итәләр. Тик Арташта аңа эш табылмый, ул Урта Кирмән мәктәбендә укыта, ә Галимулла Тәтешкә агрономлыкка укырга җибәрелә. 

1948 елның октябрендә Галимулланы Омар МТСына агроном итеп җибәрәләр, ә декабрьдә ул Уразбахтыга эшкә җибәрүләрен сорый, чөнки яраткан хатыны Тәскирәне анда укытырга күчерәләр. Тәскирә биредә пенсиягә кадәр эшли, биредә аны бик хөрмәт итәләр. Ул җәмәгать эшләрен дә җигелеп тарта, алты газиз баласын: Флера, Илдус, Илсур, Илгиз, Римма, Ринатны да тәрбияли.

Галимулла бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр кырда, укуда, юлда. Зөядә агрономлыкка укый, 1953 елда кызыл диплом алып, Уразбахтыга кайта. Аннан, Казан авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укыр­га керә. Шул ук елны “8 Март“ колхозына рәис итеп сайлана, каршы тора алмый, сындыралар. Элекке колхоз рәисләре кайсы эчкән, кайсы йомшак булган. Дилбегә юлдан ычкынган. Колхозда 30 сыер, 200 сарык, 16 үгез, 13 ат. Чәчүлек орлык юк, фураж – юк, кәгазьдә 300 тонна силос салынган, ә базда – юк. Сарайлар тишек-тошык. 6 ана дуңгыз ничек исән калгандыр? Печән, салам бар. Анысы да унике чак­рымдагы базада.

Иң беренче эш итеп, колхозчыларга салам бирә яңа рәис. Кешеләрнең кәефе күтәрелә. Яз көне шәхси хуҗалыклардан бәрәңге орлыгы җыялар, чәчүлек орлыкны күрше колхозлардан таба Нәбиуллин. Сөт саткан хисапка “­ГАЗ-53“ машинасы алалар. Кышын урманда агач кисеп, сыер сарае төзиләр, су эчерүне механикалаштыралар. Тавык асрыйлар, куян үрчетәләр. Ана дуңгызларны коры, җылы абзарга урнаштыралар, үрчем алу арта. Мөнирә Хәйриева яшелчәләр звеносына яшь кызлар, хатыннарны туплый. Чишмә буенда өч гектар җир сөрелә, сугарыла, парник хуҗалыгы булдырыла. 


Кәбестә, кыяр, кишер, суганны район халкы бик теләп, күпләп сатып ала. Үзләренең эшчеләре дә өлешсез калмый. 1957 елга  кадәр “8 Март“ гел күтәрелештә.

Күмәк хуҗалыклар белән хөкүмәт бик күп тәҗрибәләр үткәрде, авыл кешесе сынауга дучар ителгән мескен куян иде. Колхозларны эреләндерү нәтиҗәсендә үзәге Рус Кирмәне булган Киров исемендәге хуҗалыкны аларга куштылар. 2 миллион бурычы бар. Бу – 1961 елда. Зур тырышлык белән күтәрелгән “8 Март“ хуҗалыгында эш аксый, чөнки алар күршеләрнең бурычын түли, җитмәсә, алар эчәргә ярата, уразбахтыларның да бер өлеше эчүгә сабышты бит, әнә. 

1964 елдан соң Галимулла колхоз рәисе эшеннән азат итүне сорый башлады. Бер елдан күп борчулардан соң, ул эштән китте, ләкин Уразбахтыдан кузгалмады, агроном булып калды. Яңа рәисләр колхозны алып бара алмады, бөтен җитешсезлеккә ул җавап тота, яңадан аны рәис итеп сайлыйлар. “8 Март“ хуҗалыгы уңышлы эшли, аларны зурлыйлар, бүләклиләр. 1974 елны ул, ниһаять, Уразбахтыдан кузгала. Партия райкомы Галимулла Нәбиуллинга 7 эш урыны тәкъдим итә. Мамадыш СМУсын сайлый, аны кирпеч заводына директор итеп тәгаенлиләр. Яңа эш. Китаплар, тәҗрибәле эшчеләр аның остазлары була. Елына 3 миллион кирпеч җитештерү өчен бөтен тирә-юньнән эшчеләр җәлеп итәләр. Кирпеч бик сыйфатлы, шуңа сатып алучылар чират тора. Эшчеләрнең хезмәт хакы әйбәт, 150 дән 300 сумга кадәр. Гаилә барча уңайлыклары булган яңа фатирга күчә. Балалар үсә, оныклар белән сөендерәләр. Сиксәненче еллар уртасында Галимулла Нәбиуллин лаеклы ялга чыга. Гомер буе Агайне дип дәшкән сөекле Тәскирәсе белән ул хәзер гел бергә. 

2007 елның 22 июлендә балалар, оныклар, оныкчыклар боларның бергә яшәвенең 60 еллыгын билгеләп үтте. Ә 22 августта аларның кадерлеләре Тәскирә Мөхәммәт кызы, саубулашмый гына, фани дөньяга күчә. Ике канаты да киселә Галимулланың... 

Инде 13 ел буе ул ялгыз яши. Уллары, кызлары, кияүләре, киленнәре, онык, оныкчыклары, кода-кодагыйлары аны кадерләп, зурлап, хөрмәтләп тора. Галимулла абый аларга бик рәхмәтле, догасыннан калдырмый... 

Ул – бүген дә элемтәче. 1945 елның 9 Маендагы бәйрәмен 2020 елның 9 маендагы Бөек Җиңү тантанасына ялгаучы Бөек элемтәче. Алты бала, дистәләгән онык вә туруннар бүләк иткән Нәбиуллиннар нәселенең башында торучы Ил Агасы  ул! Аңа – 97 яшь!

Рафаил ГАЗИЗОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: