Хәлиткеч Сталинград сугышы
Быел 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 75 ел булды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм...

Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Бәрелешләр нәтиҗәсендә дошманның хәлиткеч һөҗүм төркеме дә көчсезләнә. 19 ноябрьдән исә бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300мең кешедән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә.
1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була.


Совет гаскәрләренең Сталинград янында фашистлар гаскәрен тар-мар итүнең 75 еллыгы уңаеннан республика шәһәрләрендә, районнарында һәм учреждениеләрендә юбилей тантаналары үтте. Казанның Җиңү паркында исә "Россия Үлемсез полкы" төбәк бүлеге, "Ватан" берләшмәсе һәм "Хәрби бердәмлек" бөтенроссия иҗтимагый оешмасы оештырган бәйрәм митинг-концертта Татарстан ул-кызларының батырлыклары хөрмәтләп искә алынды, Мәңгелек утка чәчәкләр куелды. Татарстан Дәүләт архивында тематик күргәзмә тәкъдим ителде.


1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов "Земляки в битве за Сталинград" дигән видеоны тәкъдим итте. Тарихчының гаять мәгълүматлы чыгышы хәлиткеч сугышның нечкәлекләрен, татарстанлыларның яу кырындагы батырлыгын тагын бер кабат искә төшерде.

Чолганышта калган шәһәргә Геринг тарафыннан Сталинградның яулап алынган өлешендәге музейлардан (Серафимович, крайны өйрәнү музейлары, картиналар галереясы, шул исәптән фюрер үзе кызыксынган сармат алтыны) кыйммәтләрне эвакуацияләү өчен махсус җибәрелгән отрядны чолгап алып юк итү, фашистларның каршы торулары, терәк пунктын саклау кебек мәлләр белән тулы күренешләр, немецларның Гумрак аэродромы районындагы, Кызыл Армия тылындагы вакыйгалар тамашачыларны сугыш елларына кире кайтаргандай итте.
Күп кенә вакыйгалардан соң Паулюс капитуляция ясый. Без җиңдек! Бердәм рәвештә "Ура" яңгырый. Совинформбюро сводкасының Паулюсның бирелүе турындагы фонограммасы ишетелә. Вакыйга бер минут тынлыктан соң салют бирү белән тәмамланды.
Сөембикә КАШАПОВА.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз