Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Бөек Җиңү

Бер мәктәптән – алты герой

Менделеев шәһәрендәге  бер мәктәп Алты Советлар Союзы Герое тәрбияләп үстергән.

Уку йорты 1936 елда ачылган.  Ул чакта бу торак пункт Бондюг бистәсе дип йөртелгән. 

Советлар Союзы Геройларының дүртесе туган якларына исән-имин кайткан. Кызганыч, икесе – Михаил Фомин һәм Вилен Бурмистров яу кырында  ятып калган. 

М.Фомин урта мәктәпне 1941 елда тәмамлый.  Сугыш башлануга бер-ике көн кала аттестат ала. Сугышка китәргә теләп, хәрби комиссариатка гариза илтә. Әле яшь дип аны фронтка җибәрмиләр. Михаил химия заводына аппаратчы булып урнаша. Бераздан аны янгыннан саклану бүлегенә күчерәләр. 

Күрәсең, физик әзерлеге яхшы булгандыр, 1942 елның гыйнварында аны армиягә алалар. Артиллерист итеп билгелиләр. Беренче чыныгуны Фомин Сталинград сугышында үтә. Аннары аларның дивизиясе Курскига җибәрелә. 1943 елның 5 июлендә биредә  немецларның куәтле һөҗүмнәре башлана.  Поныри станциясенә фашистларның йөзләрчә танклары тупланган була. 

Фомин хезмәт иткән батарея һөҗүмне өч көн дәвамында кире кайтарып тора. Совет гаскәрләре позициясен дошман самолетлары туктаусыз бомбага тота. Миша яралана, әмма  позициясеннән китми. Снаряд кыйпылчыгы орудия командирын үтергәч,  Михаил Фомин җитәкчелекне үз кулына ала. 1943 елның 7 июлендә сержант Фомин дошманның 5 уртача һәм 2 авыр танкын, танкка каршы орудиесен, ике пулеметын, ротадан артык солдатын юк итә, 12 атакасын кире кайтара. Миша үзе дә яралана. Аны госпитальгә салалар. Әмма үлемнән коткарып кала алмыйлар. 20 яшь туларга ике ай кала, ул бакыйлыкка күчә. 

Мәктәпнең икенче катында, Фомин белән янәшәдәге класста Бурмистров укыган.  Аның әтисе Иван гражданнар сугышында катнашкан, Кама буенда Совет хакимиятен урнаштырган, Колчакка каршы сугышып йөргән. Шуңа күрә аның – улына Владимир Ильич Ленин дигән исемне кыскартып Вилен дип кушуы гаҗәп түгел. Вилен Бурмистров та фронтка омтыла. Сугыш башланганда, аңа бары уналты яшь кенә булганга, Виленны фронтка җибәрмиләр.  Солдат шинелен ул бары 1943 елның гыйнварында гына кия. 

Гвардия мотоукчылар бригадасының Бурмистров хезмәт иткән батальоны сентябрьдә беренчеләрдән булып Днепрны кичә. Алар «Днепр валы»н штурмлый. Яхшы коралландырылган бетон валны берәү дә ала алмаячак дип саный немецлар. Батальон фашистларның 209,7 биеклегендәге терәк пунктларын ала. Биредән әйләнә-тирә уч төбендәгедәй ачык күренә. 

Вилен немецлар траншеясына беренче булып бәреп керә. Гранаталары һәм автомат уты белән дошманның тулы бер взводын туздырып ташлый. Дошман да туктау­сыз һөҗүм итә. Отделениегә көн дәвамында гына  да немецларның унбер атакасын кире кагарга туры килә. Нәтиҗәдә старшина Бурмистров һәм аның дүрт солдаты гына исән кала.  Хәрби припаслар бетә, немец коралларын кулланыр­га туры килә.

Вилен безнекеләрнең ярдәмгә килүен көтеп өлгерә алмый.  Немец снайперы пулясы аның гомерен өзә. Старшина Бурмистров гвардиячеләре оборонада нык тора. Командир шәхси үрнәге белән сугышчыларын хәрби бурычны үтәүгә туплый. «Немец фашистлары белән тигезсез сугышта улыгыз батырларча һәлак булды», - дип яза әти-әнисенә батальон командиры. 

«Биредә көннәр җылы – тузан, кояш. Гомумән, мин биредә салкын көннәр күрмәдем. Февральдә үк инде кар юк иде. Монда күргәннәрне бер кәгазь битенә генә сыйдырып булмый. Моның өчен зур калын китап язарга кирәк. Очрашкач барысын да сөйләрмен. Хәзергә җитеп торыр.  Безнекеннән дә матуррак ил юк ул. Кайда гына булмадым, безнең ил иң матуры», – дип яза 1945 елның апрелендә Германия чигеннән Михаил Суднишников классташы Анна Ешуговага.

Суднишников Ленинградта зенит артиллериясе һәм разведка училищесын тәмамлаган. Ул җитәкчелек иткән артиллерия батальоны дошманны һич көтелмәгән операцияләре белән таң калдырган. 1944 елның җәендә төнлә Суднишников  батальоны немецлар позициясен камап ала. Ә иртән аңа ут яудыра. Тәртипсез рәвештә аткалаган немецлар качып  котыла. Моңарчы берәү дә дошман оборонасын атна дәвамында да өзә алмаган. Суднишников батальоны бу сугышта бер кешесен дә югалт­маган. Сугыштан соң Михаил армия хезмәтен дәвам итә. Аннары ул Мәскәүгә кайта. Фәнни-тикшеренү институтында эшли,  озак кына хәрби академиядә укыта. 

Очучы Василий Пискунов Берлинга аз гына барып җитми. Советлар Союзы Герое исеме бирелгәндә, аның батырлыгы турындагы мәгълүматлар биш кәгазь битен тутыра. 6 Ил-2 самолетыннан торган Пискунов җитәкчелегендәге төркем дошманга каршы бер көн эчендә генә дә 150 һөҗүм оештыра. Дошманның 12 үзйөреш­ле машинасын, 10 минометын, хәрби җиһазлар тутырылган 4 складын, ике батареясын, 250 гә якын солдатын һәм офицерын юк итә. Фашистларның 27 самолетын бәреп төшереп, Пискунов шәхси рекорд куя. 

Аның өчен сугыш 1944 елда тәмамлана.  Пискуновларның 42 штурмовик һәм истребительдән торган төркеменә дошманның Никополь янындагы елга күчешен юк итү бурычы куела. Аларны немецларның утыз самолеты һәм зениткаларның тоташ уты каршы ала. Елга күчеше тиз арада, беренче һөҗүмдә үк юк ителә. Василий самолетында 186 тишек барлыкка килә. Очучы аны шассиләрен ачмыйча гына җиргә утырта. Авыр яралары белән госпитальдә яткач,  очучыны хезмәткә яраксыз дип табалар. Сугыштан соң запастагы капитан Әстерханда яши. 

Ә менә Петр Сафронов Бондюгка кайта. Үзе укыган мәктәптә балаларга физкультура укыта. Советлар Союзы Герое исемен ул да, Вилен Бурмистров кебек  үк Днепр янында күрсәткән батырлыклары өчен ала.

1943 елның 28 сентябрь иртәсе составында Петр да булган тугыз десантчыдан гыйбарәт төркем дошманның көчле уты астында көймә белән Днепрны кичеп чыга. Яхшы коралланган дошманны тар-мар итеп, алар елга буендагы  кечкенә генә урынга чыгып төпләнә. Немецлар һөҗүмен туктаусыз кире кагып, алар позицияләрен көн дәвамында саклап калалар. 

Командир үлгәннән соң, яраланган Сафронов аның вазифаларын үзенә ала. Өстәмә көчләр килгәнче, көрәшне дәвам итә. Елганы беренче булып кичкән тугыз кешелек төркемнән сугышчыларның бары бишесе генә исән кала. Ә безнең солдатлар саклаган елга чите кишәрлегендә 150 гә якын немец мәете табыла.

Днепр буенда Бондюгтан тагын бер егет – Василий Белоусов сугыша. Понтон взводы командиры була. 1943 елның 25 сентябрендә аңа тавыш-тынсыз гына сугышчыларны, аларның йөкләрен елганың уңъяк ярына чыгару, плацдармны кулда тоту бурычы куела. Караңгы төшкәч, взвод паромда кузгала. Елга уртасына  җитүгә, аларны пулемет утлары яңгыры каршылый. Понтон да зыян күрә. Сугышчыларга тишекне каплау бурычы куела. Ә взвод командиры Белоусов палубага пулеметын урнаштырып, дошманның ут нокталарына атарга керешә. Төн дәвамында атышлар зонасыннан чыгып,  понтон взводы югалтуларсыз гына гаскәрне,  техниканы,  хәрби кирәк-ярак­ларны яр буена алып чыга. 16 тәүлектә Белоусов взводы елга аша 2470 солдат һәм офицерны, 15 орудиене, 1575 ящик хәрби кирәк-яракларны һәм башка хәрби мөлкәтне чыгара. Сугыштан соң Белоусов, Советлар Союзы Герое буларак туган ягына кайта. 

Шунысы игътибарга лаек: Бондюг геройларының алтысы да сугышка кадәр җирле ОСОАВИА­ХИМ түгәрәгендә шөгыльләнә. Түгәрәккә Котдус Габдрахманов җитәкчелек итә. «Мөгаен, инструкторның карашлары егетләргә йогынты ясамый калмагандыр», – ди мәктәп музее хезмәткәре Ирина Тронина.

Музей хезмәткәрләре Габдрахмановның гаиләсе турында да мәгъ­лүмат туплый алган. Котдусның туганнары Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында эшләгән. Бабасы сәүдәгәр Ушковта ук хезмәт иткән. Габдрахманов финнар белән сугышта да булган. Бондюгка кече политрук дәрәҗәсе алып кайта. Химия заводында үз  инициативасы белән Оборонага, авиациягә һәм химия төзелешенә теләктәшлек җәмгыяте оештыра. Үзе аның рәисе һәм инструкторы була. 

Җәмгыятьтә шөгыльләнүчеләр хәрби эш нигезләре белән таныша, коралларны өйрәнә, техника йөртүне үзләштерә, ГТО нормалары тапшыра. Курсантларга телефончы, телеграфчы, радист, моторист, парашютчы, очучы, санитар һөнәрләре бирелә.  

Сугыш башлануга, Котдусны беренчеләрдән булып фронтка җибәрәләр. Гвардия өлкән лейтенанты Габдрахманов рота командиры була. Ул берничә тапкыр яралана, әмма кабат фронтка кайта. 1944 елның февралендә Александр Матросов батырлыгын кабатлап һәлак була. Граната ыргытып, пулеметны да сафтан чыгара. Әмма К.Габдрахманов батырлыгы бүләккә тәкъдим ителми. «Аның да батырлыгы герой исемнәре алган укучыларыныкына тиң», – ди Ирина Тронина. 

Шулай да якташлары бу бөек шәхеснең хезмәтләрен онытмый. Менделеев шәһәре аллеясында үзе тәрбияләп үстергән алты Советлар Союзы Геройлары белән янәшәгә аның да бюсты куела. Остаз бүген дә шәкертләре белән бергә, алар арасында.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев