Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

Аяусыз маршал

Сез барыгыз да, мин нәрсә генә әйтсәм дә, әйе, иптәш Сталин, әлбәттә, иптәш Сталин, сез бик акыллы карар кабул иттегез дип җөпләп торасыз. Бары бер кеше генә кайвакыт минем белән бәхәскә керә. Ул – Жуков.

Бөек Ватан сугышы тарихы белән әз-мәз таныш кеше дә Георгий Константинович Жуковның кем икәнен беләдер дип уйлыйм. Сугышның Мәскәү оборонасы, Сталинград, Курск дугасы, Днепр елгасын кичү, фашистларның башкаласы Берлинны алу кебек иң җаваплы операцияләргә нәкъ менә маршал Жуков җитәкчелек итә. Күпме корбаннар булачагын гадәттә ул исәпләп тормый. Аның өчен бары бер нәрсә генә мөһим була – җиңү! Ил башлыгы Сталин да аннан җиңү таләп итә.

Г.Жуков Калуга губернасының Стрелковка авылында хәерче крестьян гаиләсендә туа. Георгий әнисе Устиния Артемьевнаны, авылның бик куәтле кешесе кызын горурланып искә ала. Ул да әтисе кебек үк көчле шәхес була. Георгий бабасы Артем атны койрыгыннан тотып, аны җиргә утырта алган. Георгийның әтисе Константин ятим үсә, өч айлык чакта аны приютка бирәләр. Константин балалар йортында тәрбияләнә. Күрәсең, Георгийның булачак әтисенең тормышы рәтле-башлы килеп чыкмый, ул хатыныннан аерыла. 41 яшендә Константин кабат өйләнә, 26 яшьлек Устиния дә инде беренче иреннән аерылып кайткан була.

Яңа оешкан гаилә Устиниянең әнисе йортында Стрелковка авылында яши. Ике тәрәзәле бер бүлмә. Стеналар һәм түшәме мүкләнеп беткән, өйнең почмагы кыегайган. Аларның бер-бер артлы өч балалары туа. Олы кызлары Маша, икенче балалары – Георгий. Кече уллары бары бер ел гына яши, үлеп китә.

Георгий әти-әнисен бик ярата. Дөрес, алар таләпчән була. Әгәр нәрсә дә булса ошамаса, әтисе каеш белән «кыздырып» алырга да күп сорап тормый, әмма Георгий да гафу үтенергә яратмый, холкын күрсәтә...

Бервакыт шулай, әтисе яхшы гына кыйнаганнан соң, Георгий өйдән чыгып кача, якындагы киндер басуына яшеренә. Аның кайда булуын бары апасы гына белә, ул энесенә ашарга китереп йөри... Әмма бер көнне Георгийны күрше хатыны күреп ала һәм өйләренә кайтара. Билгеле инде, әтиләре моның үчен ала. Дөрес, бераздан улын гафу итә.

* * *

Георгий яшьтән үк куркусыз булып үсә. Уналтынчы яше белән барганда, янгын чыккан йорттан тавышлар ишетеп, ул тәрәзәдән кешеләрне коткарырга ташлана. Йорт эченнән авыру карчыкны һәм куркынган балаларны алып чыга. Соңрак, Мәскәүдә тегү остаханәсендә өйрәнчек булып эшли башлагач, үзен мәсхәрәләүчеләрне акылга утыртырга да күп сорап тормый. Өйрәнчеклек вакыты төгәлләнгәндә, үзен хурлаган приказчикның башына таяк белән тондыра, ә анысы аңын югалтып идәнгә барып төшә. Бу вакыйгадан соң хезмәттәшләре аңа әтисенең исемен дә кушып «Георгий Константинович» дип дәшә башлыйлар.

1915 елның августында хәрби хезмәткә чакырылгач, Жуков офицерлар училищесына барыр­га хокукы булса да, рядовой солдат булып хезмәт итәргә керешә. Күрәсең, хәрби эшнең нечкәлекләрен аңламаган көйгә, яшьләре буенча үзенә әти булыр­лык солдатларга командалык итәргә теләми.

Жуков хезмәт итү чорында үзенең кискен характерын еш күрсәтә. Инде дивизия белән җитәкчелек иткәндә, ул Белоруссия хәрби округы башлыгы Уборевичтан шелтә алгач, җитәкчесенә шундый телеграмма җибәрә: «Сез хәрби округның чамадан тыш гаделсез җитәкчесе. Мин сезнең белән бергә хезмәт итәргә теләмим. Мине теләсә нинди башка округка җибәрүегезне сорыйм.» Уборевич яңадан тикшереп, шелтәне юкка чыгара, Жуковны тынычлыкта калдыра. Аның дивизиясе армиянең иң яхшысына әверелә.

Тагын бер шундый хәл турында да сөйлиләр. Ул хакта маршалның кызы Мария язып чыга: «Ниндидер бер тантаналы кичәдә кызмача өлкән яшьтәге большевик Ермаков Жуковка үзенең патша гаиләсен атып үтерүдә катнашуы турында сөйли, аның тәбрикләвенә өметләнеп кулын суза. Жуков сораулар бирер, котлар дип өметләнә. Ә маршал үзен башкача тота. «Мин палачка кул бирмим», – ди.

* * *

1941 елның 14 июнендә оборона халык комиссары Тимошенко һәм генштаб башлыгы Жуков Сталинга чик буе округ­лары гаскәрләрен генә булса да хәрби әзерлек хәленә китерү зарурлыгы турында белдерә. «Бу сугыш дигән сүз була бит», – ди Сталин. Һәм Тимошенко белән Жуковка кискен карашын юнәлтә. Аннары Жуков белән янәшә басып, болай ди: «Нәрсә, сезгә званиеләр һәм орденнарыгыз җитмиме? Сугышырга тели башладыгызмы?» Аннары ишеген шапылдатып ябып, бүлмәсеннән чыгып китә.

Бервакыт Рокоссовский Жуковның Баш командующий белән аралашуын күзәтеп тора: «Сталин үзенең кәефе китүен, калтырануын яшерми. Ниһаять, Сталин: «Сез ирекле, бар, китегез, уйлагыз, иптәш Жуков», – ди. Бүлмәдән чыкканда, Рокоссовский юлбашчы белән алай сөйләшергә ярамавын әйтә. «Без кайчак болай гына сөйләшмибез әле», – ди Жуков. Бервакыт, югары постлар биләүче хәрбиләр белән сөйләшкәндә, Баш командующий үзе дә бу фикерне кабатлый. «Сез барыгыз да, мин нәрсә генә әйтсәм дә, әйе, иптәш Сталин, әлбәттә, иптәш Сталин, сез бик акыллы карар кабул иттегез дип җөпләп торасыз. Бары бер кеше генә кайвакыт минем белән бәхәскә керә. Ул – Жуков».

Беренчесен – Көнбатыш фронт җитәкчесе, икенчесен аның урынбасары итеп раслагач, Сталин Жуков белән Коневка: «Әгәр Мәскәүне фашистлар алса, икегез дә башыгыз белән җавап бирәчәксез», – ди.

Бу вакытта инде немецлар, шушы көннәрдә Мәскәүне алачакбыз дип, Кызыл мәйданда җиңү маршы үткәрү репетицияләрен ясый башлаган булганнар. Ә совет гаскәрләрендә югалтуларны санап бетерә алмыйлар. Мәскәүгә омтылучы фашистларны туктату бик авыр­лык белән бирелә. Һәркемнән чигенмәве, дошманны уздырмавы таләп ителә. Приказны үтәгәндә, бик күпләр яу кырында ятып кала.

Тәртип урнаштыру өчен, Жуков иң кискен чараларны куллана, куркакларны гаскәр алдында хәтта атып та үтерә. «Уңышны кеше ите китерә дип уйламагыз, аны сугыш сәнгатен оста үткәрү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин», – дип кабатларга ярата ул.

«Маршал Жуков. Человек, который победил Гитлера» китабы авторы Альберт Акселл: «Бу сугышны стратег Жуковмы, әллә бүреген ыргытып эш итү принцибын кулланучы Жуков оттымы?», – дип сорагач, ул: «Бу сугыш кан коюга көйләнгән иде. Чөнки Гитлер башта ук юлда очраган һәрнәрсәне дә җимерергә, һәр дошманны үтерергә әмер бирде. Шунлыктан берәүне дә үтермәгез, догалар гына укыгыз дип пропагандалаган чиркәү хезмәткәрен хәрби җитәкче итеп куеп булмый иде. Үлем күп булды. Зур югалтуларсыз Гитлерны туктату мөмкин булмавын сугыш үзе раслады», – дип җавап бирә. 

* * *

1945 елның 15 мартында Гитлерның Берлин оборонасы комиссары Геббельс көндәлегенә шундый сүзләрне язып куя: «Ничек кенә яхшы әзерләнмәсен, безнең соңгы вакыттагы бер генә операция дә уңыш китермәде, барысы да көлгә әйләнде. Сталинның совет маршалларын кино йолдызлары кебек тәбрик­ләргә тулы хокукы бар».

16 мартта Геббельска совет генералларының, маршалларының бөтен нечкәлекләре белән язылган характеристикалары һәм биографияләре тупланган китапны бирәләр. Алар белән танышкач, Геббельс көндәлегендә шундый язма барлыкка килә: «Мин китап турында фюрерга хәбәр иттем. Без, гомумән, андый җитәкчеләргә көндәшлеккә керә алмыйбыз дип өстәдем. Фюрер минем фикер белән тулысынча килеште».

Геббельс ни өчендер бу вакытта иң хәлиткеч юнәлешләрдә хәрәкәт итүче маршал Жуков фоторәсемен карап утыруы турында телгә алмый. Моны белгәннән соң, маршал «минем фотоны каян тапканнардыр, ул хәтта минем үземдә дә юк», – дип гаҗәпләнә.

Жуковның маршал Васильевский белән бергәләп Сталинград янында, Курск дугасында вермахтны тар-мар итү планнарын эшләве, Висла–Одер операциясен сокланырлык итеп оештыруы мәгълүм. «Рим империясе таркалгач, мондый хәлне Европаның күргәне булмады, – дип яза соңрак немец генералы Меллентин. – Берлинның, шулай ук Геббельсның үзенең дә язмышы нәкъ менә шушы кешегә бәйле булды.

Котылу мөмкинлеге калмавын Геббельс та яхшы аңлый.

* * *

Маршалның бөтен тормыш юлы риваятькә ошаган. Патша армиясендә хезмәт иткәннән соң, ул ничектер концлагерьга эләкми калган, ике тапкыр Георгий тәресе алган, берничә тапкыр яраланган, контузия алган, бер колагы ишетми башлаган, тиф белән авырган, тик маршалга кадәр күтәрелгән. Сталинга да кычкырырга гадәтләнгән кешене ничектер яшерен рәвештә берәр йорт ишегалдында үтереп ташламаганнар. Сугыштан соң күпме шикаятьләр язылса да, Жуков исән калган. Сталин үлгәннән соң да, һәркем аның белән исәпләшкән.

Гади халык та Георгий Константиновичны төрлечә бәяләгән. Кайберәүләр коткаручы дип аңа табынган, икенчеләре «канэчкеч» дип атаган.

Жуковның кызы Мария бер китапта әтисенең Аллага ышанганмы-юкмы икәнлеге турында мәгълүмат булмавына гаҗәп­ләнүен белдерә, аның динне хөрмәт итүен раслый. Киевта маршал фашистлардан азат иткән гаҗәеп Гербовец изге ана иконасы сакланган. Жуковның фронтларда Казан изге ана иконасын йөртүе дә мәгълүм. Күптән түгел моны архимандрит Иоанн (Крестьянкин) да раслый. Бервакыт маршал Брест өлкәсенең Омелец руханиеннән хат ала. Ул илбасарларның барлык чиркәү чаңнарын алып китүләреннән зарлана. «Бик тиздән маршалдан бер тонна авырлыктагы посылка килеп төшә. Анда өч чаң салынган була, – дип яза Мария. – Чаңнар бүген дә чиркәүләрдә эленеп тора. Маршалның хаты да саклана».

«Мин тиздән үләрмен, теге дөньядан сине күзәтеп торыр­мын, авыр хәлдә калган минутларыңда яныңа килермен», – дип яза әтисе 16 яшьлек Машага. Күптән түгел Мария Георгиевна бу хакта белдерә (күрәсең элегрәк бу сүзләр сәер тоелгандыр). Мөгаен, әтисе кеше рухы мәңгелек дип санаган, дингә чын күңеленнән табынган булгандыр.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев