Мәдәни җомга

“Ватан өчен сугышка”

Карелия фронтында 1943 елның гыйнварында «Ватан өчен сугышка» исемле газета чыга башлый. Ул атнага ике тапкыр ике битле булып дөнья күрә. Газетаның мөхәррир урынбасары журналист - Александр Герасимов, хәрби корреспондентлар: журналистлар Бари Корбанов, Минһаҗ Җамалиев, корректор - Каюм Иманкулов. Язучы Габдрахман Әпсәләмов 1943 елның 26 маеннан шул газета редакциясендә эшли...

Карелия фронтында 1943 елның гыйнварында «Ватан өчен сугышка» исемле газета чыга башлый. Ул атнага ике тапкыр ике битле булып дөнья күрә. Газетаның мөхәррир урынбасары журналист - Александр Герасимов, хәрби корреспондентлар: журналистлар Бари Корбанов, Минһаҗ Җамалиев, корректор - Каюм Иманкулов.
Язучы Габдрахман Әпсәләмов 1943 елның 26 маеннан шул газета редакциясендә эшли башлый.
1943, 11 июнь. Г.Әпсәләмов - Атилла Расихка:
«Мин килер алдыннан редакциядә зур үзгәрешләр булган. Элекке мөхәррир урынбасары Александр Герасимов белән хәбәрче Минһаҗ Җамалиев резервка күчеп киткән. Соңыннан Герасимовның Кёнигсберг өчен барган сугышларда батырларча һәлак булганын ишетеп бик кайгырыштык. Җамалиев турында бернәрсә дә ишетелмәде. Сугыштан соң да тавыш-тыны чыкмады. Хәер, ул Татарстанныкы түгел иде шул.
Майор Бари Корбановны мөхәррир урынбасары итеп билгеләделәр. Хәбәрче булып Политуправлениедән бик булдыклы һәм гаять кешелекле өлкән лейтенант Мөхәммәтша Сабельев килде. Каюм Иманкулов әүвәлгечә корректор булып калды, мин - гади сержант - редакциянең җаваплы сәркатибе итеп билгеләндем».
Редакция поезды Акдиңгез, Кандалакша, Кола шәһәрләрендә тора, ә газетаның саннары Ладога күленнән алып, бөтен Көньяк һәм Төньяк Карелия, Заполярье һәм Петсамо өлкәләре буйлап, Норвегиянең Киркенес шәһәренә кадәр тарала.
1943 ел, 29 август. Беренче биттә «Һәр адымда - дошманга үлем! Фашистларны төньякта да, данлы Харьков дивизияләренең сугышчылары кыйнаган кебек, оста кыйнарга!» сүзләр астында шундый материаллар урнаша: «Сугышта бары алдагыларга гына тиңләшергә» исемле баш мәкалә, «Совет Информбюросыннан» оператив сводкалар, ефрейтор Д.Корякинның «Дошман тылында», капитан-лейтенант В.Соловьёвның «Гитлерчыларның атакасы кире кайтарылды», снайпер Б.Мөхәммәтхановның «Юлбашчы приказы белән рухланып», лейтенант Г.Фроловның «Тигезсез бәрелештә», өлкән сержант И.Мокшинның «Мессершмитт-109» бәреп төшерелде», кызылармеец Н.Сәмигуллинның «Москва салют бирә» дигән шигыре һәм И.Козьминскийның фотосы дөнья күрә. Фотода: «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән радист ефрейтор Копылов. Күптән түгел булган сугышта ул зур сугышчан осталык күрсәтте, дошман артиллериясе уты астында элемтәнең туктаусыз эшләвен тәэмин итте».
Икенче биттә «Красная Звезда» газетасының 21 августта М.И.Калининның «Бердәм сугышчан семья» исемле мәкалә басыла.
1944 елның язында ике фронт - Карелия һәм Волхов фронтлары идарәләре бергә кушыла. Редакциядә дә үзгәрешләр барлыкка килә. 1944 елның мартында Волхов фронтының «Фронт правдасы» газетасыннан эшкә килгән майор Габделхәй Хәбиб мөхәррир урынбасары итеп билгеләнә. Өлкән лейтенант, шагыйрь Әхмәт Фәйзи - хәрби корреспондент була, ә журналистлар Бари Корбанов һәм М.Сабельев резервка - Мәскәү карамагына китә.
«Әхмәт Фәйзи күзлек белән дә начар күрә иде. Беренче командировкасында ул бер подразделениедән икенчесенә барышлый, ялгышлык белән, мина кырына килеп кергән. Билгеле инде, аны күреп кешеләрнең котлары очкан - менә-менә шартлавы ихтимал бит. Ләкин, бәхеткә, ул бөтен мина кыры аша узып та (үзе, әлбәттә, моны белмәгән) хәвеф-хәтәргә очрамаган. Шуннан командирлар аны туры редакциягә кайтарып җибәргән... Шул ук көннеме, әллә икенчесендәме, Әхмәт Фәйзи Мәскәүгә, резервка китте», - дип яза шушы көннәр хакында Г.Әпсәләмов үзенең истәлегендә.
Редакциягә хәрби корреспондент булып 7 нче Армиядәге 114 нче укчы дивизиянең 363 укчы полкында элемтә ротаның радиостанция башлыгы булган сержант Гыйззулла Габидуллин (татар шагыйре, аның әдәби тәхәллүсе - Гыйз-әл-Габид), ә корректорлыкка сугышчы Мид­хәт Яхин килә.
1944 ел, 8 июнь. Г.Әпсәләмов - А.Расихка: «Әхмәт Фәйзи белән очраштык та, бер көннән аерылыштык. Ул Москвага китте, аннан IV Украин фронтына җибәргәннәр дип ишеттем. Озаклап сөйләшеп булмады».
1944 елның 21 июньдә Карелия фронтында кайнар көннәр башланды. Совет гаскәрләре Лодейное Поле шәһәре янында киң сулы Свирь елгасын кичеп, һөҗүмгә күчте. Бу һөҗүм дошманны эзәрлекли-эзәрлекли Финляндия җиренә барып керү һәм Финляндиянең сугыштан чыгуы белән тәмамланды. Бәрелешләр бик каты булды, дошманның төп көчләре тар-мар ителде. Илебезнең ике мең километрга сузылган төньяк чикләр торгызылды, бары тик ерак төньякта - Печенга (Петсамо) юнәлешендә генә гитлерчылар калды.
1944 елның көзендә курсларны тәмамлап, сержант Г.Әпсәләмов офицер була.
1944 ел, 5 ноябрь. Беренче биттә Верховный Башкомандующий И.В.Сталинның «Советлар Союзы Маршалы Мерецковка, адмирал Головкога» приказы. Аннан өзек: «Карелия фронты гаскәрләре, Төньяк флот берләшмәләре һәм караблары белән берлектә хәрәкәт иткән хәлдә, Заполярьеның кыен шартларында һөҗүм итеп, бүген, 1 ноябрьдә, Печенга (Петсамо) өлкәсен немец илбасарлардан тулысынча азат итүне төгәлләде...
Ирешелгән җиңүне истә калдыру теләге белән, Печенга өлкәсен азат итү өчен сугыш­ларда үзләрен аеруча яхшы күрсәткән Карелия фронты берләшмәләрен һәм частьларын, шулай ук Төньяк флот берләшмәләрен һәм карабларын орденнар белән бүләкләүгә тәкъдим итәргә.
Печенга өлкәсен азат иткән Карелия фронтының батыр гас­кәрләренә һәм Төньяк флот диңгезчеләренә Ватаныбызның башкаласы Москва бүген, 1 ноябрьдә, 21 сәгатьтә, ике йөз егерме дүрт орудиедән егерме артиллерия залпы белән Ватан исеменнән салют бирә.
Печенга өлкәсен азат итү өчен сугышларда катнашкан Сезнең җитәкчелектәге гаскәрләргә, шулай ук Төньяк флот берләшмәләренә һәм карабларына бик яхшы сугыш хәрәкәтләре өчен рәхмәт белдерәм.
Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышларда корбан булган геройларга мәңгелек дан!
Үлем немец илбасарларына!
Верховный Башкомандующий
Советлар Союзы Маршалы И.Сталин.
1 ноябрь 1944 ел».
Икенче биттә Верховный Башкомандующий И.В.Сталинның «Советлар Союзы Маршалы Малиновскийга» (4 ноябрь 1944 ел) приказы, «Совет Информбюросыннан» оператив сводкалар, СССР Наркомминделының информбюросының «Совет-Швейцария мөнәсәбәтләренә карата» сводкасы, лейтенант Г.Камиловның (язучы Габдрахман Әпсәләмовның шул чордагы әдәби тәхәллүсе) «Хат укыганда» дигән мәкаләсе һәм Я.Гудковның фотосы урын ала. Фотода: «Заполярьеның кыен шартларына карамастан, безнең сталинчыл лачыннар дошманга өзлексез ударлар ясады. Н-че авиачастьның бомбардировщиклары сугышчан очыш алдыннан».
Өченче биттә «Кызыл Армия сугышчылары! Сугыш осталыгыгызны армый-талмый яхшыртыгыз, гаять яхшы хәрби техникабызны тулысынча файдаланыгыз, дошман гаскәрләрен тәмам тар-мар иткәнгәчә кыйнагыз!» дигән сүзләр астында кызылармеец Әхмәт Газизовның «Штурм», сержант Зәки Юлбарисовның «Ватан өчен!», сержант Б.Науменконың «Старшина Павловның даны» дигән хәбәрләр, сержант Вәли Зәйнуллинның «Мин солдатың синең» исемле шигыре һәм Я.Гудковның фотосы басыла. Фотода: «Кече лейтенант Е.Румянцевның сугышчылары тау аралыгында ныгыган дошманга атака ясый».
Дүртенче биттә Г.Әпсәләмовның «Зәңгәр кыя» исемле хикәясе, «Чит илләрдә»ге рубрика астында «Көнбатыш Европада сугыш хәрәкәтләре», «Англия авиациясенең октябрьдагы хәрәкәт йомгаклары» һәм Я.Гудковның фотосы басыла. Фотода: «Норвегия. Безнең гас­кәрләр тарафыннан азат ителгән Киркенес халкы, шәһәрдән 8 километрдагы тоннельдән, немецлардан яшерелгән җиреннән чыга».
1944 ел, 12 ноябрь. «Ватан өчен сугышка» редакциянең поезды Мурманск тирәсендәге Кола дигән станциядә торганда үзенең соңгы 190 нчы санын чыгара. Бу санда Г.Әпсәләмовның «Төньяк каһарманнары» дигән очеркы дөнья күрә.
Бари Корбанов үз истәлегендә Г.Әпсәләмов турында болай дип яза: «Бу тырыш каләм остасы, газетабызны номердан номерга яхшырта бару өчен аны күп меңләгән татар сугышчыларын явыз дошманны оста дөмбәсләүгә, тизрәк тар-мар итүгә туплаучы материал белән баету өчен көчен, вакытын кызганмады».
1944 ел, 20 ноябрь. Г.Әпсәләмов - А.Расихка:
«Ниһаять, биредә дошманның эшен бетердек. Хәзер язмыш кайсы фронтларга илтеп ташлар - билгесез».
Габдрахман Әпсәләмовның газета битләрендә «Немец-фашист җинаятьчеләргә - үлем!» (1943 ел, 1 июль), «Татар егете, Разия өчен, нәни Сафия өчен, барлык совет кешеләренең каны өчен фашистлардан үч ал!» (1944 ел, 20 февраль), «Кыска дулкында» (1944 ел, 1 июль), «Мәңгелек дан» (1944 ел, 16 июль) исемле мәкаләләре; «Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов» (1943 ел, 5 июль), «Тәвәккәл таш ярыр» (1943 ел, 29 октябрь), «Сәүбән Зарифуллин» (1944 ел, 30 март), «Сержант Ильясов» (1944 ел, 9 апрель), «Казах егете» (1944 ел, 16 апрель), «Ярсу күңел» (1944 ел, 2 июнь), «Биеклек» (1944 ел, 18 июнь), «Куолоярви фаҗигасе» (1944 ел, 12 октябрь), «Совет хәрби пленныйларын юк итү» (1944 ел, 15 октябрь), «Күпер» ((1944 ел, 18 октябрь), «Галим Шәкүров» (1944 ел, 22 октябрь), «Яшь офицер» (1944 ел, 29 октябрь) исемле очерклары басыла.
«Ватан өчен сугышка» дигән фронт газетасында Хатип Гос­манның «Өлкән кардәшебез» (1944, 14 май) исемле очеркы да дөнья күрә.
Матбугатка әзерләүче Әлфия ШАМОВА.
."Ватан өчен сугышка" газетасының берләштерелгән редакциясе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: