Мәдәни җомга

Кырым легендасы – Әмәтхан!

Әмәтхан Солтан... Очучылар дөньясында бу исемне белмәгән кеше юк.

Еллар үтәр, буыннар алышыныр, дәүләтләр юкка чыгар һәм кабат торгызылыр, әмма кырымтатар  улы Әмәтхан Солтанның шанлы исеме халык хәтерендә һәм тарихта мәңге сакланыр. Үзенең 30 ел гомерен күккә багышлаган бу куркусыз очучы, искиткеч тыйнак кеше белән без һәрвакыт горурланачакбыз. Әмәтхан Солтан 25 яшендә үк инде – ике тапкыр Советлар Союзы Герое! 


Аяныч ки, аның тормышы гел ал да гөл булмаган. Сугыш елларында, көненә әллә ничә тапкыр һавага күтәрелеп, фашист асларына каршы тору; тыныч вакытта Жуковский шәһәрендә, көн саен гомерен куркыныч астына куеп, яшерен очу аппаратларын сынау; үзе идарә иткән очкычта беренче совет космонавтлары өчен авырлык югалу шартларын тудыру; тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән очу чиген үтү; самолетка һавада ягулык салу күнекмәләрен сынау – аның тормышының кайбер фактлары гына. Әлеге тормыш аңа сынауларны да бик күп әзерләгән, һәм аларның төп сәбәп­ләреннән берсе – Әмәтханның Кырым татары булуы.  

Россиянең “Крылья Родины” студиясендә Андрей Симонов төшергән “День Победы. Крымские татары. Амет-Хан Султан”  документаль фильмында бу турыда  ачык  әйтелә: “Тыныч тормышка җайлашу кыен. Очу эшенә беркая да алмыйлар, акча да, торыр урын да юк. Хатыны һәм бәләкәй улы белән кунакханәдә яшәргә туры килә. Боларның барысына да аның милләте гаепле булып чыга, чөнки анкеталарда Әмәтхан Солтан үзен Кырым татары дип күрсәтә. Бу предприятиеләрдәге эшкә алучыларны куркыта...”

Һәм бары тик үзенең командармы, сугышчан дусты Тимофей Хрюкин ярдәмендә генә 1947 елда Әмәтхан институтка очучы-сынаучы булып урнаша ала. Кыска вакыт эчендә ул әйдәп баручы сынаучыларның берсенә әйләнә. Канатлы ракета прототибын сынаган өчен аны өченче тапкыр Герой йолдызына тәкъдим итәләр. Әмма... “Канатлы ракета прообразын сынаган өчен Әмәтханга өченче тапкыр Герой исеме бирелергә тиеш була, әмма... милләте кабат комачау­лый. Кырым татары өч тапкыр Советлар Союзы Героемы? – Моның булуы мөмкин түгел!.. Нәтиҗәдә Әмәтханга Кызыл Байрак ордены һәм II дәрәҗә Сталин премиясе бирәләр” (А.Симонов. “День Победы. Крымские татары. Амет-Хан Султан”).  

Фильмда очучының космонавтлар бе­лән хезмәттәшлеге дә яктыртыла: ­“60нчы еллар башында Әмәтхан космонавтларның авырлык югалу шартларындагы беренче очыш күнегүләрендә катнаша, аларның күбесе белән таныша. Кинохроника кадрларында без аны  Юрий Гагарин  янәшәсендә күрәбез. Планетаның тәүге космонавты, очучы-сынаучыларны Беренче май белән котлау өчен, Жуковский шәһәренә килә. Аларның искиткеч авыр хезмәте булмаса, үзенең очышы да булмас иде – ул шуны  бик яхшы аңлый.”

1944 елның 18 маенда Алупкада Әмәтхан Солтанның әти-әнисе яшәгән йортка да кызылармиячеләр бәреп керә. Һәм кабат бары тик Т.Хрюкин гына аларны сөрелүдән саклап кала. 

Үзенең гадәттән тыш хәленә карамастан, Әмәтхан һәрвакыт үз халкы белән бергә була. 1960 елларда ук партия һәм совет органнарына туган халкын Кырымга кайтаруны дәгъвалап язган мөрәҗәгатьләрдә аның имзасы беренче булып тора. Болар берсе дә эзсез үтми. Әмәтханны күреп белүчеләрнең бу турыда хатирәләре саклана әле. 

Авиация дөньясындагы искиткеч казанышлары хөрмәтенә Әмәтхан Солтанның исеме Франциядәге Ле-Бурже авиасалонындагы стелага язылган. Ул планетадагы иң шәп очучылар дистәсенә керә. Туган шәһәре Алупкада һәм Дагстан башкаласы Махачкалада аның бюсты куелган. Ярославльдә, ул таран ясап фашист асын бәреп төшергән урында, 2010 елда аңа һәйкәл ачылган. Әмәтхан Солтан бюсты Киевтәге Дан аллеясендә, Кировоград югары очучылар академиясендә дә куелган. Ә менә Акмәчет (Симферополь) хакимияте 2010 елда куярга планлаштырылган һәйкәлне урнаштыру өчен һаман акча таба алмый.

Кызганыч ки, без хәзергә кадәр әлеге бөек Кеше, Герой, данлыклы кырымлыга тиешле хөрмәтне күрсәтә алмыйбыз. Халыкның каһарман исемен Акмәчет аэропортына бирү турында мөрәҗәгатьләре күп еллардан бирле игътибарсыз калдырыла килә. 2015 елда Украина Югары Радасы бу турыда соңлаган  карар кабул  итте, әмма ул вакытта инде Россия вәкаләтендә булган Кырымда моны эшләү мөмкин түгел иде... 2018 елда “Новые имена России” Бөтенроссия конкурсы кысаларында башта Әмәтхан Солтан исеме бөтенләй исемлеккә кертелмәде, халыкның күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң кертелеп, тиз арада күп тавыш җыйса да, 2019 елда Симферополь аэропортына  Кырым башлыгы С.Аксенов яклап чыккан Айвазовский исеме бирелде. Тарих кабатлана, күрәсең. Сәбәбе нидә? Әмәтхан Солтанга өченче тапкыр Герой исеме бирергә комачаулаган сәбәп үк түгел микән?!

Диләвер ОСМАН, Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе.


Әмәтхан турында сугышчан дуслары сөйли

Авиация маршалы ­ А.Голованов: 

– Легендар очучы-сынаучы, Кырым татары Әмәтхан Солтан һәлак булды. Туган шәһәре Алупкада аңа үзе исән чакта ук һәйкәл куйганнар иде. Беренче тапкыр Герой исемен аңа авырлык белән бирделәр, икенчесен дә... Ул үткәргән сынауларның һәркайсы өчен Галлай кебекләр Герой исемен алды. Ә аңа бирмәделәр... Мин, безнең илдә башка шундый очучы булмады, дип уйлыйм. Әлбәттә, ничек кенә хөрмәт итсәм дә, Покрышкинны да, башка беркемне дә аның белән чагыштырырлык та түгел.

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое, 8 нче һава армиясе командующие, авиация генерал-полковнигы Т.Хрюкин: 

– Бу гаҗәеп тыйнак һәм оялчан кеше, күккә күтәрелгәч, бөтенләй үзгәрә һәм сугышта искиткеч кыю, оста лачынга, чын бөркеткә әверелә.

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое, авиация генерал-майоры А.Рязанов:

– Бу тормышта Әмәтханга авыр сынаулар бирелде. Ул аларның барысын да лаеклы кичерде, һәм халкына намуслы хезмәт итеп, гомеренең азагына кадәр җиңелмәс һава сугышчысы булып калды. 

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое, авиация генерал-полковнигы ­В.Лавриненков: 

– Дошман самолетлары саны  берничә тапкыр артыграк булса да, Әмәтхан беркайчан да куркып калмый иде. Ул дошманны зирәклеге, хәйләкәрлеге, кыюлыгы белән җиңде... Ул һәр очыштан мөмкин кадәр күбрәк файда алырга тырышты. Очучылар тикмәгә генә аның белән очарга яратмый иде, алар яхшы белә: Әмәтхан дошманны һичшиксез табачак... Әллә нинди катлаулы хәлләргә эләксә дә, ул һәрвакыт өстен чыга. 

Дусты, француз, “Нормандия­-Неман” авиаполкы очучысы Франсуа де Жоффр: 

– Мин үземнең күптәнге дус­тым – ике тапкыр Советлар Сою­зы Герое, данлыклы “таран короле” Әмәтханны очраттым. Берничә сәгать гәпләштек, һәм мин бу кара бөдрә чәчле чибәр ир-атны рәхәтләнеп тыңладым... Ул Советлар Берлегендә бик популяр. Аның күпсанлы батырлыклары турында хикәятләрне атналар буе тыңлап була  торгандыр!

Советлар Союзы Герое, авиация генерал-майоры ­А.Голубов: 

– Мин үзем дә куркак түгел. Мин дә сугышның азагына кадәр күктә фашист аслары белән сугыштым. Әмма минем һава сугышларында Әмәтхан Солтан кебек гайрәтле тагын беркемне дә очратканым булмады, андый батырлыкны башка күрмәдем дә, ишетмәдем дә. Күргәнем булды, диючеләргә дә ышанмаячакмын. 

Советлар Союзы Герое, ­9нчы аслар полкының беренче командиры, подполковник Л.Шестаков (1943 елда батырларча һәлак булган): 

– Әмәтхан – ул сугыш алып бару остасы гына түгел, очкычның бөтен мөмкинлекләрен файдалану остасы да. Очучы буларак аңа тиңнәр юк. Командир буларак – үзенә дә, үзенә буйсынучыларга да таләпчән. 

Иң якын дусты һәм даими аңа ияреп очучы самолет пилоты И.Мальков: 

– Аның тәҗрибәсе һәм осталыгы шулкадәр югары, кыюлыгы шулкадәр зур иде ки, бервакыт немец очкычын безнең территориягә төшәргә мәҗбүр иткәч, Әмәтхан шундук фашист самолетының кабинасына кереп утырды да, аны һавага да күтәрде. Без, Әмәтханның дуслары, аның шундый булуын белә идек. Аның күзләре бик үткен иде: кояш ягыннан очсалар да, дошман самолетларын ул беренче булып күреп ала. Күзенең шундый үткенлеге безне күп тапкыр үлемнән коткарды.

Дусты, танылган конструктор, Советлар Союзы Герое В.Ильюшинның җеназада ­чыгышыннан: 

– Дустым Әмәтхан һәлак булды. Ул ике тапкыр Советлар Союзы Герое. Тик шуны белегез: чынлыкта ул – ДҮРТ ТАПКЫР Советлар Союзы Герое. Әмма аңа бу исемне бирмәделәр, Дәүләт премиясе белән бүләкләделәр. Кызганычка, ул үзе лаек булган исемнән мәхрүм калды... Мин башка мондый очучыны белмим... 

Диләвер ОСМАН, Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: