Мәдәни җомга

Хәтер яшәргә тиеш! 

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын быел Алабугада ике фронтовик-сталинградчы – 2019 елның 26 мартында  101 яшен билгеләп  үткән Миннемулла Нәҗипов һәм 18 майда 97 яшен тутырган Мирзәхмәт Муллахмәтов каршылаган иде.

Өченче июль иртәсендә Мирзәхмәт Муллахмәт улы фанилыктан мәңгелеккә күчте. Сугыштан соңгы җимереклек елларында  әүвәл Алабуга районының Салавыч  авылында  “Кызыл Әләм” колхозын алдынгылыкка чыгарган, аннары аны өстәгеләр фәрманы белән  1958 елда Иске Юрашка кушкач, иң артта сөйрәлгән хәерче колхозны узган гасырның 80нче еллар башына миллионер иткән шәхес, РФ күләмендәге персональ пенсионер һәм Алабуганың шәрәфле гражданы булса да, бик тыйнак яшәде. Ул Иске Юрашта 25 ел рәислек итү дәверендә (бөтен рәислек итүе 36 ел), авылларыбыз янәшәдә генә булса да, аның Сталинград “тәмугы”нда кайнавы хакында бихәбәр идем.Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә сирәк кенә исән калган сугыш ветераннары турында мәкалә язу уе белән Мирзәхмәт ага яши торган йортның фатир ишеген кактым, һәм фронтовик-сталинградчы сөйләгәннәр мине чын мәгънәсендә тетрәндерде. Нәтиҗәдә “Без белмәгән сугыш” дигән әдәби-документаль повесть дөнья күрде һәм 2015 елның май санында “Казан утлары” журналында басылып та чыкты.

1941 елның сентябрендә сугышка алынып, яңа оешып килүче Һава десанты гаскәрләренә билгеләнгән Салавыч  егете берничә айлык өйрәнүләрдән соң 1942 елның 17 февраль төнендә 1нче номерлы һава десанты корпусының 1 нче бригадасы составындагы  600 кешелек батальонны Ейск каласы тирәсендәге тирән дошман тылына ташлыйлар (десант уңышлы булса, аннары һөҗүмне җәелдереп башка бригада һәм корпуслар­ны ташлау да күздә тотыла). Немецлар йоклап ятмый, аларның разведкасы әйбәт эшли, алар инде һавадан төшереләсе десант турында алдан белеп торалар. 600 иң яхшы әзерлекле, иң “элиталы”саналган сугышчы фашистлар чолгап алган мәйданга сикерә. Немецлар җирдән күккә яктырткыч ракета да чөя, аның парашюты ачылып, әйләнә-тирәне көн яктысыннан да яктырак итә. Һавада чагында ук дошман парашютчыларны чүпли башлый. Шулай да йөзләп сугышчыга исән-имин төшеп җитәргә насыйп була. Аста буран һәм янәшәдә карурман булу коткара. Батальон комиссары исән калган икән, ул төркемне кыенлык белән бер йодрыкка туплый. Төннәрен урманнар аша хәрәкәт итеп, сугыша-сугыша, март урталарында фронт сызыгы аша чыгып  үзебезнекеләргә кушылалар. Аралары нык сирәгәйгән, җиткән сакал-мыеклы, тәмам йончыган  десантчыларны инде Берия палачлары саналган особистлар каталажкага ябып көнен дә, төнен дә сорау алып тинтерәтә. Батальон комиссарын беренче көнне үк каядыр алып китеп юкка чыгаралар. Рядовой солдатларга да һаман бер үк сораулар:нигә дошманга сатылдың, нинди корткычлыклар эшләргә куштылар һ.б.Ниһаять, шик астына эләккән десантчыларны тынычлыкта калдыралар һәм элек хезмәт иткән частьларына кайтаралар. Командование Волхов фронтында һөҗүмгә күчеп, ике урыннан немец оборонасын өзүне һәм, аларның тылына төшеп, зур группировкаларын камалышта калдыруны планлаштыра.Тик хәйләкәр дошман бу юлы да өлгеррәк булып чыга, өч-дүрт көнгә алданрак җитешеп, Кызыл Армия позицияләрен утка тота. Фронтның беренче һәм икенче линияләрен дә өзеп, тирән тылга үтеп керә. 1942 елның июнь башларында Мирзәхмәт Муллахмәтов хезмәт иткән 1нче һава-десант корпусын 37 нче укчы гвардия дивизиясе итеп  үзгәртеп коралар, июнь ахырларында ашыгыч рәвештә Мәскәү астыннан Воронеж юнәлешенә күчерәләр. Аннары сугыша-сугыша Дон елгасына кадәр чигенү. Берникадәр вакыттан 37нче дивизияне Сталинград тирәсенә күчерәләр. Атаклы Мамай курганында үзе күргәннәрне менә ничек искә ала Мирзәхмәт ага: 

– Адәм баласы түзә алмаслык шартларга да күнегә икән. Бөтен тирә-юньдә – үлем, үлем. Фашист көндез бар булган тимер ташкыны, җанлы көчләре белән күктән һәм җирдән ябырыла, урыны белән елга ярына да килеп җитә. Шәһәр үзе 70 чакрымга кадәр сузыла, ә иңгә 3-4 чак­рымнан артмый.Төнлә безнең гаскәрләр контрһөҗүмгә күчә, югалткан позицияләрне зур корбаннар бәрабәренә кире кайтара. Кайчагында нинди дә булса объект, ныгытма тәүлегенә  3-4 һәм аннан да күбрәк тапкыр кулдан-кулга күчә... Мамай курганындагы грандиоз “Ватан – Ана” һәйкәл обелискы нәкъ без фашистларга каршы сугышкан позицияләр янәшәсенә тергезелгән, – ди фронтовик. 

Шуннан ерак түгел 37 нче гвардия укчы гвардия дивизиясе командиры, Советлар Союзы Герое генерал-майор Виктор Же­лодовның җәсәде җирләнгән (Сталинград тәмугыннан генерал үзенең 100ләп сугышчысы белән  генә исән чыккан).  Мирзәхмәт Муллахмәт  улы, әгәр яраланып, мең бәлаләр  белән Иделнең  аръягына чыкмаса  һәм Казан гос­питальләренең  берсендә дәваланмаса, ай-һай, исән калыр иде микән? 

Фронтовик реабилитация  курсы узганнан соң инде тупчы сыйфатында Курск дугасындагы бәрелешләрдә катнаша. Бу операциядә күрсәткән батырлыклары өчен III дәрәҗәдәге сугышчан Дан ордены белән  бүләкләнә (аның янә өч медале бар). Җиңүне Прагада каршылый. 

Хатыны Хәләмгөл апа белән 8 бала тәрбияләп үстергән Мирзәхмәт ага тыйнак булу өстенә үрнәк әти дә иде. 4 малай һәм 4 кызның һәркайсы диярлек югары белем алып, хәзер үзләре инде әби-бабай булды. КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеев шәхсән үзе Мирзәхмәт Муллахмәтовка персональ файдалану өчен “Волга” машинасы бирдертә. “Волга” бирдерү бер нәрсә, монда мине нык гаҗәп­ләндергәне һәм сокландырганы шул булды: Мирзәхмәт ага күп тә үтми, горком секретарьләре генә җилдерә торган кәттә машинасын ул чактагы УКС җитәкчесенең тузган-тау­шалган ГАЗ-69 ына алыштыра.

Ул моны кызык өчен генә эш­ләми, элиталы машинага ия булган “эшем кешесе” шуннан соң Ленин исемендәге колхозга  төзелеш материаллары җибәрә. Нәтиҗәдә берничә ел эчендә Иске Юрашта яңа терлекчелек комплексы, машина-трактор паркы, орлык складлары, ике катлы мәдәният йорты һ.б. пәйда була. Бу объектлар әле файдалануда. Улы Рифкат әфәнде әйтүенчә, Мирзәхмәт ага һәрчак киләчәкне уйлап, салкын акыл, төгәл исәп белән эш иткән, хәзерге күпчелек җитәкчеләрдән аермалы буларак, беркайчан иң элек үзенең җаен кайгыртмаган. Моны раслау өчен мисал китерү урынлы булыр: хезмәт көненә халыкка ашлык өләшә башлагач, Рифкат Муллахмәтов бер-ике иптәше белән ток-амбарга барып, капчыкларга ашлык тутыра һәм трактор белән ихаталарына кайтара. Шулчак Мирзәхмәт ага кайтып төшә һәм: “Бу нинди капчыклар?” –  дип сорый. Хезмәт көненә бирелгән ашлык икәнен белгәч, шундук кире илтеп бушатырга куша. “Мин бөтен халык алып бетергәннән соң, иң соңгы кеше булып алырга тиеш, улым”, – дип аңлата ул гамәлен.Рифкат әтисе кушканча эшли – капчыкларны кире амбарга илтеп бушата. “Без әтидән урлашмаска, кешенекенә тимәскә, үзебезнең хезмәт белән яшәргә өйрәнеп үстек”, – ди ир заты.

Элекке фронтовикларның саны елдан-ел кими, яшәргә тиеш, сугыш ветераннарына ка­гылышлысы бигрәк тә. Ә якты дөньяларда  яшәвебез белән без аларга бурычлы. Мирзәхмәт ага Муллахмәтовка килсәк, ул яшәгән йортка мемориаль такта урнаштыру, Алабуга каласының берәр урамына аның исемен  (яисә Иске Юраш авылы урамына) бирү бик урынлы булыр иде. 

Фирдәвес ХУҖИН.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: