Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

ЙОЛДЫЗНАМӘ

МАМЫК ШӘЛДӘЙ ЙОМШАК БУЛЧЫ, КӘҖӘ ЕЛЫ! Кучкар (21.03-20.04) Быел Кучкарларга үзләренең эгоизмнарын җиңәргә һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнергә туры киләчәк. Булдыра алсалар, эшләре уңар. Яңа ел карьерада да, иҗатта да, аралашуда да кызыклы вакыйгаларга бай булачак. Кискен үзгәрешләргә әзер булган очракта иң кыю хыялларны да һич курыкмый тормышка ашыра...

МАМЫК ШӘЛДӘЙ ЙОМШАК БУЛЧЫ, КӘҖӘ ЕЛЫ!

Кучкар (21.03-20.04)

Быел Кучкарларга үзләренең эгоизмнарын җиңәргә һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнергә туры киләчәк. Булдыра алсалар, эшләре уңар. Яңа ел карьерада да, иҗатта да, аралашуда да кызыклы вакыйгаларга бай булачак. Кискен үзгәрешләргә әзер булган очракта иң кыю хыялларны да һич курыкмый тормышка ашыра башларга вакыт.

Сәламәтлек шактый зәгыйфь. Сентябрьгә кадәр - иң катлаулы чор, иммунитетны ныгыту белән шөгыльләнү әйбәт булыр. Тибет һәм кытай медицинасын авыруларны кисәтү өчен кулланырга була. Ә менә рәсми медицинага мөрәҗәгать итү, дарулар белән дәвалану, хирургик операцияләр ясатудан тыелып тору зарур. Яклауга иң мохтаҗ системалар - ашкайнату әгъзалары һәм бөерләр. Бавыр һәм үт куыгына да игътибарлырак булу сорала. Сентябрьдән бөтен чирләр артта кала, салкын тию ихтималы гына бар.

Үгезбозау (21.04-20.05)

Үгезбозаулар өчен катлаулы ел якынлаша: күп кенә нәрсәгә мөнәсәбәтне үзгәртергә туры киләчәк, әмма нәтиҗәдә барысы да үз җаена килергә тиеш. Иң мөһиме, йорт, гаилә, эшкә тиешле игътибар бирү сорала. Ел башында ук сәяхәткә чыгу ихтималы бар.

Сәламәтлеккә җитди карау сорала. Август азагына кадәр исәнлекне даими кайгырту зарур: табибләргә күренергә, теш дәвалатырга, массаж ясатырга, организмны чистартырга кирәк. Апрельдә психологка консультациягә барыгыз. Август ахырыннан организм эшендә көйсезлекләр башлану ихтималы бар. Октябрь һәм ноябрьдә кыенлыкларны җиңү өчен көч пәйда булачак. Организм бик арыган булса да, үзенә бераз ярдәм иткәндә, энергия ел азагына кадәр җитәчәк әле.

Игезәкләр (21.05-21.06)

Игезәкләр өчен бик уңышлы ел килә. Ниһаять алар үзләренең күңеленә яткан эш белән генә шөгыльләнәчәк. Кешеләр белән күбрәк аралашу, мөмкинлек булса, сәяхәт итү хуплана.

Сәламәтлек тә зарланырлык түгел. Дөрес яшәү рәвешен сакларга, арып-талганчы эшләмәскә генә кирәк. Бер генә әгъза турында түгел, бөтен организмны берьюлы кайгырту, зарарлы гадәтләрдән арыну сорала. Сәламәтлекнең нигезе - дөрес туклану. Итле, кыздырылган, ысланган, какланган ризыкларны чамасын белеп кенә куллану хәерле. Игътибар үзәгендә - ашкайнату системасы, ашказаны, бөерләр. Көзен йөрәк-кан тамырлары системасына игътибарлырак булу сорала.

Кысла (22.06-21.07)

Кыслалар өчен финанс ягыннан аеруча уңышлы ел килә. Карьера үзләре теләгәнчә үк уңыш китермәсә дә, матди мәсьәләләр җиңел хәл ителәчәк. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр дә бик җылы, алар тагын да ныграк булачак. Ә менә ерак туганнарга, күрше-тирәгә, хезмәттәшләргә әллә ни өмет багларга кирәкми.

Сәламәтлек турында ел башыннан ук кайгырту зарур. Ихтимал, организм күңелсез сюрпризлар күрсәтер, дәваланырга туры килмәгәе. Иң мөһиме, шуңа төшенергә кирәк - сәламәтлеге өчен кеше бары тик үзе генә җаваплы. Яшәү рәвешен, туклану принципларын, физик нагрузканы үзгәртү хәерле. Планда теш дәвалату бар икән, димәк, озакка сузмыйча стоматологка бару мәслихәт. Апрель уртасына кадәр стратегияне уйлап, хәлдән килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Июнь уртасына кадәр дәва курсларын кабатларга туры килүе бар. Җәен рәхәтләнеп ял иткәч, көз кабат авыруларны кисәтү белән шөгыльләнә башлау зарур. Көзгә кадәр аеруча сулыш системасы, кул һәм җилкәләр, көздән исә күкрәк бизләре һәм ашказаны зәгыйфь. Ел башында эчәклеккә, җәен исә йөрәк-кан тамырлары системасына игътибарны арттыру сорала.

Арыслан (22.07-22.08)

Кәҗә елы Арыслан билгесе астында туганнарга уңыш китерә, уңыш үзеннән-үзе агылып килә. Сынау һәм кыенлыклар елы артта калды, шунлыктан яңа эшләргә һич курыкмыйча тотынырга була - нәтиҗәләр, һичшиксез, сөендерәчәк. Быел Арысланнарның абруе ныгый. Әмма бер нәрсәне истән чыгармау мөһим - казанышлар белән масаерга ярамый. Тыйнаграк булган саен, ел уңышлырак булачак.

Сәламәтлекне кайгырту мөһим, тик әлләни җитди чирләр интектермәячәк. Ел башында массаж, фитнес, күнегүләр ярдәмендә организмны ныгыту, авыруларны кисәтү, физик форманы яхшырту мөмкинлеге бар. Арысланнарның энергетикасы югары, теләсә нинди чиргә каршы торырлык. Энергия суыручы кешеләр белән аралашмау хәерлерәк. Дөрес туклану бик мөһим. Көзгә кадәр - аскы казналык, тамак, трахея, калкансыман бизгә, көз һәм кыш сулыш системасына игътибарны көчәйтү зарур. Тәмәкене ташларга вакыт. Ел башында һәм азагында йөрәк һәм кан тамырларын, яз ахырында һәм җәй ашказанын контрольдә тоту мөһим.

Кыз (23.08-22.09)

Кыз билгесендә туганнар быел үткәннәргә нәтиҗә ясый, эш-гамәлләрен анализлый һәм 2016 елда булачак зур үзгәрешләргә әзерләнә. Ел буена сынаулар, шикләнүләр тынгы бирми, дөрес юл табылганмы-юкмы, көч җитәме-юкмы, шуңа һич төшенеп булмый. Ел ахырында үз-үзеңә ышаныч пәйда була.

Сәламәтлек зарланырлык түгел, көзгә кадәр хәлсезлек басарга мөмкин, тик бу физик хәлсезлек түгел, эмоциональ һәм рухи кичерешләр киеренкелеге. Фикер һәм хисләрне контрольдә тотарга, күбрәк хәрәкәтләнергә, дөрес тукланырга кирәк. Февраль уртасыннан көзгә кадәр табибләргә бару уңай нәтиҗә бирәчәк, шәп белгечләр очраячак. Көзгә кадәр баштагы әгъзаларны, кан басымын, көздән алып тамакны, җәен ашказанын кайгырту зарур.

Үлчәү (23.09-22.10)

Кәҗә елында Үлчәүләр алдында зур мөмкинлекләр ачыла. Яңа дуслар, фикердәшләр табыла. Абруйлы кешеләр хыялларны тормышка ашырырга ярдәм итәр. Куелган максатларга курыкмыйча барырга була.

Сәламәтлек яхшы, бер дә зарланырлык түгел. Гыйнвар һәм февральдә массаж ясату, косметолог, остеопат янына бару файдалы. Язын организмны ныгыту зарур, чөнки апрельдә һәм майда имгәнү, йогышлы чир эләктерү куркынычы бар, саграк булу сорала. Ел башында психологик проблемалар бераз интектерсә, ел ахырында хәлсезлек басарга мөмкин, арып-талганчы эшләмәскә, гел яхшыга өметләнергә кирәк.

Чаян (23.10-21.11)

Кәҗә елы Чаяннар өчен сынау елы булачак, бигрәк тә һөнәри осталыкка һәм тормыш максатларына кагылган мәсьәләләрдә. Уңыш киләчәк, тик әкренләп, ашыкмыйча гына. Быел яңа үрләргә омтылу файдалы, әмма менеп җитми калу да күңелне төшермәскә тиеш. Йогынтылы, абруйлы танышлар пәйда булып, Чаяннарның җәмгыятьтәге статусын ныгытырга мөмкин.

Сәламәтлек тотрыклы түгел. Көтелмәгән чир йоктыру, имгәнү ихтималы зур, шунлыктан саграк булу сорала. Психологик проблемалар хәл ителсә, физик проблемалар үзләреннән-үзләре юкка чыгар. Аяктагы кан тамырларына, эндокрин системага, лимфа төеннәренә игътибарлырак булу хәерле. Ел башында һәм көзен баш авыртырга, кан басымы сикерергә, ишетү сәләте начараерга мөмкин. Сәбәпләрнең берсе - эштәге зур киеренкелек, шунлыктан арып-талганчы, тиргә батканчы тырышудан тыелу зарур.

Укчы (22.11-21.12)

Шактый кызыклы һәм иҗади булса да, Кәҗә елы Укчылар өчен җиңел булмаячак. Аларга тормыш өчен җаваплылыкны тулысынча үз кулларына алырга, яшәү активлыгын чикләгән, бөтен курыккан нәрсәләрдән арынырга кирәк. Кайсы максатның мөһимрәк икәнен ачыклап, шуңа ирешү өчен көчне туплау зарур. Ерак җирләргә сәяхәткә чыгу өчен уңышлы ел.

Сәламәтлеккә бернинди куркыныч та янамый, ел башында һәм ахырында хәлсезлек кенә басарга мөмкин. Арыганлыкны сизгән очракта чит кеше проблемаларын хәл итүдән баш тартырга кирәк. Апрель һәм майда табибкә барып тикшеренү, организмны ныгыту мәслихәт. Салкын тию ихтималы бар. Июльдә имгәнүдән саклану зарур. Ел буена арканы, умырткалыкны, тезләрне кайгырту сорала. Көзен варикоз башлану ихтималы бар, күзләр, колаклар, тешләр турында кайгырту, дәвалау уңай нәтиҗә бирә.

Кәҗәмөгез (22.12-19.01)

Бик кызыклы, үзгәрешләргә бай ел көтелә. Һич курыкмыйча, тәвәккәлләп, яңа эшкә тотынырга була. Җиңү турында гына уйлаганда, һәрнәрсәдә казанышлар күп булачак.

Көч һәм энергия ташып тора, теләсә нинди чирне, теләсә нинди проблеманы җиңәрлек куәт бар. Апрель һәм майда табибкә күренү, мануаль терапия курсы үтү файдалы. Кинәт кенә салкын тидерү ихтималы зур. Көзгә кадәр бавырга, үт куыгына, бот сөякләренә игътибарны арттыру, ел ахырында умырткалыкны, буыннарны дәвалау хуплана. Шулай ук ел буена артрит, варикоз, сеңер тартылудан саклану чаралары күрү уңай нәтиҗә бирә.

Сукояр (20.01-19.02)

Кәҗә елы уңыш китерсен өчен, Сукоярларга җәмгыятьтә активрак булырга кирәк. Күптән эзләгән кешене очратып, гаилә кору ихтималы зур. Нинди дә булса кызыклы эшчәнлек белән шөгыльләнеп, кешеләр белән күбрәк аралашу хуплана. Яңа белем алу, сәяхәткә чыгу да рухи үсешкә сизелерлек йогынты ясый.

Сәламәтлекне кайгырту зарур. Сентябрьгә кадәр аеруча сак булу сорала - әлеге чорда имгәнү, йогышлы чир эләктерү куркынычы зур. Җылы киенергә, спортның куркынычлы төрләреннән һәм авыр физик эштән баш тартырга кирәк. Көзен бот сөякләрен, бавырны һәм үт куыгын кайгырту зарур. Җәен аякларны саклау хәерле. Ел башында һәм көзен массаж яки мануаль терапия курсы үтү файдалы.

Балыклар (20.02-20.03)

Ел җиңелләрдән түгел. Сабыр булырга, хисләрне контрольдә тотарга, ниндидер чикләүләргә буйсынырга туры киләчәк. Күп эшләү, тырышу канәгатьлек хисе китерәчәк. Сәламәтлеккә игътибарны арттыру, организмны ныгыту, спорт белән шөгыльләнү таләп ителә.

Сәламәтлеккә бернинди җитди куркыныч та янамый. Июль аенда табибләргә күренү аеруча уңай нәтиҗә бирер. Диңгездә ял итү, йөзү, күбрәк җәяү йөрү файдалы. Августта хроник чирнең баш калкытуы бар, дәвалану сорала. Сентябрьдә инде хәл яхшыра, әмма имгәнү ихтималы арта. Ноябрьдә бәвел системасында, бөерләрдә ялкынсыну булырга мөмкин. Яз һәм көз - аркага һәм тезләргә, җәен исә бавыр белән үт куыгына игътибарны арттыру сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев