Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Яраннарны урамнан алып керәбез

Безнең татар халкы яран гөлләрен аеруча ярата. Кайберәүләрнең тәрәз төбендә нинди генә төслесе юк аның?! Кемдер яранны җәйгә бакчага, җиргә күчереп утырта.

Туфракта җәй буе шаулап чәчәк атып утырган яраннарны инде нишләтергә? «Кире гөл чүлмәгенә күчереп утырткан идем, яраннарымның яфраклары саргая. Нәрсәне дөрес эшләмәдем икән? Урамнан соңрак алып кердемме? Хәер, узган ел иртәрәк тә алып кергән идем, барыбер саргайдылар», – диючеләр бар.

Яраннар үстерергә яратучылардан берничә киңәш сезгә:

* урамда туфракта үсеп утырган яраннар инде өйдә кабат матур итеп үсеп китә алмыйлар – алар инде картайганнар;

* яраннарны ел саен яшәртеп торырга кирәк;

 

* иң әйбәте – көзгә яшь ботаклар утырту. Кыш буе алар өйдә сезнең күзне иркәләр, ә җәйгә кабат урамга, туфракка күчерерсез;

* яран ботагын шунда ук туфракка да утырта аласыз – суга тыгып торып тамыр җибәртергә кирәкми дә.

Яранны яңартуның берничә ысулы бар:
* яранның яшь ботагын кисеп, бераз җилләтегез. 2-3 сәгатьтән соң гөл чүлмәгенә утыртыгыз. Суны артык күп сибәргә кирәкми, әмма туфрак дымлы булырга тиеш. Бу очракта ул тамырны тиз җибәрә.

* тамыр тизрәк җибәрсен дип, яранны банка белән каплап торучылар да бар;

* урамда температура +5–6 тирәсенә генә калгач, яраннарны идән астына алып кереп куеп, кыш буе диярлек – февральгә  кадәр  ял иттереп, апрельдә генә яшь ботакларын кисеп утыртырга да була. Бу очракта да яран тамырны бик тиз җибәрә. 

 

"Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев