Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Кыярның иң уңышлы сортлары

Үз битегезгә саклап куегыз!

Герман F1. Бу гибрид уңышны 36-38 көндә бирә башлый. Кыярлары артык зур түгел, матур һәм тигез. Ачык туфракта да, теплицада да яхшы үсә.

Маша F1. Иртә уңыш бирүче сорт, теплица өчен аеруча уңышлы булачак. 40-45 көннән соң уңыш бирә башлый. Тозлау, салатлар ясау өчен әйбәт.

Сибирскaя гирляндa F1. Бер төптән 15тән 30 килограммга кадәр уңыш алырга була. Кыярлары артык зур түгел, тәмле.

Зозуля F1. Бер квадрат метрдан 20 килограммга кадәр уңыш алып була. Кыярлары 300 грамм тирәсе, озынлыкка - 22-24 сантиметр.

Мурaшкa F1. Иртә уңыш бирүче гибрид. Теплицада бер квадрат метрда 12 килограммга кадәр уңыш бирә. Кыярлары 12 сантиметр тирәсе.

Емеля F1. Бер квадрат метрдан 16 килограммга кадәр уңыш бирә. Теплицада, пaрникта, балконда аеруча яхшы үсә.

Мaтрицa F1. Иртә уңыш бирүче сорт, утыртканнан соң бер айдан тәүге яшелчәләрдән авыз итәргә мөмкин. Кыярның бу сорты теплица өчен.

 

Зөлфия Фәтхетдинова

"Кызыл Таң"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев