Мәдәни җомга

Кура җиләге: тозлы тир түксәң, җимеше татлы

Нәкъ менә шушы айда киләсе ел уңышына нигез салына.

Яз башыннан шушы көнгәчә алты сутыйлы бакчабызда таңнан төнгәчә әвәрә килеп, тир түгеп үстергән мул уңышны эшкәртә – урнаштыра торгач, кура җиләклегемне эшкәртергә соңга кала язганмын.

Быел ул кишәрлек тә бик юмарт булды: янып торган кызыл, кара, саргылт төстәге, витаминнарга искиткеч бай, авызга капкач эреп китәрлек татлы, сусыл җимешләрне көн аралаш җыеп тордым, 3-5 литрлы чиләкләремне өяләмә тутырып кердем. Бер өлешеннән сихәтле кайнатма әзерләдем, компот яптым, суыткычта катырдым, блендерда издереп, шикәр комы белән катыштырып, пластик савытларга тутырып, кышка әзерләп куйдым. Туган- тумачага, якын дусларыма өлеш чыгардым, затлы күчтәнәчемне яратып кабул иттеләр. Яраткан оныкларым Мәрьям белән Мөнирнең, дачага аяк басуга, беренче чиратта җиләклеккә кереп чумуын күргәч, балдан татлы бәбкәчләрем иммунитетларын ныгытырга витаминнар җыеп калачаклар дип сөендем. Кура җиләгенең үзебездән артканын базарга алып чыгып, елдан-ел арта баручы бакча чыгымын аз булса да капларлык акча эшләп алдым. Җиләкнең килосы 350 сумнан төшмәде, стаканлап сатучылар татлы җимешнең 330 грамын 150 сумга тәкъдим итсә дә, сатып алучыларга кытлык булмады.

Бакчабызда кура җиләгенең татлы кызыл җимешле – “Новость Кузьмина”, кара җиләкле – “Кумберлинд”, сары төстәге – бик эре җимешле “Золотой король”, кар яуганчы уңыш бирергә сәләтле ремонтант “Рубиновое ожерелье” сортларын яратып үстерәбез. Бу сортларның һәркайсының үзенә генә хас уңай һәм кимчелекле яклары булса да, ел әйләнәсе табын сые булган кура җиләкләребездән мул уңыш алырга өметләнеп, технология таләпләреннән чыгып, хәл кадәренчә кадер-хөрмәт күрсәтәбез.җСезонга 5-6 мәртәбә сугарабыз, чиратлаштырып, органик һәм минераль ашламалар: тирес, үлән ачыткылары, утын көле төнәтмәсе сибәбез, төпләрен мүлчәләргә онытмыйбыз. Иртә язда җиләкләр өчен махсуслашкан, тиешле макро- һәм микроэлементлар белән баетылган “Для земляники и клубники”, “Для ягодных культур” кебек минераль ашлама белән тукландыру аеруча отышлы. Кура җиләген кешеләр генә түгел, корткычлар да бик ярата: җиләк коңгызы, сабак галлицасы, җиләк озынборыны, сабак чебене, бөре көясе һәм башкалар бакчачының канына тоз сала. Тиз арада чарасын күрергә кирәк.

Бакчадагы агач-куакларыбызга зарар салуы ихтимал булган гөмбәчек чирләрен алдан кисәтү йөзеннән, март азагында аларны 3 процентлы бордос сыекчасы белән эшкәрткәндә, кура җиләге кишәрлегенә дә өлеш чыгарабыз. Кышкы суыкларда бөреләре өшемәсен өчен, көзгә кергәч, кәүсәләрен җиргә таба бөгеп, сабакларын кара-каршы китереп бәйләп калдырылган кура җиләкләре арасында яшеренеп кышлаган корткычлардан арындыру максатыннан, кар өстеннән йөреп, өсләренә шау кайнар су коюны гадәткә керттек. Хәер, быел кар бик аз булды, иртә эреп бетте, шунлыктан дачабызга язын 8 мартта килсәк тә, бу үтемле чараны башкарырга соңга калдык.

Бакчаны икенче мәртәбә корткычларга каршы эшкәрткәндә соңгы елларда “Профилактин” куллана башладык. Аның өстенлеге – тәэсиренең дәвамлылыгында, берничә төрле корткычка каршы тора алуында. Профилактика ысулларны куллану шактый ук мәшәкатьле булса да, уңышның зур өлешен саклап калырга ярдәм итә. Үстергән җиләк-җимешебез сәламәтлеккә зыян салмасын өчен, биопрепаратлар куллану отышлы. Корткычлардан әрем, гөлбадран, әрекмән яфрагы, томат, бәрәңге сабагы төнәтмәләре кулланып котылырга була. Кайберәүләр канлы үлән сыгынтысын суга салып болгатып сибә, әмма аның агулы үсемлек булуын онытмыйк. Бакча җиләген (виктория) язын корткычлардан арындыру һәм саклау, бер үк вакытта уңышын арттыру максатыннан түтәлдәге үсентеләрне баштанаяк коендырган вакытта, берочтан кура җиләкләремне дә эшкәртәм. Моның өчен 10 л суга 2 мг марганцовка, 5 мг бор кислотасы эретеп салып, 15 тамчы йод тамызып, 1 л эремчек суы, 1 стакан көл эремәсе өстәп, әлеге составны “Жук” аппаратыннан яңгырландырып сибәм. Аларның чирләре генә түгел, корткычларының да шактые уртак икәнлеген онытмыйк.

Кура җиләге кишәрлегеннән җыеп алынган уңышның күләме, куакларының сортына гына түгел, куйган хезмәтебезнең сыйфатына, технология таләпләрен ничаклы төгәл үтәвебезгә турыдан-туры бәйле икәнлеге сер түгел. Август уртасына ремонтант булмаган кура җиләкләре уңыш биреп бетерә, диярлек. Нәкъ менә шушы айда киләсе ел уңышына нигез салына. Беренче чиратта быел уңыш биргән сабакларны төбеннән үк кисеп алып яндыру мәслихәт. Бу эшне ничаклы тизрәк башкарсак, быел үсеп чыгып, киләсе елда уңыш бирәчәк үсентеләребез кышка кадәр ныгып калыр, картларыннан аларга чир йогу, корткычлар күчеп утыру куркынычы кимер. Шәхсән үзем яшь үсентеләремнең буе бер мертдан узгач, очларын кисеп чыгам. Көзгә кадәр алар тармакланып, берничә сабак үстереп өлгерә. Язга чыккач, бәйләреннән ычкындырып, веер сымак итеп, як-якка таратып, юан баганага ике рәт итеп сузылган шпалерларга күтәртеп бәйләгән вакытта, һәр ботакчыкның очын янәдән кисеп чыгам. Шул рәвешле һәр үсенте тармаклы куакчык рәвешен ала. Һәр яфрак төбеннән берәр җимеш сабакчыгы формалашканга күрә, уңыш күләме бермә-бер арта.
 

Җәй буенча җиләклеккә ревизия ясап торсам да, кишәрлегем кимчелекләрдән азат түгел икән. Быел озын буйлы, учарлы берничә яшь үсентенең юан сабагы эчендә түгәрәкләнеп кабарып торган урыннар пәйда булуын күреп алдым. Димәк, явыз корткыч – бөре көясе сабак эчен ашап төшеп, үсемлекнең тамырына якын өлешендә кыш чыгарга җыенган. Кайберләренең кайрысында кара зәңгәр төскә кергән урыннар бар, монда җиләк озынборыны йомырка салган. Яшь үсемлекләрне кисеп яндырырга бик кызганыч булса да, башка чарам юк. Шул корткычларны хәзер юк итмәсәм, киләсе сезонда да үзләренең кара эшләрен башкарудан туктамаячаклары, үрчеп, уңышка зур зыян салачаклары көн кебек ачык.

Соңгы елларда күршеләрем бакчаларында “пәри пумала”сы үсеп чыгудан зарлана. Быел матур гына уңыш биргән куакка алмашка чамасыз күпсанлы, үзләре нәзек, хәлсез үсемлекләр “көтүе” формалашуы юкка түгел. Бу цикадалар тараткан авыруның нәтиҗәсе. Мондый куакны төпләп яндырудан гайре башка чара юк, чөнки уңыш бирмәячәкләр.

Кура җиләкләренең ике еллыгын кисеп яндыргач, түтәлдә калганнары арасына черемә, “Осеннее удобрение” яисә “Для ягодных культур” дигәнен таратып, һичьюгы компост, көл, суперфосфат, су сибеп, араларын саклык белән казып чыгарга кирәк. Бу чараларны ничаклы тизрәк башкарсак, шулчаклы отышлырак. Кышка кергәнче янәдән әйбәтләп сугарырга, төпләрен мүлчәләргә онытмыйк. Үсентеләребез ныгыр, кышны исән-имин чыгар, киләсе җәйдә зур уңыш биреп сөендерер.

Август ае кура җиләкләрен күчереп утырту өчен уңайлы санала. Бу эшне кара көзгә калдырырга ярамый. Безнең тотрыксыз климат шартларында, аларның ныклап тамыр җибәреп, кышка кергәнче ныгып калулары өчен шактый озак вакыт кирәк. Утырту технологиясенә килгәндә,тамырларының бик тирән урнашмавын истә тотып, утырту чокырының тирәнлеге 35 см, диаметры 40-45 см булса да җитә. Утырту чокырының төбенә 10-12 см калынлыкта ашламага баетылган туфрак салып калдырабыз. Бер үсемлекне урнаштырасы ояга 4-5 кг черемә, 40-50 г калий сульфаты, яки 1 стакан утын көле салып болгатырга кирәк. Зур концентрацияле составка тиеп торып, тамырлары янмасын өчен, шуның өстенә 10 см калынлыкта кәсле туфрак түшибез. Белгечләр утырту чокырын 2-3 атна алдан казып куярга киңәш итә. Рәт араларын кимендә 1,5 м, рәттәге үсенте араларын ярты метр калдырып утыртырга ярый, әмма куакны форалаштырганда минем ысулны кулланырга уйласагыз, киңрәк калдыру отышлырак булыр. Кура җиләге күләгәле урында үссә, җимешләре вак, тәме балсызрак, уңышы аз була. Ул көнозын якты кояш нурларына коенган чакта гына, сортына хас бөтен мөмкинлекләрен күрсәтеп, бакчачыны сөендерә ала. Җиләк куагындагы һәр чәчәккә, җимешкә кояш төшәргә, арасыннан җылы һава йөрергә тиешлеген онытмыйк. Һәр төптә кимендә 6-8 үсенте җимеш бирәчәген исәпкә алсак, куакларны сирәк утырту уңышны киметми, киресенчә арттыра гына.

Үсемлекләрне күп итеп утыртырга җыенсагыз траншея казу отышлы. Аның тирәнлеге 40 см, киңлеге ярты метр чамасы булса кулай. Төбенә черемәле- органик ашламалы уңдырышлы состав катламы салып калдырабыз. Һәр погон метрга 1 чиләк черемә, 2 аш кашыгы суперфосфат, 1,5 стакан күләмендә көл салып, өске катламнан казып алынган туфрак белән болгатыла. Әгәр комплекслы ашлама – нитроаммофоска салып калдырырга уйласак, һәр погон метрга 100 г кирәк булачак. Бу очракта да өстенә кәсле туфрак таратыла. Кура җиләген чокырга тамырларын як-якка тартып урнаштыргач, югарыда язып үтелгән дозадан икеләтә ким күләмдә ашлама салып баетылган туфрак белән күмдерәбез. Утырткан чагында тамыр муентыгы 2-3 смга өскә чыгып калырга тиеш, су сипкәч, туфрак утырган чагында, ул җир өсте тигезлегендә булачак. Һәр куакка 2 шәр чиләк су сибеп, төпләренә черемә яки иске пычкы чүбе таратып мүлчәлибез.

Кура җиләге татлы булса да, аны тәрбияләгәндә шактый тозлы тир түгәргә туры килә. Борынгылар юкка гына: аягың тапылдамаса, авызың шапылдамас, димәгәндер. Сау-сәламәт булып, эшләп ашавыбыз, яздан көзгә чаклы дачада яшәгән чагыбызда саф һава сулап, чиста су эчеп, хәрәкәтләнеп, таңда кошлар җырын тыңлап, җәннәткә тиң табигать кочагында хозурлануыбыз, үзебез үстергән җиләк-җимешләр, яшелчәләр белән туйганчы сыйланып сихәтләнүебез – үзе бәхет түгел мени? Быелгы коронавируслы, карантинлы шомлы язда-җәйдә тынчу кала фатирында бикләнеп ятмыйча, шәһәр шау- шуыннан, аның ыслы һавасыннан, чир йоктыру ихтималы булган мохитеннән читтәрәк торуыбыз аеруча күңелгә ятышлы булды.

 

Хәмидә Гарипова, Казан.

"Шәһри Казан"
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: