Мәдәни җомга

Кишерне кыш көне саклауның 8 төрле ысулы

Май аенда чәчкән кишерләр инде алырлык булып өлгереп җитте. Хәзер төп бурыч – бу уңышны яхшы итеп саклау. Кишернең бик тиз шиңә һәм чери торган гадәте бар. Без сезгә кыш көне кишерне саклау өчен 8 төрле ысул тәкъдим итәбез. Алар барысы да халык тарафыннан сыналган ысуллар. Алай да бар ысул өчен дә бердәй булган таләпләр бар. Беренче таләп – кишернең сабагын төбеннән үк яхшылап кисеп алу, очын кыскарту. Икенче таләп – базга төшергәндә урамдагы температура баздагыдан җылырак булырга тиеш. Салкында торган кишерне җылы базга төшерсәң, ул дымланып, чери башлый.

1. Юеш комда саклау
Алдан ук искәртеп куярга кирәк: узган ел бер кат кулланган комны быел да кулланырга ярамый. Анда инде чир кузгатучы микроорганизмнар җитәрлек тупланган була. Икенче момент, елга комы түгел, балчыксыл ком кирәк. Кишернең шиңүенә юл куймас өчен, комның 1 чиләгенә 1 литр су салып, аны юешлиләр. Агач әрҗә төбенә 3 см ком түшәп, кишерне тезеп чыгалар. Кишер бер-берсенә тиеп тормасын. Аннары кабат ком, аннары тагын кишер... Шул рәвешле әрҗәне тутырып бетерәләр. Шәхсән үзем комны юешләмим. Кишернең үз дымы белән дә җитәрлек күләмдә юешләнә ул. Соңгы елларда без ком урынына башка ысул кулланабыз.
2. Пычкы чүбендә саклау
Пычкы чүбендә микроорганизмнарның үрчүенә юл куймый торган фитонцидлар бар. Ком белән саклагандагы кебек үк, башта бер кат пычкы чүбе, ананры кишер салына. Пычкы чүбен юешләргә кирәкми. 
3. Капчыкта саклау
Моның өчен 30-50 кг лы полиэтилен яки он-шикәр комыннан бушаган капчык кирәк. Киптерелгән, киселгән, араланган кишерне капчыкларга тутырып, базга төшергәч, капчык авызын ачык калдырырга кирәк. Кишер углекислый газ бүлеп чыгара, әлеге газ аны черүдән һәм шиңүдән саклый. Капчык авызын томаласаң, аның микъдары тиешледән артып китә һәм тамыразыкның черүенә китерә. 
4. Агач әрҗәләрдә яки мичкәләрдә саклау
Моның өчен савыт коры булу кирәк. Аның төбе рәшәткәле булса, тагын да яхшырак. Иң мөһиме: кишерне тыгызлап тутырмау, ә чиләктән яки капчыктан бушаткач, ничек яткан, шул килеш калдыру. Өстен генә бераз тигезләп җибәрергә була. Кишер шиңмәсен өчен, өстен капларга кирәк. Капкачта һава чыксын өчен тишекләр калдырсаң әйбәтрәк. Без үзебез шушы ысулны кулайрак күрәбез: кишерләрне иске имән мичкәдә саклыйбыз. 
5. Кишерне суган кабыгы белән аралаштырып саклау
Пычкы чүбе кебек үк, бу очракта да суган кабыгы саклагыч функцияне башкара. 
6. Кишерне түтәлендә килеш саклау
Әйе, бу ысул да нәтиҗәле. Кишернең бер өлешен көздән казымыйча, түтәлендә калдырырга була. Көздән аның сабакларын кисеп, өстенә калын гына итеп коелган яфраклар, пычкы чүбе яки ылыс түшәргә кирәк. Бу кишер өшемәсен өчен эшләнә. Язга чыгып, җирләр  кипшергәч, кишерне казып аласыз – ә ул баллы, сусыл, көз көне түтәлдән генә казып алган кебек. Безнең бу ысулны да кулланганыбыз бар. Бер генә минусы – кайчак түтәлдәге кишерне кемдер кимергән була. 
7. Кишерне нарат яки чыршы күркәләре белән саклау
Әлеге ысулның да принцибы пычкы чүбенеке кебек. Ылыслы агачлардагы фитонцидлар чир тудыручы микроорганизмнарга үрчергә ирек бирми. 
8. Кишерне суыткычта саклау
Бөтен уңышны да бу рәвешле саклап булмый, билгеле, әмма аз күләмдә булганда, әлеге ысулны да кулланырга була. Кишерне яхшылап юып, баш-башларын кисеп, ныгытып корытырга кирәк. Аннары аны полиэтилен капчыкка тутырып, авызын бәйләргә, һәм чәнечке белән төрле урыннан тишкәләргә кирәк. 
Вак кишерне исә саклавы кыен. Кайсы гына ысулны куллансагыз да, ул барыбер шиңә. Шуңа күрә андыйларны эре угычтан уып, туңдырып куйсаң яхшырак. 

 

Лилия Гәрәева әзерләде

"Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: