Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Карлыганлы сыер ите

Мондый үзенчәлекле ризык әзерләгәнегез бар идеме?

Көндәлек тормышта сыер итен күп куллансак та, мондый үзенчәлекле ризык әзерләгәнегез булмагандыр.

 

 

Бик җиңел әзерләнә торган, шул ук вакытта файдалы да сый бу. Аны пешерү өчен 700 грамм сыер ите, 3 суган, 200 грамм кара карлыган, 1 чәй кашыгы бал, 1 уртача зурлыктагы кишер һәм кул астында булган теләсә нинди тәмләткеч кирәк.

 

Шунысына игътибар итегез – бу ризыкны әзерләгәндә тоз да шикәр комы да кушарга кирәкми.

 

Беренче эш итеп чәнечке ярдәмендә карлыганны изегез. Аны блендерда вакламасагыз яхшырак, юкса карлыган артык күп сут бүлеп чыгарачак. Измә өстенә балны һәм соңрак эре кыргычтан уылган кишерне салыгыз. Яхшылап болгатыгыз.

 

Итне уч төбе чаклы зурлыкларда кисеп, бераз төеп алыгыз.

Шуннан соң, өстен тәмләткечләр белән ышкыгыз.

Суганны түгәрәкләп турыйбыз. Ингредиентлар әзер.

Ә хәзер ризыкны пешерергә әзерлибез: бер таба алып, шуның өстенә кургаш җәегез. Иң беренче суганны тезегез дә, аның өстенә карлыганлы-кишерле катнашманың яртысын бушатыгыз. Ә соңрак, шушы әйберләр өстенә итне тезегез. Катнашманың калганын ит өстенә салып бетерегез. Ризыкның өстен дә кургаш белән каплап, 1,5 сәгатькә 200 градуска җылытылган мичкә тыгыгып куегыз. Шул кадәр вакыт узып, тәмле ризык булып исе чыгуга сый әзер булыр!

 

Алсу Тухватуллина

"Өмет"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев