Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Карантинда утырабыз, ничек "ычкынмаска"? Психолог киңәшләре

Карантинда эшне ничек дөрес оештырырга? Балалар белән өйдә утырганда эшне дә башкарырга һәм ир белән хатын ачуланышып бетмәс өчен нишләргә? Ялгыз кешеләр изоляциядә утырганда депрессиягә бирелмәүнең юллары нинди? Азатлык бу мөһим мәсьәләләр турында психолог белән сөйләште.

Коронавирус барлык кешеләрнең гадәти режимын үзгәртә. Моңа кадәр мәктәпләр генә карантинга ябылганын күзәтергә туры килгәндә, хәзер өлкәннәр дә өйдән эшкә күчәргә мәҗбүр. Бусы бер хәл булса, без аның озаккамы, юкмы икәнен дә, аңа ничек әзерләнергә икәнен дә белмибез. Күпләрне чир эләктерү ихтималы куркыта. Төрле яктан мәгълүмат ташкынында тыныч калу да күп көч таләп итә. Яңа, күбебез әзер булмаган шартларга ничек яраклашырга, ничек сәламәт калырга һәм башка мөһим мәсьәләләр турында психолог Гөлназ Әхмәтҗанова белән сөйләштек.

— Гөлназ ханым, соңгы ике атна коронавирус темасы телдән төшми. Русиядә әле аңа кул селтәбрәк карый, әмма Европа, АКШта булган хәлләр безгә дә килеп җитәчәк. Бу вакыт мәсьәләсе генә. Бу таралган чир билгесез. Менә шул да куркыта бугай. Коткы тарала. Бу күренеш кешенең эмоциональ торышына нинди йогынты ясый? Җәмгыятькә тәэсире бармы? Кеше психологиясенә бу чир нинди зыян китерергә мөмкин?

— Бүген бу тема берәүне дә битараф калдырмый. Кем белән сөйләшмә — сүз коронавирус тирәсендә әйләнә. Бу вазгыятьнең кешенең эмоциональ торышына йогынтысы турында сөйләгәндә, өч әйбер күзгә ташлана. Беренчедән, кешеләргә коронавирусны дәвасы булмаган, үлем-китем куркынычы янаган билгесез чир буларак тәкъдим итәләр. Билгесезлек исә иң беренче чиратта курку хисе тудыра. Бүген коронавируска кагылышлы шулкадәр күп мәгълүмат ишетергә туры килә. Аларның күбесе бер-берсенә каршы килә. Берәүләр бу чир үлемгә китерә дип чаң сукса, икенче бер чыганакта коронавирус – грипп кебек гадәти чир дип язылган. Мондый фикерләр каршылыгында кеше бөтенләй дә югалып кала. Кемгә, нәрсәгә ышанырга? Без бит болай да хәвефле мохитта яшибез. Бигрәк тә шәһәр халкы. Аннары коронавирус дигән яңа чир куркынычы янаганда үзеңне ничек тотарга, сакларга кирәклеген төгәл белмәү дә кешене эштән чыгара. Киләчәктән курку бар. Болар бар да халык арасында курку, коткы тудыра. Яшерен-батырын түгел, күбебез кешегә иярергә ярата. Әйтик, берәү куркуыннан кибеткә ярма җыярга чыгып йөгерә икән, калганнар да шуңа иярәчәк. Сорый калсаң, нәрсәгә шулай эшләвен берәү дә аңлатып бирә алмаячак. Бу күренеш шулай ук кешедәге курку хисен тагын да көчәйтә.

Безнең җәмгыятьтә шундый язылмаган кагыйдә бар. Кайберәүләр, мин керткән кагыйдәләр түгел бит, аларны бозсам да ярый, дип гел киресен эшли. Андыйлар башкалар алдында җаваплылык хисе тоймый, билгеле. Бүген арабызда "табиб шулай кушты" дип яшәүчеләр дә, "без бу чир белән узган ел ук авырдык инде, бер куркынычы да юк" дип тынычлап көн күрүчеләр дә бар. Бездә күпләр карантинны токмач ашап өйдә утыру дип кенә күз алдына китерә.

— Мондый шартларда кешенең эмоциональ халәтенә нәрсә яный?

— Озак вакыт стресста яшәү аркасында организм сафтан чыгарга, күп төрле чирләр пәйда булырга мөмкин. Аннары арабызда үзләренең ниндидер шәхси эмоциональ тайпылышлары булган кешеләр дә бар. Алар чир эләктерүдән, үлемнән куркып яши. Боларны булдырмас өчен даими рәвештә кулын юа, хәтта урамнан кергәч киемен дә тиз генә салып юып куярга мөмкин. "Коронавирус эләктермәс өчен кулларны юып торыгыз" ише киңәшләр адым саен яңгыраган бүгенге вазгыятьтә аларның ниләр кичерүен чамалавы кыен түгел. Чирдән курку хисе икеләтә артачак. Мондый тотрыксызлык иммунитетны какшата. Ахыр чиктә кеше авыруга да сабышырга мөмкин.

— Кулларны юып йөрү начар булмас ул, ә менә коткыга бирелмәү чыннан да авыррак, WhatsApp чатларын ачарга да куркыныч. Коронавирус таралу белән бәйле коткыга бирелмәс өчен нишләргә? Курку хисе белән ничек көрәшергә?

— Бу очракта тәнкыйди фикерләү коткара ала. Бүген халык ике төркемгә бүленде. Берәүләр чирдән куркып өйдән чыкмаска тырыша, гигиена таләпләрен үти, карантинга яба калсалар дип, азык-төлек җыя. Икенчеләр исә моңа көлке белән генә карый. Мәгълүматка тәнкыйть күзлегеннән караган кеше бу очракта аек акыл белән эш итә. Кирәк икән саклык өчен витаминын да эчә, кеше күп йөргән урыннарга да чыкмыйча тора ала. Әмма коткыга бирелми. Үзенең ни сәбәпле куркуын аңларга тырыша ул. Андый чакта шушы курку хисе таратучы мәгълүмат чыганакларыннан ераграк тору хәерле. Әйтик, коронавирус турында хәбәрләрне сирәгрәк укырга, телефонга килгән SMS-ларга да артык әһәмият бирмәскә кирәк. Бу очракта игътибарыңны позитив әйберләргә юнәлтүдән дә яхшысы юк. Юкса, артык куркып, авыруга сабышуың да бар.

— Диндә булган кеше бу авырлыкларны җиңелрәк уздырмыймы икән?

— Диндә булган кешенең бер күркәм сыйфаты бар. Кулыннан килгәнен эшли дә, кулыннан килмәгәнне Аллаһы Тәгаләгә тапшыра. Аннан ярдәм сорый, гаиләсен, якыннарын яклауны сорап дога кыла. Ходай Тәгалә шундый сынау биргән икән, димәк җиңеп чыгачагыңа ышана. Бар да үезебезнең кулда дип калтырап һәр нәрсәне контрольдә тотарга тырышу – зур хата.

— Вирус турында матбугат чаралары күп яза, социаль челтәрләрдә төрле хәбәрләр тарала дип әйттек. Алар чыннан да ташкын кебек. Мәгълүмат дулкынына каршы торырга кирәкме?

— Әйткәнемчә, бүген мәгълүматка тәнкыйть белән карарга кирәк. Нәрсәгәдер игътибар биреп, икенче берсен колак читеннән генә үткәрсәң дә яхшы. Аннары мәгълүматны билгеле бер вакыт аралыгында гына кабул итүне гадәткә кертергә кирәк. Әйтик, фәлән сәгатьтә яңалыклар карыйсың, анда әйтелгәннәрнең кайсысына ышанырга-ышанмаска икәнлеген анализлыйсың да, башка эшләр белән шөгыльләнеп ял итеп аласың. Бертуктаусыз хәбәрләр тыңлап кына яшәргә ярамый. Мәгълүмат белән эш итә белергә дә кирәк!

— Без, өлкәннәр, куркабыз, балалар бигрәк тә. Әти-әнисе борчылганны алар сизә, якыннарым үлмәсме дип шомланырга мөмкин. Бу коронавирус белән вазгыятьне аларга ничек сөйләргә, ничек аңлатырга, әллә сөйләмәү дөресме?

— Балага чын дөресен сөйләмәсәң, ул тагын да ныграк куркачак. Ник дигәндә, бала өчен олы кешенең күңел халәте бик мөһим. Әгәр олы кеше шушы чирдән үзе үк куркып, аның турында балага нидер аңлатып торуны кирәк тапмаса, сабый ирексездән: "Олы кеше үзе дә курыкккач, миңа ни эшләргә кала?" дип уйлаячак. Балага ни дә булса аңлатыр алдыннан, олы кеше иң элек үзе вазгыятьтән хәбәрдар булырга, бу уңайдан ниндидер бер төгәл фикер булдырырга, үзен тыныч тотарга тиеш. Мисал өчен, хәзерге вазгыятьне балага түбәндәгечә аңлатырга мөмкин. "Бүген бөтен дөнья күләмендә ниндидер чир турында сөйлиләр. Безнең әле аны күргәнебез юк, нәрсә икәнен дә белмибез. Әмма аны булдырмас өчен берара вакытны өйдә утырырга тиешбез, әтиең дә, мин дә өйдән эшләячәкбез, бу артык кешеләр белән аралашмаска, чирләмәскә тырышу, чөнки күп кеше авырса, табиблар барысына да ярдәм итеп өлгермәс, аларга эшләү авыр булачак. Шуңа күрә без ешрак сабын белән кулларны юарга, физкультура белән шөгыльләнергә, сәламәт булырга тиешбез", дип балага барысын да җайлап кына, эзлекле рәвештә аңлатырга кирәк.

Баланың үлемнән куркуы-курыкмавы да тулысынча ата-ананың күңел халәтенә бәйле. Ата-ана бу уңайдан тыныч булса, бала да тыныч. Ата-ана үлемнән курыккан очракта, бала да куркачак. Гомернең мәңгелек түгеллеген, аның үлем белән тәмамлануын һәркайсыбыз белә. Гадәттә, 6-9 яшьлек чорда балалар үзләре дә үлем турында сораулар бирә, кызыксына башлый. Бу очракта да балага барысын да тыныч кына, ничек бар, шулай аңлату хәерле. Әгәр бала үлемнән бик нык курыкса, ул хакта сүз чыгуга үк шашар дәрәҗәгә җитсә, бу сөйләшүне кичектереп торырга кирәк.

— Кайбер гаиләләр карантин сәбәпле балалары белән өйдә утырырга мәҗбүр. Русиядә әле балалар каникулда дип исәпләнә, онлайн уку әле җайга салынмаган, мондый хәл булганы юк иде бит. Әмма чит илләрдә укучылар өйдән торып укый. Балалар өйдә, әти-әниләр дә өйдә, шәп кебек. Әмма карантин ял түгел, кеше өйдән эшләргә тиеш. Әти-әнинең психологик халәте какшамасын өчен нишләргә? Өйдә ниндидер кырыс көн тәртибе булдырыргамы?

— Оешмада акыллы җитәкче тәртип урнаштырган кебек, гаиләдәге яңа режимны да абруйлы зат урнаштырырга тиеш. Ата-ана иң элек вакытны дөрес бүлеп, моны балаларга да аңлатырга тиеш. Әйтик: "Фәлән сәгатьтә без тыныч кына эшлибез. Фәлән вакыт аралагында мин теге яки бу эшне башкарам, ул вакытта олылар кечерәк сабыйларны уйнатып тора. Аннары без сезнең белән бергәләшеп бәлеш пешерәбез, яки китап укыйбыз, кино карыйбыз һәм башкасы", дип көннең һәр сәгатен бүлеп куйсаң хәерле.

Һәр тискәре әйбернең уңай ягы була. Ниндидер зур хәвефтән курку аркасында күп кенә әйберләргә башка күзлектән карый башлыйсың. Тормыш үз көенә генә барыр дип тынычлап яшәгән кешеләр бер-берсенә якыная, игътибарлырак була башлый. Гаиләдә дә шундый ук хәл. Якын кешеләр арасында бердәмлек көчәя. Көндәлек тормышта һәрберебез каядыр ашыга, кабалана, бар җиргә өлгерергә тырыша. Хәтта кечкенә балаларга кадәр каядыр ашыга, аларның да көн тәртибендә төрле укулар, түгәрәкләр. Мондый шартларда бер-береңә тиешле игътибарны биреп бетерү бик кыен. Миңа калса, карантин – вакытны гаиләң белән күңелле, файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Бөтен кеше дә шундый режимда яшәгәч, башкалардан калышам дип тә куркасы юк. Күңел тыныч. Әмма шунысы кызык. Гаилә әгъзалары бер-берсе белән аралаша беләме икән? Алар бергәләшеп нәрсәләр эшли ала? Тиздән Рамазан ае якынлаша. Акрынлап аңа да әзерләнә башларга мөмкин. Гаиләң белән күптән эшлисе килеп тә вакыт таба алмаган эшләрне башкарыр өчен менә дигән чор бу.

— Бу идеаль вазгыять, Гөлназ ханым. Әмма көн озын ире дә, хатыны да эштә булып, иртән һәм кич кенә очрашкан ир белән хатын бер мизгелдә тәүлек буена бер фатирда яши башлый. Аларның мөнәсәбәтләре киеренкеләнмәсен өчен нишләргә? Кытайдагы карантиннан соң бик күп парлар аерылышкан дигән статистика бар. Гади итеп әйткәндә, көне буе бергә яшәп ничек талашып, ызгышып бетмәскә?

— Ир белән хатын мөнәсәбәтләрне үзара гына көйли алмаганда, өченче багана ярдәмгә килә. Бу очракта, әлбәттә, бала турында сүз бара. Аның сәламәтлеген кайгырту, үсеше, киләчәге өчен борчылу ир белән хатынны берләштерә, мөнәсәбәтләрне ныгыта. Шуңа күрә карантин чоры мөнәсәбәтләрнең ныклыгын сынау өчен дә бер мөмкинлек. Көннәр буена икәүдән-икәү генә калгач, ир белән хатын гел сүзгә килсә, яки сөйләшер сүзләре, уртак кызыксынулары юклыгы ачыкланса, уйланырга җирлек бар. Шушы башлангыч чорда мөнәсәбәтләрне саклап була әле. Моңа уртак тырышлык нәтиҗәсендә генә ирешеп була, билгеле. Ниндидер уртак кызыксынулар булдырырга, мөнәсәбәтләрне җайга салуны күздә тоткан берәр онлайн курс үтәргә дә мөмкин. Ике акыллы, уйлый белгән кеше кимендә мөнәсәбәтләрне кискенләштермәс өчен юлларны эзли ала.

— Әле бит ялгыз кешеләр бар. Алар болай да үзләрен ялгыз хис итмәс өчен өйдән чыгып китәргә тырыша. Карантинга ябылган очракта аларга нишләргә? Чыннан да депрессиягә бирелү җиңел бит өйдә генә утырганда.

— Кешегә үз-үзеңнән курку дигән хис хас. Күпләр ялгыз калгач, уй-кичерешләре, борчулары белән күзгә-күз очрашудан курка. Андый чакта ялгызларга ярдәм итәрдәй ныклы терәк кирәк. Теләсә-кайсы вакытта шалтыратып сөйләшерлек, гел элемтәдә торырылык кешең булса, яхшы. Андый чакта күптән хыялланып йөргән шөгыльгә тотынсаң, яраткан китабыңны укысаң, яңа фильм карасаң да яхшы. Күптән чигү чигүне өйрәнәсе килгән икән, башлагыз! Телләр өйрәнү гел кичектерелгән икән, тотыныгыз! Ялгызлар яңалыклар карауны да чикләсәләр хәерле. Дөнья күләмендә таралган коткы аларның күңелен тагын да яраларга, курку хисен арттырырга мөмкин.

— Карантинның күпмегә сузылачагы билгесез. Шушы чорда укучыларыбызга нинди киңәшләргә колак салырга киңәш итәр идегез? Шәхсән үзегез карантинга әзерләнә башладыгызмы инде?

— Теләсә-кайсы мәсьәләнең чишелеше була. Мин һәрчак әнә шул кагыйдәгә таянам. Шул ук кибет киштәләрендә азык-төлек бетсә дә, хөкүмәт безне ач калдырыр дип уйламыйм. Авыл халкының баз тулы бәрәңгесе бар. Шушы чорда күптән хыялланып та, вакыт таба алмаган эшләремне башкарырга җыенам. Коръән китабын укырга вакыт калмый иде, бу хатаны төзәтербез дип уйлыйм. Балалар белән әвәләп, рәсем ясап, әйләнә-тирәлекне өйрәнүгә багышланган кызыклы тапшырулар карарга җыенабыз. Көненә 1,5 сәгать дәвамында математикадан күнегүләр эшләрбез дип тә торам. Кешеләргә дә һәр мизгелнең кадерен белеп, булганына шөкер итеп, һәр нәрсәдән ямь табып яшәргә киңәш итәр идем. Яшәү, ярату, рәхмәтле булу – зур бәхет!

Гөлназ Әхмәтҗанова – югары белемле психолог. Гаилә, балалар психологиясе тармагында күбрәк эшли. "4Life" психология ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе. 1981 елда Казанда туган. Кияүдә, балалары бар.

 

Римма Әбдрәшитова

Азатлык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев