Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Кабак. Файдасы һәм зыяны

Кабакта күз күрүен яхшырта торган элемент – каротиноид күп.

Кабакта күз күрүен яхшырта торган элемент – каротиноид күп. Бу яшелчә кан басымын төшерә, эчәклекләрне шлаклардан чистарта, йокысызлыктан интеккән кешеләргә дә файдалы. Халык медицинасында кабакны бавырны чистарту өчен кулланалар. Кабак төше ир-атларга аеруча файдалы. Ул мәни бизе эшчәнлеген нормальләштерә. Хатын-кызларда картаю процессын тоткарлый. Тырнак һәм чәчләрне витаминнар белән баета.

Әмма! Кайбер кешеләрдә кабакка аллергия күзәтелергә мөмкин. Кабак төше майлы, туклыклы булып санала, шуңа да ябыгырга теләгән кешеләр өчен бик үк файдага булмаска мөмкин. Гастрит, ашказанында җәрәхәт булганнарга саклык белән генә ашарга киңәш ителә.

 

"Өмет"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев