Мәдәни җомга

«Июль аенда ким дигәндә егерме дүрт дару үләнен җыеп була»: кайсының вакыты җиткән?

Һәр дару үләненең файдалы матдәләргә иң бай вакыты була. Ул бер ай яки берничә атна гына дәвам итәргә мөмкин. Июль аенда кайсы дару үләннәрен җыярга ашыгырга?

Җәйнең икенче аенда җыярга кирәкле дару үләннәре турында Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим белән сөйләштек.

 

 

 

- Татарстанда дару үләннәре бик күп, тик без шифалы табигатьне тулысы белән файдаланмыйбыз. Аз гына авырып китсәк, аяк астында яткан үләннәрне файдаланасы урынга, даруханәдән химия белән эшләнгән даруларны алырга барабыз.

Июль аенда гына да ким дигәндә егерме дүрт дару үләнен җыеп була. Берничәсе турында төгәлрәк әйтергә кирәк.

Июль башында үги ана яфрагын җыярга кирәк. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә, аның исеме «ютәл» дигәнне аңлата. Үги ана яфракларын ютәлгә каршы куллану бик файдалы. Быел яңгырлар күп булганга, үсемлекнең яфраклары бик зур һәм сусыл. Сабагын 5 см калдырып, яфракларның яшелләрен генә җыярга кирәк. Әлмәт, Сарман, Түбән Кама районнарында үскән үги ана яфрагы — иң әйбәте.

Җылы суда төнәтелгән яфракларны ютәлләгән вакытта көнгә 4-6 тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә кирәк, төнәтмәсенә бал яки шикәр комы кушарга мөмкин.

Бака яфрагы (подорожник) төнәтмәсен шулай ук ютәлгә каршы һәм сулыш юлларын чистарту өчен кулланып була. Яфракларны иттарткыч аша чыгарырга, суын сыгып алырга һәм бераз бал кушып, ябык савытта 20 минут тотарга кирәк. Төнәтмәне 2-3 аш кашыгы эчәргә киңәш ителә.

 

«Әрем — күп авырудан дәва»

 

Татарстанда әрем күп үсә, тик без аны дару урынына тиешенчә файдаланмыйбыз. Әрем күп авырудан дәва бирә. Кара әрем төнәтмәсе йөрәкне тынычландыра. Ак әрем эфир майларына бай, аның төнәтмәсен ашказаны, бөер, бавыр, эчәклек, сидек куыгы авырулары булганда эчәргә кирәк. Эчәклектә булган барлык паразит микроорганизмнарны бик әйбәт куып чыгара. Әрем яфрагын яраларны дәвалау өчен дә файдаланырга мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк: әрем төнәтмәсен бер айдан да озаграк эчәргә ярамый, балага узган хатыннарга да кулланмаска кушыла.

 

 

Берничә әрем сабагы кушылган мунча себеркесе белән чабыну тән өчен бик файдалы. Мин аны мунчада еш кулланам. Беренчедән, кызу мунчага таралган әрем исе тәнгә рәхәтлек бирә, икенчедән, әрем тәнгә массаж ясый һәм әчелеге белән тиредәге бөтен микробларны үтерә.

Руслар «чистотел» дип йөрткән үләнне бездә төрлечә атыйлар: канлы үлән, сөтле үлән, зур төче үлән, зур канут. Аның сабагыннан чыккан сөтне катыланган кул тиресен йомшарту һәм яраларны дәвалау өчен кулланырга була.

Юкә чәчәген июльнең беренче яртысында җыярга кирәк, аннан соң ул картая башлый, — дип сөйләде Гәрәй Рәхим.

 

«Кырлыган яфрагына дөрес итеп ферментация ясарга кирәк»

 

Безнең әңгәмәгә Гәрәй әфәнденең хатыны Диләрә ханым да кушылды, ул да дару үләннәре белән кызыксына икән.

«Сукыр кычыткан чәчәге чыга башлады хәзер. Аның төнәтмәсен тынычландыра торган дару итеп кулланырга була. Тик аның белән игътибарлы булырга кирәк, кан басымы түбән булган кешеләргә зыян килергә мөмкин. Уйламыйча, чәйгә кушып эчәргә кирәкмәс.

Кырлыган (иван-чай) яфрагын гына җыючылар да бар, тик, чәчәге белән җыйгач, ул тәмлерәк була. Чәчәген һәм яфрагын аерым җыярга кирәк, чәчәген киптерәсе генә була, ә яфракларга дөрес итеп ферментация ясарга кирәк. Мин чистартылган яфракларны өч литрлы банкага нык итеп тутырам һәм җылы урынга куям. Җәй көне иң җылы урын — урамда торган машина эче. Туры кояш нурлары төшмәсен өчен чүпрәк белән каплыйм да, машинага чыгарып куям, кич өйгә алып керәм.

 

 

Башта ул яфраклардан үлән исе аңкый, аннан алма-җиләк исләре килә башлый. Шундый ис килә башлый икән, димәк, әзер. Аннан соң, банкадан бушатам һәм камыр ясагандагы кебек кул белән басам, бик күп суы аерылып чыга. Таба өстенә кәгазь җәям һәм калган яфракларны шунда таратам. Аны аз гына җылы духовкага киптерергә куеп торам.

Июль аенда тукранбашның кызыл чәчәкләрен җыярга мөмкин. Җәй айларында үсемлекләрнең бөтен файдасы чәчәгендә һәм яфрагында, ягъни җирдән өске якта була. Ә язын һәм көзен тамырларны җыю файдалы. Кайбер үләннәрнең ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен төрлечә тәэсир итүен дә истә тотарга кирәк. Мәсәлән, сары мәтрүшкәне һәм бөтнекне ир-атларга күп кулланырга ярамый, — диде Диләрә ханым.

 

«Җиләк канны яңарта, бөердәге ташны куу өчен файдаланыла»

 

Кама Тамагы районы Олы Карамал авылыннан Зинаида Ишемьярова хәзерге вакытта җыйган үләннәре турында сөйләде.

«Хәзер тубылгы (лабазник, таволга) үләнен җыярга кирәк. Ул су буйларында ак болыт кебек үсеп утыра. Мин аны чәчәге-яфрагы белән бергә җыеп киптерәм һәм чәйгә кушып эчәм. Иптәш хатын тубылгыны үзен генә кайнатып эчә, алай да ярый. Ул үлән хәл кертә һәм кан басымын нормага китерү үзлегенә ия. Ул яктан бигрәк тә олырак яшьтәге кешеләр өчен файдалы. Мәсәлән, грипп белән авырганнан соң хәлне кайтару өчен бер чәй кашыгы үләнне чәйгә кушып эчәм. Аны җыйганда соңга калырга ярамый, чөнки ул коела башлый.

Хәзер урман-кырларда җиләк пешкән вакыт. Җиләк канны яңарта, бөердән ташларны куу өчен кулланыла. Безнең авылга эшләргә әрмән гаиләсе кайтып торган иде. Ул хатын миңа кереп йөрде һәм бөерендә таш булуын сөйләгән иде. Мин аны җиләк җыярга алып киттем, аңа күп итеп җиләк ашарга кирәк иде. Анда безнең белән минем кечкенә кызым да барган иде. «Әни, ул бит җиләкне җыймый, ашый гына», — дип килеп әйткән иде кызым. Шулай, бер-ике тапкыр бардык та, бер көнне ул хатын минем янга керде һәм оялып кына ташларын күрсәтте. Күптән булды ул хәл, тик бу хатын-кыз җир җиләгенең файдасын күргән иде.

 

 

 

Шулай ук хәзер кырлыган (иван-чай) яфракларын җыябыз, аның да хәл кертә торган үзлеге бар. Мин кырлыганның бер-ике яфрагын кушып чәй пешерәм. Яфрагын уч арасында әйбәтләп уып, түгәрәк формага кертүчеләр дә бар, мин алай ясап тормыйм.

Сазлыклы урыннарда үскән каз үләне (лапчатка) чәчәк ата башлый, хәзер аны җыярга кирәк. Аның ак төстәгесе дә була, ул эч киткәннән бик файдалы, төнәтмәсен бозауларга бирергә дә ярый.

Гадәттә, җиләк белән бер вакытта мәтрүшкә өлгерә, аны да җыясы булыр», - диде Зинаида Ишемьярова.

Мәгълүмат дару үләннәре белән таныштыру максатыннан язылды. Дару үләннәрен куллану алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк.

 

Гөлүзә Ибраһимова

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: