Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Гөреҗдә җыйдым - күрегез, ничек тозларга икәнен белегез! (КИҢӘШ)

Их, тармаклы ботак белән җирне тырный-тырный гөмбә җыеп йөрсәң иде ул, ә?! Урман исләрен сеңдергән гөреҗдәсен генә тозлап куясы иде! Ә менә Кушнаренкода аны болай эшлиләр икән.

"Гөреҗдәне (груздь) туфрак, үләннән яхшылап чистартырга. Әчесе чыксын өчен 16 сәгатькә салкын суга салып торырга. Суын берничә тапкыр алыштырырга кирәк. Аннары тозлы суга салып, бер тапкыр кайнатып алырга һәм суын саркытырга.

Эрерәк гөмбәләрне берничәгә кискәләргә. Ул арада плитәдә тозлык кайный. Тозлык 1 литр суга 2 аш кашыгы тоз кушып ясала. Миңа
5 литр тозлык кирәк булды. Тозлыкка гөмбәләрне салып, 20 минут кайнатырга. Кайнар килеш чиста банкаларга тутырып, капкач белән ябып, салкын урынга куярга.

Тозланган гөмбәне салкынча караңгы урында сакларга. Табынга суган, сарымсак өстәп, үсемлек мае белән болгатып бирсәгез, аеруча тәмле була", - дип язды безгә Иске Кормаш авылыннан Зилә Идрисова.

Нинди гөмбәне дә маринадлап та була. Моның өчен чистартылган гөмбәгә су салып, пешерергә куярга, су кайнап чыгу белән тоз салырга. 30-40 минут чамасы пешергәннән соң, суын түгеп, салкын су белән чайкатырга һәм саркытырга.

Маринад: 1 литр суга 8 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 2 аш кашыгы өеп шикәр комы, 1 аш кашыгы өеп тоз, 1 дәфнә яфрагы, 4 хуш исле борыч, 4 түгәрәк кара борыч, 3 канәфер.
Маринад кайнап чыгуга гөмбәләрне салырга, 15 минутлап кайнатырга һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябарга.

 

Резида Валитова

"Кызыл Таң"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев