Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (9-15 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

9 октябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 9.59 сәгатьтә калка, 18.10 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.56 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Инфаркттан саклан! (1)

1) Оптималь кан басымы – 120/80. Чик сызыгы – 140/90. Аскы күрсәткеч зуррак булган саен, йөрәккә куркыныч арта бара. Аны 20 процентка гына төшерү дә инфаркт бәрү ихтималын 60 процентка киметә. 2) Дөрес туклану мөһим, майсыз ризыкка күчү кандагы холестерин микъдарын 10 процентка киметә, бу исә инфаркт булу куркынычын 25 процентка азайта. 3) Тәмәкене ташлау зарур, 2 елдан соң инфаркт куркынычы үз гомерендә тәмәке тартып карамаган кешеләрнеке кебек кенә булыр. 4) Кандагы шикәр микъдарын контрольдә тотарга кирәк – ул артса, кан тамырлары эченә май утыра башлый, алар тыгыла. Диабет белән авыручыларның 70 проценты йөрәк-кан тамырлары чирләреннән дөнья куя.

10 октябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында,11.34 сәгатьтә калка, 18.36 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.51 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 

Инфаркттан саклан! (2)

5) Нормаль авырлык формуласы: буй озынлыгы минус 100. Әлеге формула белән чыгарылганнан тагын 15 процентка кимесә, идеаль авырлык була, симерүдән куркырга кирәк. 6) Стресстан качу мөһим, чөнки артык дулкынлану кан басымын күтәрә. 7) Атнага 2 тапкыр яртышар сәгать кенә булса да спорт белән шөгыльләнү файдалы. Җәяү йөрү, акрын йөгерү, йөзү, велосипедта, чаңгыда йөрү – болар инфаркт куркынычын 45 процентка кадәр киметә ала.

11 октябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 13.02 сәгатьтә калка, 19.16 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.47 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

12 октябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 14.12 сәгатьтә калка, 20.14 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.42 сәгать. 

 Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

 Кабак балы

Кабак балы – бавыр өчен чын бәлзәм. Ул эчне йомшарта, ашкайнатуны яхшырта. Кабакның өске ягын кисеп, орлыклары белән җепселләрен алалар, тулганчы шикәр салалар, киселгән өлеше белән каплап, тирән савытка утыртып куялар. Шикәр эреп беткәч, сөзеп алып, суыткычта саклыйлар. Теләсә кайчан һәм теләсә күпме эчәргә ярый – зыяны булмаячак.

13 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 15.01 сәгатьтә калка, 21.29 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.38 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Балан – тамакка дәва

1 стакан баланны изеп, 1 стакан кайнар суга салалар да, өстен томалап, 40 минут төнәтәләр. Тамак авыртканда, шул төнәтмә белән аны көненә 4 тапкыр чайкыйлар, 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.

14 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 15.33 сәгатьтә калка, 22.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.33 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

15 октябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 15.54 сәгатьтә калка, 0.20 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.29 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Тозлы кәбестә

Уртача зурлыктагы 1 баш кәбестәне вак итеп тапыйлар, өстәлгә җәеп, 1 аш кашыгы (өеп) тоз сибәләр дә, кул белән яхшылап уалар. 1 кишерне кыралар. Аннары 5 литрлы кәстрүлгә катлап тутыралар: уылган кишер, берничә дәфнә яфрагы һәм кара борыч, кәбестә; аннары тагын кишер, тәмләткечләр, кәбестә. Барысын да тутыргач, зур тәлинкә белән каплыйлар, өстенә 3 литрлы банка белән су куялар. Икенче көнне ачып, берничә урыннан пычак белән тишкәлиләр, кабат банка белән бастыралар. 3 көн шулай эшлиләр. Аннан соң кәбестәне, банкаларга тутырып, суыткычта саклыйлар. Озаграк торган саен, ул тәмлеләнә генә бара. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев