Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (9-15 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

9 ноябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 15.23 сәгатьтә калка, 2.47 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.42 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Йөрәккә ярдәм

Йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен, гөлҗимеш, кызыл миләш, дүләнә, балан җиләкләре, йөзем һәм күрәгәне тигез микъдарда алып, 1 стакан кушылманы 1 л кайнар суда төнгелеккә калдыралар да, көне буена чәй урынына эчәләр. Озак вакыт буе шулай дәвалану файдалы. Миокард инфарктыннан соң йөрәк мускулында барлыкка килгән җөйләрдән котылу өчен, термоска 1 аш кашыгы канлут үләне (чистотел) салып, өстенә 1 стакан кайнар су агызалар, 15 минут төнәтәләр, сөзеп, суыткычта саклыйлар, иртән ач карынга 1 әр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы - 10 көн. Инфаркттан соң хәлне яхшырту өчен, 200 әр г вакланган суган һәм балны кушып, көненә 3-4 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар. Кичләрен 1 стакан әчегән сөт белән 0,5-1 баш сарымсак ашау да йөрәк мускулын ныгыта.

10 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 15.36 сәгатьтә калка, 3.59 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.39 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Иммунитетны ныгыту

1әр аш кашыгы аптека ромашкасы һәм юкә чәчәкләрен, гөлҗимеш җиләген 2 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, җылы килеш яртышар стакан эчәләр. 5әр чәй кашыгы мелисса һәм бөтнек үләннәрен, каштан һәм кырлыган (иван-чай) чәчәкләрен 1 л кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр. Шул арада туңдырылган яки яңа җыелган җиләкләрдән компот кайнатып, 1 л компотка 300 мл төнәтмә кушалар да, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 1 әр стакан эчәләр.

11 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 15.50 сәгатьтә калка, 5.12 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.35 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 

Сабынлы суган дәвалый

Чуан чыкканда, тигез микъдарда алынган уылган суган, балалар сабыны һәм туңмайны бераз җылытып, яхшылап болгаталар да, дүрткә бөкләнгән марляга сылап, фурункулга төнгелеккә бәйләп калдыралар. Көн буена йөрергә дә була. Сызлау басыла, эрен суырылып чыга, җәрәхәт урыны тиз төзәлә. Яисә 1әр чәй кашыгы шикәр, уылган балалар сабыны һәм туңмайны кушып болгатып, чуан өстенә компресс куялар.

12 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 16.07 сәгатьтә калка, 6.26 сәгатьтә бата. 16 сәгать 36 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 8.31 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

13 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 16.27 сәгатьтә калка, 7.43 әгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.27 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

14 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 16.55 сәгатьтә калка, 8.59 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.23 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Тез авыртканда

Тездә артрит булганда, даруханәдә сатыла торган зәңгәр балчыкка (анысы иң сихәтле санала) су кушып, каймак куелыгындагы боламык ясыйлар да, тезне җылы су белән юып, марля куялар, шуның өстенә балчыкны җәяләр дә, сөлге белән урап, бинт белән бәйлиләр. 2-3 сәгатьтән, балчык тирене җылыта башлагач, алып, урынын җылы су белән юалар. Берничә сәгать урамга чыгарга ярамый. Көн саен яңа балчык куярга кирәк.

15 ноябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 17.33 сәгатьтә калка, 10.11 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.20 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Сихәтле катнашма

Академик Амосов, операциядән соң организм тизрәк сихәтләнсен өчен, мондый катнашма белән дәваланырга киңәш иткән, ул сәламәт кешеләр өчен дә бик файдалы: 500 әр г йөзем, күрәгә, инҗир, кара җимеш, әстерхан чикләвеген һәм кабыгы белән 1 лимонны иттарткычтан чыгаралар да, 500 г бал кушып болгаталар, суыткычта пыяла савытта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр аш кашыгы кабалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев