Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (9-15 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

9 май (шимбә). Рамазан аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 22.26 сәгатьтә калка, 5.00 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.55 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. 9, 10 майда суган, сарымсак, кузаклылар, яшел тәмләткеч үләннәр, редис, салат, бәрәңге, чәчәкләр утырту һәм чәчү, ачы борыч үсентеләрен күчереп утырту, сырганак һәм зелпе куаклары утырту, җимеш агачлары төбенә минераль ашлама кертү, чүп утау, корткычларны агулау, җиләк мыекчаларын кисү уңышлы, ә менә су сибү, агач-куак ботакларын кисүдән тыелып тору хәерлерәк. 

10 май (якшәмбе). Рамазан аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 23.38 сәгатьтә калка, 5.36 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.59 сәгать.

 Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Мүк җиләге (1)

Америка галимнәре иң файдалы җиләк-җимешләр исемлеген төзегән, анда груша, йөзем, алма, чия, каен җиләге, карбыз, кара җиләк, банан кертелгән. Ә менә беренче урынга мүк җиләге куелган, чөнки анда антиоксидантлар бик күп. Әгәр уртача зурлыктагы бер грушада 317 мг, ярты чынаяк йөземдә – 296 мг, бер алмада – 256 мг, ярты чынаяк чиядә – 231 мг, 8 зур җир җиләгендә – 195 мг, бананда 174 мг антиоксидант булса, ярты чынаяк мүк җиләгендә аның күләме 373 мг чамасы икән. 

11 май (дүшәмбе). Рамазан аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 6.26 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.03 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 11, 12 майда сельдерей, чөгендер, томат, бәрәңге, сарымсак,чәчәк кәбестә, кишер, суган, петрушка чәчү һәм утырту, органик ашламалар кертү, җимеш агачлары һәм куаклары утырту, корткычларга һәм авыруларга каршы препаратлар сиптерү, дару үләннәренең тамырларын җыеп киптерү яхшы. 

Мүк җиләге (2)

Мүк җиләген матдәләр алмашы бозылганда, гипертония, глаукома булганда, ашказаны, бавыр авыртканда, диабет, ревматизм, туберкулез, атеросклероз, баш авырту интектергәндә ашау файдалы. Ул канны яхшы туктата, ялкынсынуны баса, бәвелне куа, бактерияләрне үтерә, сусауны баса, канның оючанлыгын җайга сала. Ашказаны һәм эчәклектә ялкынсыну булганда исә мүк җиләге ашарга ярамый. 

12 май (сишәмбе). Рамазан аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 0.34 сәгатьтә калка, 7.27 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.07 сәгать. 

 Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. 

13 май (чәршәмбе). Рамазан аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 1.13 сәгатьтә калка, 8.38 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.11 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 13, 14 майда үсемлекләр чәчү һәм утырту киңәш ителми, сирәкләү, чүп утау, җиләк мыекчаларын кисү, корткычларны агулау белән шөгыльләнү нәтиҗәле. 

14 май (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 1.42 сәгатьтә калка, 9.52 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.15 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

15 май (җомга). Рамазан аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 2.02 сәгатьтә калка, 11.06 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.19 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 15-20 майда кыяр, баклажан, татлы борыч, кишер, томат, редис, торма, яшел тәмләткеч үләннәр, кәбестә, бәрәңге, чәчәкләр, кабак, салат, ташкабак чәчү һәм утырту, газон чирәмен чабу, җимеш бакчасына карлыган, крыжовник, кура җиләге, йөзем куаклары, җир җиләге утырту, органик ашламалар кертү, дару үләннәренең яфракларын киптерү, кузгалак, укроп, кычыткан җыю яхшы, ә менә үсемлекләрне химик препаратлар белән эшкәртүдән тыелып тору мәслихәт.

Тиз кабара торган камыр

1 стакан кайнар суга 1 стакан салкын сөт, ярты стакан чистартылган үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр һәм 11 грамм “Саф момент” чүпрәсен салып, яхшылап болгаталар, аннары 5 стакан чамасы он өстәп, камыр басалар, тик соңгы стаканны салып ук бетермичә, иң элек камырның тыгызлыгын карау мәслихәт (артык каты да, йомшак та булмасын). Аннан соң яңа полиэтилен пакетка салып, очыннан гына һава кермәслек итеп бәйлиләр дә, суыткычка куялар. Чүпрәсе яхшы булганда, 40 минутта кабарып менә. Бик юка итеп җәелә, пицца, бәлешләр, хачапури, пәрәмәч, күмәч пешерергә менә дигән камыр була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев