Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (9-15 март) 

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

9 март (шимбә). Рәҗәб аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 7.36 сәгатьтә калка, 20.31 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.19 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмау зарур. Ач торырга ярамый.

Тибет дәвасы

Югары кан басымын төшерү өчен, һәрвакыт дару кабарга ашыкмаска кирәк. Бер лимон яки әфлисунны кабыгы белән вак угычтан уалар яки иттарткычтан чыгаралар, бераз шикәр кушып, 3 көн төнәтәләр һәм суыткычта саклыйлар. Сихәтле катнашманы көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабып кую кан басымын да төшерә, калкансыман биз эшчәнлеген дә җайга сала.

10 март (якшәмбе). Рәҗәб аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 7.51 сәгатьтә калка, 21.44 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.23 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Кан басымын төшерү

1 аш кашыгы вакланган әстерхан чикләвеген термостагы 1 стакан кайнар суда 12 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, 1 чәй кашыгы бал өстиләр, өчкә бүлеп, көн дәвамында эчеп бетерәләр. Яисә 4 дәфнә яфрагын 1 стакан кайнар суда төн буена тоталар, иртән һәм кичен, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Әгәр кан басымы бик югары булса, яфрак янына 1 чәй кашыгы кипкән укроп орлыгы да өстиләр. Балан чәчәген чәй урынына эчү исә кан басымын әкренләп төшерә.

11 март (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 8.08 сәгатьтә калка, 22.58 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.28 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

12 март (сишәмбе). Рәҗәб аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 8.29 сәгатьтә калка, 23.45 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.32 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Яшелчәләр ярдәме

Петрушка кайнатмасын теләсә күпме эчәргә ярый, ул кан тамырлары тышчасын холестериннан чистарта. Йөрәктә ишемия авыруы булганда, 1 әр чәй кашыгы уылган керән белән балны кушып, ашарга 1 сәгать кала кабалар. Дәва курсы – 30 көн. Баш миендәге кан тамырлары кысылганда, чи бәрәңге телемнәрен марля кисәгенә төреп, маңгайга куялар.

13 март (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 8.55 сәгатьтә калка, 0.14 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.37 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Катарактадан – керән

Катаракта (күз ясмыгы тукымасының өлешчә яки тулысынча тоныклануы) башланып кына килгән чакта болай дәвалану файдалы. 1 аш кашыгы уылган керәнне 1 стакан сөттә кайнаталар, 1 сәгать төнәтәләр, көненә 4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр.

14 март (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 9.29 сәгатьтә калка, 01.28 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.41 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне туп­ларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Сельдерейлы керән согы

Бөер ташы авыруыннан интеккәндә, 3 кг сельдерей белән 700 г керән тамыр­ларын, төшләре алынган 10 лимонны иттарткычтан чыгарып, 800 грамм бал кушалар да, 2 атна суыткычта төнәткәч, сыгалар. 3 л сок чыгарга тиеш. Көненә 3 тапкыр, ашарга 40 минут кала, 2 аш кашыгы сокны 150 г суга кушып эчәләр.

15 март (җомга). Рәҗәб аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 10.14 сәгатьтә калка, 2.38 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.46 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Баллы күптермә

170 г бодай оны, 120 г шикәр, 2 йомырка, 100 г бал, 100 мл кефир, 1 чәй кашыгы аш содасы кирәк. Башта йомырка һәм шикәрне миксер белән туглап күпертәләр, аннары бал белән сода өстәп, тагын болгаталар, аннан соң кефир кушалар, кабат миксер белән туглап алалар. Он кушып, башта кашык белән болгаталар, аннары миксер белән күпертәләр – әзер камырда төерләр булмаска тиеш. Майланган табага агызып, 180 градуслы газ мичендә 30 минут пешерәләр. Табынга шикәр оны сибеп яки каймаклы крем белән бирәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев