Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (9-15 июль)

Халык медицинасы чаралары  белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

9 июль (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында,15.23 сәгатьтә калка, 23.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.14 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь. 

Крыжовник (1)

Крыжовник – тимер һәм бакырга, фосфор тозларына бай диетик җиләк, аны матдәләр алмашы бозылганда, симергәндә куллану файдалы. Ул - үт һәм бәвел кудыргыч чара, шулай ук хроник эч катудан да кулланыла. Җимешләре азканлылыктан, еш кан китүдән һәм тире авыруларыннан дәвалый. Элек Кавказда туберкулез белән чирләүчеләргә крыжовникның пешереп суытылган яфракларын ашатканнар. Җимешләре ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында авыртуны баса. 20 грамм крыжовник җиләген термостагы ярты литр кайнар суда 6 сәгать төнәтәләр, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр, бераз бал кушарга була. Мондый чара куәтле үт кудыру үзлегенә ия.

10 июль (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 16.59 сәгатьтә калка, 0.14 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.12 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергия­сенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

Крыжовник (2)

Остеохондрозны, артритны дәвалау өчен, 20 крыжовник яфрагын 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтеп, көненә 3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Эч кипкәндә, 2 аш кашыгы җиләкне 300 мл суда кайнатып чыгарып, суынганчы төнәтәләр, сөзеп, һәр 3 сәгать саен 100 әр мл эчәләр. Салкын тигәндә, крыжовник согын сыгып, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр, шул сок белән тамакны да чайкыйлар.

11 июль (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 18.35 сәгатьтә калка, 0.48 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.10 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Йөрәк еш типсә

Аз гына борчылганда да, кайчак йөрәк бик еш тибә башлый. Аның ритмын җайга салу өчен, тигез микъдарда кушылган әнис орлыгы һәм кориандрны иттарткычтан чыгарып, шикәр кушып болгаталар да, көненә 2 тапкыр, ашаганнан соң, 1әр чәй кашыгы кабып суыралар.

12 июль (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 19.58 сәгатьтә калка, 1.44 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.07 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. 

Юкә сихәте

Юкәнең кайрысы да, чәчәге дә, балы да сихәтле. Юкә чәчәге температураны төшереп, тирләтеп кенә калмый, нерв киеренкелеген дә бетерә, ютәл өянәген дә баса. Югары кислоталылыкны киметә, ашказаны, бавыр, бөер, йөрәк авыруларын дәвалауда кулланыла. Иммунитетны ныгыта, салкын тиюне кисәтә. Диабет белән чирләүчеләрнең канындагы шикәр күләмен киметә. 4 аш кашыгы юкә чәчәген ярты литр суда 10 минут пешерәләр, көненә 2 тапкыр 1 әр стакан эчәләр. Пешкән урынга, төзәлмәс җәрәхәтләргә шушы кайнатмада чылатылган йомшак тукыма куеп бәйләү файдалы. Яшь юкә кайрысын суда пешереп тә пешкән урынга бәйлиләр. Юкә балының шифасын исә язып та бетерерлек түгел. 

13 июль (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында,20.57 сәгатьтә калка, 3.05 сәгатьтә бата. 21 сәгать 37 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 17.05 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

14 июль (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,21.33 сәгатьтә калка, 4.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.02 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. Ай Сукоярда чакта вегетатив нерв системасын саклау мөһим, арка, умырткалык, йөрәк, кан тамырларын дәвалау, чыныгу уңай нәтиҗә бирә. Кәбестә, яшел борчак, суган ашау файдалы.

15 июль (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,21.55 сәгатьтә калка,6.21 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.59 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Маринадланган кыяр

3 литрлы банка төбенә дүрткә бүленгән кишер, 2 баш кечкенә суган, берничә бүлем сарымсак, карлыган һәм чия яфрагы, укроп башлары, керән, түгәрәк кара борыч салып, юылган кыярларны тыгызлап тутыралар, өстенә кайнап торган су коеп, 15 минут тоткач, шул суны агызып алалар да, 5 чәй кашыгы тоз, 10 чәй кашыгы шикәр, 100 г 9 процентлы серкә салып, кайнатып чыгаралар, кыяр өстенә агызып, тимер капкач ябалар һәм юрганга төреп суыталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев