Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама  (9-15 гыйнвар)  

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

9 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел әүвәл  аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы  йолдызлыгында, 3.40 сәгатьтә калка, 12.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.24 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя.  Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

 Баллы алоэ (1)

Бик актив булганга, баллы алоэны 1 айдан артыграк кулланырга ярамый. Иммунитетны ныгыту өчен, 500 әр г алоэ яфрагын һәм әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгаралар, 1,5 стакан бал кушып, караңгы җылы урында 3 көн төнәтәләр дә, тәүлегенә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 1 әр аш кашыгы кабалар.  

10 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл  аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы  йолдызлыгында, 5.10  сәгатьтә калка, 12.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.26 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Баллы алоэ (2)

Эчне йомшарту өчен, 150 г алоэ яфрагын ваклап, 300 г җылытылган балга кушалар, 1 тәүлектән соң җылытып, сөзәләр, иртәнге ашка 1 сәгать кала 1 әр чәй кашыгы кабалар. Ирен чабыртканда (герпес чыкканда) көненә 5 тапкыр алоэ согы сөртәләр. Яраларны төзәтү өчен, мондый май әзерләргә була: яртышар стакан бал һәм алоэ согын кушып, яхшылап болгаталар, суыткычта саклыйлар. 

11 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл  аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез  йолдызлыгында, 6.36 сәгатьтә калка, 13.24 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.29 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә. 

Ютәлдән дәва

2 өлеш үги ана яфрагы, 1 әр өлеш мәтрүшкә белән ромашка чәчәген кушып, 2 аш кашыгы вакланган катнашманы термостагы ярты литр кайнар суга салалар, 5-6 сәгать төнәтеп, сөзәләр дә, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, җылы килеш, яртышар стакан эчәләр.

12 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл  аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез  йолдызлыгында, 7.48  сәгатьтә калка, 14.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.31 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Торма сихәте

Кара торманың өске ягын чокып, өчтән бер өлешен алалар да, шунда бал салалар. 3-4 сәгатьтән соң бүленеп чыккан сокны бушатып, яңадан бал өстиләр. Сокны ютәлне басу өчен эчәләр. Балалар өчен исә болай әзерлиләр: кара торманы шакмаклап турап, кәстрүлгә салалар, өстенә шикәр сибәләр һәм газ мичендә 2 сәгать пешерәләр. Шешәгә сөзәләр. Балаларга көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, 2 шәр чәй кашыгы бирәләр.

13 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл  аеның 29 нчы көне.  1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Сукояр  йолдызлыгында, 8.43 сәгатьтә калка,15.29 сәгатьтә бата.  8 сәгать 00 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.34 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Аралашуны чикләү зарур. 

Чикләвек каһвәсе

Ютәлләгәндә, бронхит һәм астма интектергәндә, йөрәк авыртканда, мондый каһвә эчү файдалы. Газ мичендә имән чикләвекләрен кызарганчы кыздырып алалар, төеп, каһвә кебек пешерәләр, сөт һәм шикәр кушып эчәләр.

14 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир  аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр  йолдызлыгында, 9.20 сәгатьтә калка,16.49 сәгатьтә бата.  1нче фаза. Көн озынлыгы 7.37 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

 Бавыр авыртканда 

Тигез микъдарда алынган ромашка, канлут (чистотел), бөтнек, сары мәтрүшкә үләннәрен, татлы тамыр (солодка) тамырын кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, көненә 2-3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, яртышар стакан эчәләр.

15 гыйнвар (җомга). Җөмәдел ахир  аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай   Сукояр йолдызлыгында, 9.45 сәгатьтә калка,18.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.40 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Ялкаулар  салаты

1әр банка консервланган татлы кукуруз, ак фасоль, кызыл фасоль, петрушка, 1 бүлем сарымсак, майонез, сохари кирәк. Суларын түгеп, кукуруз һәм 2 төрле фасольне кушалар, вак туралган петрушка, уылган сарымсак өстәп, майонез салып болгаталар да, өстенә шакмаклап турап кыздырылган сохари сибәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев