Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (9-15 февраль)

9 февраль (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.13 сәгатьтә калка, 21.29 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.11 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Карабодай сихәте

Үзендәге аксымның күплеге ягыннан карабодай бөтен бөртеклеләр арасында беренче урында тора, сөт белән ашаганда исә тулысынча итне алыштыра ала. Атеросклероз интектергәндә, куе кесәл эчү файдалы: 3аш кашыгы карабодай онын 1 стакан салкын суга салып болгаткач, шуның өстенә әкренләп 1 литр су агызалар, 8-10 минут пешерәләр, иртән һәм кичен эчәләр. Калкансыман биз авырулары булганда, 1 әр стакан төелгән карабодай ярмасы, карабодай балы һәм вакланган әстерхан чикләвеген кушып, пыяла банкада суыткычта саклыйлар. Атнасына бер көн буе шушы катнашманы гына ашау һәм теләсә күпме яшел чәй эчү бик файдалы.

10 февраль (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.29 сәгатьтә калка, 22.40 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.16 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Бөердәге ташны эретү

1 кг суганны чистартып, вак кына турыйлар, 400 г шикәр кушып кайнатып чыгаргач, сүрән утта 3 сәгать буе томалап пешерәләр. Марля аша сыгып алып, 4 тигез өлешкә бүләләр, һәр 3 сәгать саен берәр өлешен эчәләр. Башка нәрсә эчәргә дә, ашарга да ярамый, икенче көнне иртән генә рөхсәт ителә. Табиб белән киңәшергә онытмагыз!

11 февраль (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 9.45 сәгатьтә калка, 23.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.20 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Күзгә карап, диагноз кую

Күз кызару нерв системасының зәгыйфь­ләнүе һәм хроник арыганлык турында сөйли. Күз төбенең каралып чыгуы – бавыр авыруы булуга ишарә. Өске күз кабагы шешү – бөер, күз төбе шешү – ашказаны асты бизе һәм талак эшчәнлеге бозылуны күрсәтә. Күз төбенең каралуы озак вакытка сузыла икән, димәк, йә кан басымы түбән, яки йокысызлык интектерә, яисә авитаминоз, йә йөрәк эшчәнлеге бозылган.

12 февраль (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 10.03 сәгатьтә калка, 00.18 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.24 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

13 февраль (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 10.25 сәгатьтә калка, 1.09 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.28 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Буыннар сызлаганда

6 шар г нашатырь спирты һәм камфара, 8 г кер сабыны, 1 әр стакан үсемлек мае һәм скипидарны кушып, әйбәтләп болгаталар һәм сызлаган буынга сөртәләр.

14 февраль (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 10.55 сәгатьтә калка, 2.26 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.33 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Салкын тисә

1стакан кайнаган сөткә 1 аш кашыгы кура җиләге (кипкәне дә ярый, шикәр белән изгәне дә, туңдырылганы да), 1 чәй кашыгы атланмай, чирек чәй кашыгы аш содасы кушалар да, бал кабып, иртән һәм кичен берәр стакан эчәләр.

15 февраль (җомга). Җөмәдел ахир аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 11.35 сәгатьтә калка, 3.42 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.38 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Йөрәккә файдалы чәйләр

200 мл суга 20 г йөзем салып, 10 минут кайнаталар, шулкадәр үк гөлҗимеш төнәтмәсе өстәп, көненә берничә тапкыр яртышар стакан эчәләр. Мондый чәй йөрәк мускулын ныгыта. Стенокардия булганда, яңа өзелгән тукранбаш чәчәге чәе файдалы. 1 стакан чәчәкне 1 л кайнап торган суга салып, 2 сәгать төнәтәләр һәм көненә 5 тапкыр, ашар алдыннан, 100 әр мл эчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев