Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (9-15 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

9 апрель (шимбә). Рамазан аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 8.51 сәгатьтә калка, 3.30 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.43 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы. 

Җиләкле май

Күп кеше, холестерин микъдары артудан куркып, атланмай ашамый. Организмга исә бу витаминлы продукт бик кирәк. Майның зыянын киметү өчен, аңа мүк җиләге кушалар. 200 грамм йомшартылган майга чирек стакан мүк җиләге, 1 чәй кашыгы төелгән дарчин һәм 1 аш кашыгы бал кушып, блендерда болгаталар да, икмәккә ягып ашыйлар. 

10 апрель (якшәмбе). Рамазан аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 10.01 сәгатьтә калка, 3.53 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.48 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Өрек сихәте 

Көнгә 100-150 грамм күрәгә ашау йөрәк аритмиясе һәм ишемия авыруыннан бик файдалы. Тәмәке тартасы килгән чакта бер күрәгә ашап кую тарту теләген бетерә. Эчәкләрнең кыскаруын яхшыртып, өрек эч катудан саклый. Тик менә симерү һәм шикәр чиреннән интегүчеләргә әлеге җимешне чикләнгән күләмдә генә куллану зарур. Шулай ук ашказанында җәрәхәт булган кешегә дә өрек ашарга киңәш ителми. Шешенкелекне бетерү үзлегенә бәйле рәвештә, өрекнең куе төнәтмәсе - йөрәк-кан тамырлары системасын дәвалаганда алыштыргысыз чара.

11 апрель (дүшәмбе). Рамазан аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 11.19 сәгатьтә калка, 4.10 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.52 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь. 

Суган кайнатмасы

Бавыр авыртканда, болай дәвалану файдалы. 1 килограмм суганны турап, 2 стакан шикәр кушып болгаталар да, газ мичендә сары ширбәткә әйләнгәнче тоталар. Иртән ач карынга 1 аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – берничә ай.

12 апрель (сишәмбе). Рамазан аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,12.40 сәгатьтә калка,4.22 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.57 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

Эч кипкәндә

Кызыл чөгендер, помидор, кишер, болгар борычы, суганны (төгәл пропорцияләр юк, чөгендер генә башка яшелчәләрдән күбрәк булырга тиеш) иттарткычтан чыгаралар да, тоз һәм шикәр кушып пешерәләр, банкага салып, суыткычта саклыйлар. Көненә берничә тапкыр 2-3 әр кашык ашыйлар. Яисә ярты стакан су кушылган 1 стакан сөткә 2 алманы турап, кайнап чыкканнан соң 7 минут пешерәләр дә, ач карынга ашап бетерәләр.

13 апрель (чәршәмбе). Рамазан аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,14.04 сәгатьтә калка,4.32 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.01 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Сулыш кысылганда

Тын беткәндә булыша торган нәтиҗәле чара бар. 10 бүлемтек сарымсакны пыяла банкада изеп, 10 лимон согы, 1 кг бал кушып болгаталар да, капкачын ябып, суыткычта 1 атна тоталар. Аннары көн саен 4 әр чәй кашыгы кабалар. Дәва курсы – 2 ай, бер көн дә калдырырга ярамый. Яисә 2 аш кашыгы мелиссаны 1 стакан кайнар суда 10 минут төнәтәләр дә, сөзеп, өчкә бүләләр һәм көн дәвамында эчеп бетерәләр. Чәй пешергән саен мелисса яфраклары кушарга да була.

14 апрель (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 15.28 сәгатьтә калка, 4.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.06 сәгать. 

 Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

15 апрель (җомга). Рамазан аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында,16.54 сәгатьтә калка, 4.50 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.10 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Чикләвекле кәнфит

1 әр стакан шикәр, вакланган чикләвек һәм салкын сөтне яхшылап болгатып, кайнатып чыгаралар, сүрән утта, әледән-әле болгаткалап, куерганчы пешерәләр. Сөт парга әйләнә башлагач, чикләвек янмасын өчен, гел болгатырга кирәк. Тәлинкәне майлап, куе массаны шунда җәяләр, суынгач, кисәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев