Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (8-14 сентябрь)

8 сентябрь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 2.32 сәгатьтә калка, 18.07 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.19 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

 Диагноз куеп була

Аяк табанында бөтен система һәм әгъзалар белән бәйләнгән 70 мең нерв күзәнәге урнашкан, шунлыктан алар сәламәтлек турында бик төгәл “сөйләп” бирә ала. Әгәр тиктомалдан дүрт бармак астында (баш бармак түгел) сөялләр чыга икән, бу нерв системасы какшауны күрсәтә. Уң аякның чәнчә бармак асты мөгез матдә белән капланса – бавыр, сул аякныкы кап­ланса – йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыгына ишарә. Урта бармак астындагы сөялдән котылмыйча, конъюнктивиттан да котылып булмаячак. Аяк табанының эчке ягындагы сөял - эчәклектә, тышкы ягындагысы умырткалыкта булган чирләрне күрсәтә. Үкчә кырыендагы тире тупаслану кан тамырларына игътибар итәргә кирәклекне искәртә.

9 сентябрь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 28 нче көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кыз йолдызлыгында, 3.59 сәгатьтә калка, 18.33 сәгатьтә бата. 22 сәгать 03 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 13.15 сәгать.

 Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Баш, йөрәк, бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

10 сентябрь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 29 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 5.26 сәгатьтә калка, 18.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.10 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Панкреатит интектерсә

Көн саен 2 кишер һәм 3 бәрәңгене яхшылап юып, согын сыгалар, 1 стакан чамасы сок чыга, шуны ашарга 30 минут кала эчәләр. Атна буе дәвалангач, 7 көн ял итәләр дә, тагын 1 атна эчәләр. Дәва курсы – 3 атна. Тозлы кәбестә согы да бик файдалы, тик аны әзерләгәндә кишер дә, тәмләткечләр дә салмаска кирәк. 50 г гөлҗимеш тамырын 250 мл суда ярты сәгать пешерәләр, көненә 3 тапкыр 2-3әр йотым эчеп куялар. Яисә термоска 1 уч гөлҗимеш җиләге салып, өстенә 1 л кайнар су агызалар, 1 сәгать төнәтәләр, ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр. Көненә 1 тапкыр ашар алдыннан якынча 3 граммлы прополис кисәген бик яхшылап чәйнәп йоту да файдалы.

11 сентябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 6.52 сәгатьтә калка, 19.14 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.05 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Бөерләрне чистарту

Ай Үлчәүдә чакта бөерләрне чистарту нәтиҗәле. Тигез микъдарда алынган турак уты (толокнянка), наратбаш үләнен, артыш җиләге, татлы тамыр (солодка) һәм сарут тамырларын ваклап кушып, шуның 300 граммын 1 л суда кайнаталар, төнәтеп сөзәләр һәм көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы эчәләр.

12 сентябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 8.15 сәгатьтә калка, 19.34 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.01 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

13 сентябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 9.34 сәгатьтә калка, 19.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.56 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Вакытында дәвалану яхшы

Күрем циклы бозылудан интегүчеләргә Ай Чаянда чакта дәвалану бик нәтиҗәле. 1 чәй кашыгы вакланган кылыч үлән (аир) тамырын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, көненә 4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Яисә 4 чәй кашыгы петрушка орлыгын 1 стакан суда 15 минут кайнаталар, көненә 4-6 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр.

14 сентябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 10.52 сәгатьтә калка, 20.18 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.51 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Әфлисунлы крыжовник кайнатмасы

1 кг крыжовник, 1 кг әфлисун, 1 кг шикәр кирәк. Крыжовникны юалар, әфлисунны чистартып телемнәргә бүләләр дә, барысын бергә иттарткычтан чыгаралар. Шикәр комы кушып, 3 сәгать тоталар. Аннары сүрән утта 7 минут пешерәләр дә, 4 сәгать суыталар. Аннары тагын бер кат кайнаталар. Әзер вареньене стерильләнгән банкаларга тутырып, капрон капкач каплыйлар, салкынча урында саклыйлар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев