Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (8-14 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

8 июнь (шимбә). Шәүвәл аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 8.24 сәгатьтә калка, 0.09 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.24 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Суганлы шикәр

Бронхит интектерсә, бер баш суганны вак кына турыйлар, өстенә шикәр сибәләр һәм 2-3 сәгать тоталар. Шунда бүленеп чыккан сокны һәр 2 сәгать саен 1 әр аш кашыгы эчәләр, балаларга чәй кашыгы белән бирәләр. Ике көннән соң какырык куба башлый, атна ахырына бронхитның эзе дә калмый.

9 июнь (якшәмбе). Шәүвәл аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 9.49 сәгатьтә калка, 0.19 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.25 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Эремчек суы

Эремчек суы – иң аз калорияле сөт ризыгы. Ашкайнату бизләренең бүлеп чыгару үзлеген көчәйткәнгә, аны түбән кислоталы гастрит булганда эчәләр. Иммунитетны ныгыту өчен дә көн саен 1 стакан эремчек суы эчү файдалы. Бронхит интектергәндә какырыкны куптару өчен көненә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Бөер ташы авыруы вакытында, баш еш авыртканда көненә 1 стакан эремчек суын әкренләп эчеп бетерәләр. Эч кипкәндә, 100 мл кишер согына шулкадәр үк эремчек суын кушып, иртән ач карынга эчү файдалы. Кан тамыр­лары варикоз киңәйгәңдә, 1 чәй кашыгы бөтнек яфрагын 100 мл кайнар суда 20 минут төнәтәләр дә, суынгач, сөзеп, шулкадәр үк эремчек суына кушалар, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 2 атна. 1 стакан эремчек суына 1 чәй кашыгы тоз салып иртән ач карынга эчү исә эчәклекне чистарта.

10 июнь (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 11.15 сәгатьтә калка, 0.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.26 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

11 июнь (сишәмбе). Шәүвәл аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 12.40 сәгатьтә калка, 1.00 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.27 сәгать

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Ашказаны җәрәхәтеннән

Халык медицинасында мондый чара күптәннән кулланыла. 1 әр килограмм бал һәм атланмайны кушып болгаталар, көненә 3-4 тапкыр 2-3 әр аш кашыгы кабалар, артыннан чәй эчәләр. Дәва курсы вакытында тозлы-борычлы ризыклар кулланырга ярамый, аш ашау исә файдалы.

12 июнь (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 14.03 сәгатьтә калка, 1.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.29 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

13 июнь (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 15.25 сәгатьтә калка, 1.33 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.30 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Йөрәккә дәва

7 аш кашыгы андыз тамыры, 5 аш кашыгы чистартылмаган солы, 2 аш кашыгы бал кирәк. Солыны 2 стакан салкын суга салып пешәргә куялар, кайнап чыгуга, сүндерәләр, 2-3 сәгать җылы урында төнәтәләр. Аннары вакланган андыз тамыры өстенә солы суын салып, тагын кайнатып чыгаралар, җылыда 2 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, бал өстиләр. Көненә 3 тапкыр, ашар алыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар. Андызны бөер авыртканда һәм йөкле вакытта кулланырга ярамый!

14 июнь (җомга). Шәүвәл аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 16.47 сәгатьтә калка, 1.51 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.31 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Витаминлы салатлар

Бер бәйләм тузганак яфрагы, 2 аш кашыгы каймак, 1 әр чәй кашыгы лимон согы һәм уылган керән, 1 йомырка, тоз кирәк. 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз салып, шуңа 30 минутка тузганакның яшь яфракларын батыралар. Дуршлагта суын саркыткач, турыйлар, керән, лимон согы, каймак кушалар, тоз сибәләр. Болгатып, өстен вак туралган йомырка белән бизиләр. Яисә берәр бәйләм кычыткан, кузгалак, петрушка, укроп, яшел суганны вак кына турап, өстенә 2 бүлем сарымсак издереп чыгаралар, тоз сибеп, үсемлек мае салып болгаталар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев