Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (8-14 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

8 февраль (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 15.01 сәгатьтә калка, 7.19 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.06 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Ашказаны авыртканда

Йомырка кабыгын яхшылап юып, сары төскә кергәнче кыздыралар һәм порошок итеп төяләр, көненә 1 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы кабалар. Дәва курсы – 10 көн.

9 февраль (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 16.29 сәгатьтә калка, 7.53 сәгатьтә бата. 10 сәгать 34 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 9.10 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Стенокардияне тары дәвалый

Тары ярмасында йөрәкнең нормаль эшчәнлеге өчен кирәкле калий күп. Стенокардия булганда, көн саен тары боткасы ашау файдалы. Башта тары ярмасын бик көчле утта кыздырып алалар, тик төсе үзгәрмәсен. Аннары өчтән бер стакан кыз­дырылган тары ярмасын юып, өчтән ике стакан суда сүрән утта пешерәләр. Бу- йөрәге авырткан кеше өчен тәүлеклек норма.

10 февраль (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 18.01 сәгатьтә калка, 8.19 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.14 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Бөерне чистарту

Бөердәге фосфат ташларын чыгару һәм алар ясалуны кисәтү өчен, 1 аш кашыгы киптереп вакланган каен җиләге яфрагын 2 стакан салкын суга салып, сүрән утта кайнатып чыгаралар, 15 минут пешерәләр, уттан алып, җылы итеп төрәләр һәм 3 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көненә яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 2 атна. Яисә бәрәңге кабыгы белән дәваланырга була, тик аны химия кулланмыйча үстерергә һәм казып алгач 2-3 ай эчендә кулланырга кирәк. 1 литр суга 2 уч бәрәңге кабыгын салып, йомшарганчы пешерәләр, тукыма аша сөзеп, ашар алдыннан, көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 2 атна.

11 февраль (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 19.34 сәгатьтә калка, 8.39 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.19 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Эт шомырты

Дәвалау үзлекләрен тупласын өчен, эт шомырты (крушина) кайрысы, салдырып алганнан соң, 1 ел ятарга яки 1 сәгать буе 100 градуста җылытылырга тиеш, алайса ашказанын авырттырырга, күңелне болгатырга мөмкин. Эчне йомшарта торган төнәтмә әзерләгәндә, 1 аш кашыгы вакланган кайрыны ярты литр суга салып, кайнатып чыгаралар һәм 15 минут буе сүрән утта пешерәләр. Сөзеп, иртән яки төнгелеккә ярты стакан эчәләр. Төнәтмә 8-10 сәгатьтән соң тәэсир итә, организм аңа күнекми.

12 февраль (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 21.04 сәгатьтә калка, 8.57 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 9.23 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны ­зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

13 февраль (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 22.33 сәгатьтә калка, 9.13 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.28 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Витаминлы май

1 аш кашыгы зәйтүн маена 3 әр тамчы А һәм Е витамины тамызып (даруханәдә сатыла), мамыклы таякчык белән болгаталар һәм иртән дә, кичен дә күз кабакларына сөртәләр. Ялтырамасын өчен, 30 минуттан кәгазь салфетка белән корытып алалар.

14 февраль (җомга). Җөмәдел ахир аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Чаян йолдызлыгында, 9.29 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 9.32 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Чахохбили

1 тавык, 6 помидор, 2 суган, 1 аш кашыгы томат пастасы, 6 бүлем сарымсак, тәменчә тоз, борыч, укроп, петрушка, кинза, кыздырыр өчен үсемлек мае кирәк. Тавыкны 8-10 кисәккә бүлеп, суганнарны ярымбоҗралап турап, тирән табада үсемлек маенда кыздыралар, бераздан туралган помидор һәм томат пастасын өстәп, тагын 5 минутлап кыздыралар. Ярты стакан су салып, капкачын каплап, әзер булганчы пешерәләр, туралган яшел тәмләткечләр һәм издерелгән сарымсак өстәп, тагын 2 минут тоткач, сүндерәләр, җылы тастымалга төреп, 15 минут тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев