Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (8-14 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

8 август (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 21.27 сәгатьтә калка, 9.06 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.33 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. 

Лимон - бавырга шифа

Бавыр авыруларын булдырмас өчен, халык медицинасында бик яхшы чара бар: 2 аш кашыгы атланмай, 1әр аш кашыгы сары һәм яшел лимон согы, 1 бүлем изгән сарымсак, 250 мл кайнар суны кушып, яхшылап болгаталар да, ач карынга эчәләр. Яки урталай кискән 1 лимон өстенә 1 стакан кайнар су салып, төн буе тоталар, иртән ач карынга шуны әз-әзләп эчеп бетерәләр.

9 август (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 21.39 сәгатьтә калка, 10.17 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.28 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Андыз мае

1 өлеш вакланган андыз тамырын 10 өлеш үсемлек маена салып, кояш төшә торган урында 14 көн төнәтәләр, әледән-әле болгаталар. Корчаңгы, экзема, нейродермит булганда, тирегә сөртәләр.

10 август (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 21.51 сәгатьтә калка, 11.28 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.24 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Витаминлы чәйләр

Салкын тиюдән саклану өчен, фарфор чәйнектә пешереп, менә мондый сихәтле чәйләр эчү файдалы. 1 аш кашыгы вакланган сары мәтрүшкәне ярты литр кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзеп, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр. 1-2 аш кашыгы уылган имбир тамырын 1 стакан кайнар суда 5 минут төнәтәләр, лимон, алма, бал кушып эчәләр.

11 август (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 22.06 сәгатьтә калка, 12.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.20 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Ингаляция кирәк

Җәмәгать транспортында йөткергән-төчкергән кеше янәшәсендә кайтырга туры килсә, өйдә ингаляция ясау зарур. 1 стакан кайнар суга 1 чеметем сода, 1 төймә валидол, берничә тамчы эвкалипт мае салып, яхшылап томаланып, авыз һәм борын белән 10-15 тапкыр сулау җитә.

12 август (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 22 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 22.24 сәгатьтә калка, 13.55 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.16 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Суган кайнатмасы

Яртышар стакан су һәм шикәрдән ширбәт пешерәләр, шуңа 1 зур баш суганны вак кына турап салып, сүрән утта кайнаталар. Суынгач, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы (6 яшькә кадәрле балалар – 1 әр чәй кашыгы) кабалар. Бу – ютәлдән бик шәп дәва.

13 август (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 23 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 22.49 сәгатьтә калка, 15.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.11сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Сихәтле төнәтмә

Гипертония һәм аритмиядән интеккәндә, болай дәвалану файдалы. Бу эчемлек кан тамырларын киңәйтә, йөрәк ритмын нормальләштерә, кәефне күтәрә, нервларны тынычландыра. Стериль банкага 1 кг гөлҗимеш салып, агач тукмак белән бераз изәләр, 1 аш кашыгы шикәр сибәләр. Аннары 1 кг кызыл дүләнә һәм 1 стакан шикәр, аннары 1 кг өлгергән балан һәм 1 аш кашыгы шикәр салалар. 1,5 литр аракы белән күмеп, караңгы урында 2 атна төнәтәләр. Иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы эчәләр.

14 август (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 23.23 сәгатьтә калка, 16.20 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.07 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Сарымсаклы кыяр

4 кг кыяр, 1 стакан үсемлек мае, дүрттән өч стакан шикәр, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 1-2 баш сарымсак, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан 9 процентлы серкә кирәк. Кыярны һәм сарымсакны түгәрәкләп турап, барлык ингредиентларны өстиләр, яхшылап болгатып, 2 сәгать тоталар. Аннары 700 граммлы банкаларга тутырып, 15 минут стерильләштерәләр дә, калай капкач белән ябалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев