Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (7-13 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

7 ноябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 20.41 сәгатьтә калка, 13.29 сәгатьтә бата.3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.48 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Җитен орлыгы сихәте

Бөердәге ком-ташны куу өчен, 1 чәй кашыгы җитен орлыгын 1 стакан суда кайнатып чыгаралар, һәр 2 сәгать саен яртышар стакан эчәләр (орлыгы белән бергә). Ике көн рәттән шулай дәваланырга кирәк.

8 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 22 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 22.01 сәгатьтә калка, 13.58 сәгатьтә бата.3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.44 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Имән кайрысы

Күздәге, баш сөяге эчендәге һәм артериаль кан басымын төшерү өчен, 4 аш кашыгы вакланган имән кайрысын 1 литр кайнар суда 1 тәүлек төнәтәләр, аннары берничә кат марля аша сөзәләр. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 3 әр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 3 атна, аннан соң 1 атна ял итәләр һәм кабат дәваланалар.

9 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кыз йолдызлыгында, 23.27 сәгатьтә калка, 14.20 сәгатьтә бата.4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.40 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Гаймориттан дәва

100 г шикәр һәм ярты стакан вак­ланган нарат ылысын ярты литр суга салып, сүрән газ мичендә 2 сәгать төнәтәләр. Суыткач, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр. 

10 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 14.37 сәгатьтә бата.4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.36 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Файда – орлыкта

Көн саен 6 данә алма төше ашау организмны җитәрлек йод белән тәэмин итә, 50-60 г көнбагыш ашау исә Е витаминына туендыра, мускулларны ныгыта, атеросклероздан саклый. Бөердәге һәм үт куыгындагы ташлардан котылу өчен, 1 чәй кашыгы төелгән кавын орлыгын 1 стакан кайнап торган сөттә 3 минут пешерәләр, сөзеп, 7-10 көн дәвамында көненә 3 тапкыр 1 әр стакан эчәләр. 

11 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 0.55 сәгатьтә калка, 14.51 сәгатьтә бата.4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.32 сәгать. 

 Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

12 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 2.25 сәгатьтә калка, 15.05 сәгатьтә бата.4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.28 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Бөердә таш булса

Бөер ташы авыруы вакытында болай дәвалану файдалы: 1) көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр стакан каен суы эчү; 2) 4-6 ай буе, көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кишер согы кабу; 3) көненә 1 тапкыр 1 аш кашыгы зәйтүн мае кабу; 4) 2 атна буе, көненә 3-4 тапкыр, 1 лимон согына су яки кишер, чөгендер йә кыяр согы кушып эчү; 5) 3 атна буе, ашар алдыннан, кабыклы бәрәңге пешкән суны чирегешәр стакан эчү.

13 ноябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 3.58 сәгатьтә калка, 15.19 сәгатьтә бата.4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.24 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Итле катлама

Майсыз сыер итен яхшылап суккалап йомшарталар, тоз, борыч, 3-4 бүлем вакланган сарымсак сибәләр. Эчлек әзерлиләр: эре угычта уылган кишер, чи йомырка, тоз, борыч, вак туралган петрушканы әйбәтләп болгаталар. Шуны ит өстенә тигезләп җәеп, рулет итеп төрәләр, яхшылап җеп белән бәйлиләр, 1-1,5 сәгать шулпада пешереп, җиңелчә пресс астында суыталар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев