Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (7-13 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

7 март (шимбә). Рәҗәб аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 13.53 сәгатьтә калка, 5.49 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.12 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Авитаминоздан - каен яфрагы

100 г яшь каен яфрагын ваклап, 2 стакан кайнатып суытылган җылы суга салалар, 2 сәгать төнәтәләр. Аннары, болгатмыйча, икенче савытка агызалар, төбенә утырган яфраклар төшмәскә тиеш. Көненә 2 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Юкка-барга да ярсый башлаганда, бөтнек, гөлҗимеш, валериана чәйләре эчәләр. Яки чөгендер согын һәм балны тигез микъдарда кушып, көненә 4-5 тапкыр 1әр аш кашыгы кабалар.

8 март (якшәмбе). Рәҗәб аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 15.24 сәгатьтә калка, 6.18 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.18 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашамау яхшырак, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Суганлы сөт йоклата

Йокысызлыктан интеккәндә, кич 1 стакан кайнар су яки сөт эчәләр. Яисә лимон согы кушылган чәйне 1 чәй кашыгы бал белән эчәләр. Чәйсез дә ярый: 1 аш кашыгы балга ярты чәй кашыгы лимон согы кушып кабалар. Яки йоклар алдыннан 1 стакан сөткә урталай киселгән бер баш суган салып, сүрән утта җылыталар, кайнатып чыгармыйча, ут өстеннән алалар, берничә минут суыткач, эчәләр.

9 март (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 16.57 сәгатьтә калка, 6.41 сәгатьтә бата. 20 сәгать 49 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 11.23 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

10 март (сишәмбе). Рәҗәб аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 18.31 сәгатьтә калка, 6.59 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.27 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Тузганак дәвалый

Гастрит, колит, гепатит булганда, эч кипкәндә 1 аш кашыгы ваклап турап киптерелгән тузганак тамырын ярты литр суда 5-7 минут пешерәләр, 2 сәгать төнәтеп, сөзәләр, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Бит бетчәләгәндә, чуан чыкканда, 1 аш кашыгы тузганак тамырын 1 стакан суда 15 минут пешерәләр, 45 минут төнәтеп, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, җылы килеш яртышар стакан эчәләр.

11 март (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 20.04 сәгатьтә калка, 7.16 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.32 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Нарат балы

Кәстрүлгә яшь нарат күркәләрен салып, өстенә 5 сантиметрлап күтәрелгәнче су тутыралар, сүрән утта 1 сәгать пешерәләр, сөзәләр. 1 л төнәтмәгә 1 кг шикәр кушып, тагын 1,5 сәгать пешерәләр. Бал аксыл-көрән төстә булырга тиеш. Аны көненә 4 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар яки чәйгә кушып эчәләр. Нарат балы иммунитетны ныгыта, салкын тигәндә, бронхит интектергәндә булыша.

12 март (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 21.36 сәгатьтә калка, 7.33 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.36 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Нервлар какшаганда

1 чәй кашыгы тузганак үләне һәм тамырын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашаганчы, чирегешәр стакан эчәләр.

13 март (җомга). Рәҗәб аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 23.06 сәгатьтә калка, 7.50 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.41 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

“Коулслоу” салаты

0,5 кг кәбестәне, 300 г кишерне нечкә саламлап турыйлар, кул белән яхшылап изәләр. 5 аш кашыгы каймакка 2 аш кашыгы майонез, 1 әр аш кашыгы алма серкәсе һәм шикәр, тәменчә тоз, борыч кушып, салат өстенә салалар да, болгаталар. Табынга куйганчы 1 сәгать булса да суыткычта тоту зарур. 1 чәй кашыгы дижон горчицасы кушарга, каймак белән майонез урынына - йогурт, серкә урынына – лимон согы кулланырга да була. Кәбестә белән кишер янына кыяр, алма, сельдерей сабагы, татлы борыч, петрушка, укроп, хәтта сыр һәм йөзем дә кушарга ярый. Мондый салат еш кына ит һәм балык ризыкларына гарнир итеп бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев