Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (7-13 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

7 август (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 1.43 сәгатьтә калка, 19.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.38 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Бәрәңге сихәте (1)

Бәрәңгедә калий, фосфор, кальций, тимер, магний, йод, С, В1, В2, В6, РР витаминнары, фолий кислотасы, А провитамины күп. Иң кыйммәтле үзлеге - С витамины булу: кабыгы белән пешерелгән 200 г бәрәңгедә әлеге витаминның тәүлеклек нормасы бар, тик язга таба ул азая бара. Температура югары булганда, чи бәрәңгене кабыгы белән бергә угычта уалар, ярты аш кашыгы серкә кушалар, марляга җәеп, маңгайга компресс итеп куялар. Ютәлләгәндә, бәрәңгене кабыгы белән пешерәләр, бераз төяләр, киндер капчыкка салып, 1 сәгатькә күкрәккә куеп яталар, өстеннән сөлге урыйлар. Буыннарны чистарту, бөер ташы авыруыннан котылу өчен, көн саен бәрәңге пешкән суны эчәргә кирәк. 2 атнадан соң 1 атна ял итәләр.

8 август (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Арыслан йолдызлыгында, 2.58 сәгатьтә калка, 20.09 сәгатьтә бата. 16 сәгать 50 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 15.34 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Бәрәңге сихәте (2)

Экземалы, пешкән тирегә уылган чи бәрәңге ябалар. Чи бәрәңге согы организмны яхшы чистарта, әмма аны февральгә кадәр генә эчәргә ярый, соңрак бүлбеләрдә соланин артык күбәя, ә ул агулы. Бәрәңге согын гастрит, ашказаны җәрәхәте, шикәр чире, гипертония, геморрой булганда, бермә-бер суга кушып, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Метеоризм булганда, көн саен ач карынга 1 стакан бәрәңге согы эчәргә, аннан соң 1 сәгать буе ашамаска, ятып торырга кирәк. Дәва курсы - 10 көн. Кан тамырлары варикоз киңәйгән урыннарга да көненә берничә тапкыр бәрәңге согы сөртәләр, сокны эчәләр дә.

9 август (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 4.20 сәгатьтә калка, 20.27 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.30 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

10 август (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 5.45 сәгатьтә калка, 20.40 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.25 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

11 август (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 7.10 сәгатьтә калка, 20.52 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.21 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Миләш аша!

Миләштә А провитамины кишердәгедән, ә С витамины лимондагыдан күбрәк. Бавырдагы һәм үт юлларындагы ташлардан котылу өчен, урман миләшен ай ярым буе ашарга кирәк – көненә 1 стакан җиләкне икмәк, чәй, шикәр, бал яки башка нәрсәгә кушып ашап бетерәләр. Геморрой интектергәндә, көненә 3 тапкыр чирегешәр стакан яңа сыгылган миләш согы эчү булыша, артыннан салкын су эчәләр. Эч кипкәндә, миләш җиләкләрен иттарткычтан чыгарып, шулкадәр үк шикәр кушалар да, көненә 2-3 тапкыр 1-2 шәр аш кашыгы кабалар, артыннан су эчәләр. Сөялне бетерү өчен, аңа миләш сытып сөртергә кирәк.

12 август (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 8.36 сәгатьтә калка, 21.03 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.17 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

13 август (җомга). Мөхәррәм аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 10.02 сәгатьтә калка, 21.14 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 15.13 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Чия кайнатмасы

Зур савытка 1 стакан су салып, кайнатып чыгаралар. 1 стакан чия, 1 стакан шикәр өстәп, болгаталар, кайнатып чыгаралар. Аннары тагын 1 әр стакан чия белән шикәр салалар. 9 стаканга хәтле шулай эшлиләр, аннары 15 минут кайнаталар, күбеген җыялар. Газны сүндергәч, тагын 4 стакан шикәр кушалар. Болгата-болгата эретеп бетергәч, җылы килеш банкаларга тутыралар. Болай кайнатканда, чия бөрешми.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев