Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (6-12 октябрь)

6 октябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 1.31 сәгатьтә калка, 16.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.11 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Помидор сихәте

Помидорда аксым, аминокислоталар, фруктоза, сахароза күп, калий, кальций, фосфор, хром, цинк, магний бар. С витамины анда әфлисун һәм лимондагы кадәр. Әлеге яшелчәдә тимер тозлары тавык итендәгедән 2 тапкырга, балыктагыдан 3 тапкырга күбрәк, шуңа ул азканлылык булганда файдалы. Помидор аппетитны яхшырта, кандагы холестерин микъдарын киметә, яман шеш барлыкка килүне кисәтә. Томат согы симергәндә һәм диабет булганда, матдәләр алмашы бозылганда, үт кудыргыч һәм бәвел кудыргыч чара буларак кулланыла. Үт куыгында таш булса, томат согына шулкадәр үк тозлы кәбестә суы кушалар да, көненә 3 тапкыр ашаганнан соң эчәләр. Эренле җәрәхәтләргә изелгән помидор сылап, өстеннән бинт белән урыйлар, көненә 2-3 тапкыр алыштыралар.

7 октябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 2.57 сәгатьтә калка, 16.56 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.06 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

8 октябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 4.23 сәгатьтә калка, 17.16 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.01сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Радикулит интектерсә

Радикулит интектергәндә, махсус шулпа ашау файдалы. Бер бәрәңгене яхшылап юып, мөмкин кадәр вак итеп турыйлар, 3 литр суда сүрән утта 1 сәгать пешерәләр. Аннары күп итеп вак туралган петрушка, укроп, кинза, сельдерей салалар да, 1-2 минуттан сүндерәләр. Мондый ашны 7-10 көн рәттән ашарга кирәк.

9 октябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 5.46 сәгатьтә калка, 17.35 сәгатьтә бата. 6 сәгать 48 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 10.57 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

10 октябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 7.08 сәгатьтә калка, 17.55 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.52 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Фасоль чистарта

Хроник пиелонефриттан интеккәндә, бөерне болай чистарту файдалы. 1 стакан фасольне 1 литр суга салып, эмальләнгән кәстрүлдә, капкачын ябып, 2 сәгать пешерәләр. Суын сөзеп, фасольне төяләр, көн буена шуны гына ашыйлар һәм фасоль пешкән суны эчәләр. Дәва курсы - 1 атна.

11 октябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 8.28 сәгатьтә калка, 18.17 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.48 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Бөердән комны куу

Бөерләрне чистарту өчен, 50 шәр г сары мәтрүшкә, мәтрүшкә, шалфей, мелисса, каз үләнен (спорыш) кушалар, 1 аш кашыгын 250 мл кайнар суга салып, ач карынга 6 көн рәттән эчәләр. Җиденче көнне суытылган үлән чәенә 5 тамчы ак чыршы мае өстиләр. 5 көн буе шушы катнашманы көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала эчәләр. Беренче тапкыр эчкәч үк бәвел белән ком һәм вак таш чыга башлый.

12 октябрь (җомга). Сәфәр аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 9.45 сәгатьтә калка, 18.45 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.44 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Карабодайлы десерт

150 г карабодай ярмасы, 200 г күрәгә, 300 г эремчек, 1 йомырка, 2 аш кашыгы бал кирәк. Карабодайны пешерәләр. Күрәгәне кайнар су белән юып, яртысын блендерда издерәләр, яртысын саламлап турыйлар да, кабат икесен бергә кушалар. Эремчекне бал һәм йомырка кушып яхшылап болгаталар (баллырак кирәксә, 1-2 аш кашыгы шикәр өстәргә була), аннары карабодайны да кушалар. Табаны атланмай белән майлап, сохари оны сибәләр, эремчекле карабодайның яртысын тигезләп җәяләр, өстенә күрәгәне сылап, аннары калган эремчекле масса белән каплыйлар. Форманы фольга белән яхшылап ябалар, 170 градуслы мичтә барлыгы 25 минут пешерәләр (15 минуттан соң фольгасын ачалар). Суынгач, өстенә шикәр оны сибәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев