Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (6-12 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

6 июнь (шимбә). Шәүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 21.17 сәгатьтә калка, 3.28 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.21 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашу булырга мөмкин. Килешүләр төзү нәтиҗәле. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 6-20 июньдә бәрәңге һәм суган утырту, торма, шалкан чәчү, томатның ян сабакларын өзү, каен җиләгенең мыекчаларын тамырландыру яхшы. Кишер белән чөгендерне сирәкләргә, помидор белән кәбестәне ашларга кирәк. Июнь - ромашка, энҗе чәчәк, кычыткан, бака яфрагы, сары мәтрүшкә, күкчәчәк кебек дару үләннәрен җыю вакыты.

7 июнь (якшәмбе). Шәүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 22.22 сәгатьтә калка, 4.11 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.23 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Җиләк яфрагы дәвалый (1)

Буыннардан тозны чыгару өчен, яртышар аш кашыгы нарат җиләге һәм кара карлыган яфракларын 500 мл кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, көненә 4-5 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 100 әр мл эчәләр. 2-3 атнадан бәвел болганчыкланырга мөмкин, бу тозларның чыга башлавын күрсәтә. Бәвел чистарганчы, төнәтмәне эчүне дәвам итәләр, әмма 2 атнадан арттырырга ярамый. 10 көн ял иткәннән соң, тагын дәваланырга була.

8 июнь (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 23.10 сәгатьтә калка, 5.08 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.24 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Җиләк яфрагы дәвалый (2)

Бәвел куыгы ялкынсынганда, 1 чәй кашыгы вакланган нарат җиләге яфрагын 1 стакан кайнар суда пешерәләр дә, көненә 3-4 тапкыр берәр стакан эчәләр. Салкын тигәндә, грипп булганда, 1 аш кашыгы вак­ланган нарат җиләге яфрагы һәм сабагын 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Стоматит, пародонтоз интектергәндә, 10 г кипкән яфракны 1 стакан кайнар суда 30 минут пешерәләр, сөзеп, суыталар, стакан тулганчы кайнаган су өстиләр һәм һәр 2 сәгать саен авызны чайкыйлар.

9 июнь (сишәмбе). Шәүвәл аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Сукояр йолдызлыгында, 23.43 сәгатьтә калка, 6.16 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.26 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Аллергиядән – сельдерей

Аллергия интектергәндә, сельдерей тамырын сыгып, 1-2 чәй кашыгы сокны көненә 2-3 тапкыр, ашарга 30 минут кала эчәргә кирәк. Кычытуны басар өчен, 1 өлеш канлут согына 2 өлеш су кушып, тирегә сөртәләр.

10 июнь (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 7.31 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.27 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Сихәтле май

1 әр чәй кашыгы меңьяфрак һәм сары мәтрүшкә үләннәре, 1 аш кашыгы тырнакгөл чәчәген порошок итеп төеп, йомшартылган 200 г атланмайга кушып болгаталар, суыткычта саклыйлар. Шул майның 1 чәй кашыгын бер телем кара икмәккә ягып, ашарга 30 минут кала ашап куйганда, ашказаны авыртуыннан котылып була.

11 июнь (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 0.07 сәгатьтә калка, 8.47 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.29 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

Содалы битлек

Биттәге бетчәләрдән котылу өчен, чәй содасы кушылган җылы су белән юыну файдалы: ул тирене киптерә, ялкынсынуны баса. Атнасына 1 тапкыр мондый битлек ясарга да була: 2 аш кашыгы он яки крахмалга 1 чәй кашыгы сода кушып, боламык булганчы җылы су өстиләр дә, бит тиресенә сылап, 10-15 минуттан соң җылы су белән юып төшерәләр.

12 июнь (җомга). Шәүвәл аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 0.25 сәгатьтә калка, 10.02 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.30 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Йомыркалы бәрәңге

Бәрәңге боламыгына яшел суган кушып, майлы табага җәяләр. Берничә урынга чокыр ясап, шунда чи йомырка сыталар, тоз, борыч, уылган сыр сибәләр. Газ мичендә 10 минутлап пешерәләр. Гади дә, бик матур да ризык килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев