Мәдәни җомга

Айга кырын карама (6-12 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

6 февраль (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 24 нче көне.25 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 2.54 сәгатьтә калка, 10.46 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.01 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Суган кайнатмасы

Бавыр авыртканда, болай дәвалану файдалы. Ярты килограмм суганны турап, 1 стакан шикәр кушып болгаталар да, газ мичендә сары ширбәткә әйләнгәнче тоталар. Иртән ач карынга 1 аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – берничә ай.

7 февраль (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 4.20 сәгатьтә калка, 11.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.05 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Эч кипкәндә

Кызыл чөгендер, помидор, кишер, болгар борычы, суганны (төгәл пропорцияләр юк, чөгендер генә башка яшелчәләрдән күбрәк булырга тиеш) иттарткычтан чыгаралар да, тоз һәм шикәр кушып пешерәләр, банкага салып, суыткычта саклыйлар. Көненә берничә тапкыр 2-3 әр кашык ашыйлар. Яисә ярты стакан су кушылган 1 стакан сөткә 2 алманы турап, кайнап чыкканнан соң 7 минут пешерәләр дә, ач карынга ашап бетерәләр.

8 февраль (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.36 сәгатьтә калка, 12.06 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.09 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Миләш чәе

Хәлсезләнгәндә, азканлылык булганда, 2 чәй кашыгы миләш җиләген 2 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр дә, тәменчә шикәр яки бал өстәп, көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. 

9 февраль (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 6.35 сәгатьтә калка, 13.09 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.14 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

10 февраль (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 7.17 сәгатьтә калка, 14.25 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.19 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Циститтан – петрушка

800 грамм яшел петрушка өстенә күмелгәнче сөт салып, сүрән утта кайнатып чыгаралар, 1 сәгать төнәткәч, сөзәләр һәм һәр ике сәгать саен 1 әр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 3 көн.

11 февраль (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Сукояр йолдызлыгында, 7.46 сәгатьтә калка, 15.47 сәгатьтә бата. 22 сәгать 05 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 9.23 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Тын кысканда

Тын беткәндә булыша торган нәтиҗәле чара бар. Издерелгән 10 бүлем сарымсакны пыяла банкага салып, 10 лимон согы, 1 килограмм бал кушып болгаталар да, капкачын ябып, суыткычта 1 атна тоталар. Аннары көн саен 4 әр чәй кашыгы кабалар. Дәва курсы – 2 ай, бер көн дә калдырырга ярамый. Яисә 2 аш кашыгы мелиссаны 1 стакан кайнар суда 10 минут төнәтәләр дә, сөзеп, өчкә бүләләр һәм көн дәвамында эчеп бетерәләр. Чәй пешергән саен мелисса яфраклары кушарга да була.

12 февраль (җомга). Җөмәдел ахир аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.07 сәгатьтә калка, 17.10 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.27 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Эремчекле кекс

270 г майлы эремчек, 150 г атланмай, 250 г шикәр, 3 йомырка, 1 г ванилин, 100г йөзем, 10 г камыркөпшәкләндергеч, 300 г он, бизәү өчен шикәр оны (пудра) кирәк. Йомшартылган атланмайны шикәр һәм ванилин кушып туглыйлар, эремчекне өстәп, миксер белән болгаталар. Аннары 3 йомырканы сытып, тагын туглыйлар. Камыркөпшәкләндергеч кушылган онны әз-әзләп өстәп, миксер белән болгаталар, иң соңыннан йөзем кушалар. Кекс формаларын майлап, өчтән икесенә кадәр камыр салалар, 170 градуска кадәр җылытылган газ мичендә сәгатькә якын пешерәләр. Бераз суынгач, формасыннан алып, шикәр оны сибәләр. 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: