Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (6-12 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

6 август (шимбә). Мөхәррәм аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 14.34 сәгатьтә калка, 22.15 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.43 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы. 

Баллы карлыган

Бавыр авыртканда, 1 кг кара карлыганга шулкадәр үк бал кушалар да, яхшылап болгаталар, бер тәүлек тә калдырмыйча, көненә 3-4 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар.

7 август (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 16.08 сәгатьтә калка, 22.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.39 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Кан тамырларының варикоз киңәюе

Сәбәпләре: 1) Аяклардан менгән кан тамырларының киңәюенә бавыр сәбәпче. Бавыр тыгылса, корсак асты кан тамырларында басым күтәрелә, тамыр тышчалары кабара; 2) Утырып озак эшләгәндә кан өскә таба начар күтәрелә, шунлыктан кан тамырлары тышчасы йомшара, формасын үзгәртә; 3) Дөрес тукланмаганда, кан ойый һәм тамырларда начар хәрәкәт итә, тыгыла. Варикоз киңәюдән котылу өчен, бавырны чистарту, күбрәк җәяү йөрү, аякларга эш бирү, төрле күнегүләр ясау, яшелчә-җимеш соклары эчү, майлы ризык кулланмау, төнгә ач карынга яту файдалы. Аякларны югары куеп ятарга кирәк, бер урында озак басып йә утырып торырга ярамый.

8 август (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 17.35 сәгатьтә калка, 23.24 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.34 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

9 август (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 18.44 сәгатьтә калка, 0.32 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.30 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Керән суы

Геморрой интектергәндә, вак угычта уылган 1 аш кашыгы керән тамырын эмальләнгән кәстрүлдәге 300 мл суда кайнатып чыгаралар, плитәдән алып, яхшылап төреп, төнәтәләр. Сөзеп, шешәгә тутыралар һәм суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр аш кашыгы эчәләр. 1 литр керән төнәтмәсен эчеп бетерүгә үк, геморрой юкка чыга. 

10 август (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.29 сәгатьтә калка, 2.03 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.26 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

 Аяк табаны ярылса

Чистартылмаган көнбагыш мае һәм уылган кишерне тигез микъдарда кушып, 2 көн буе караңгы урында төнәтәләр, аннан соң ярылган табанга сөртәләр. Яки 50 г төз тәпичә (лапчатка) үләне тамырын ваклап, ярты стакан атланмайга салалар, сулы савытка утыртып, 8-10 минут пешерәләр, суынгач, җәрәхәтләнгән урынга сөртәләр.

11 август (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.57 сәгатьтә калка, 3.42 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.23 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы. 

Сеңер тартылганда

1 аш кашыгы балга әз генә аш серкәсе кушып болгаталар да, шуны кәбестә яфрагына сылап, авырткан урынга куялар, өстеннән җылы шәл урыйлар. Авырту йоклап торганчы басыла.        

12 август (җомга). Мөхәррәм аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 20.14 сәгатьтә калка, 5.22 сәгатьтә бата. 4 сәгать 35 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 15.18 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. 

Алма кагы

Ачы алманы чистартып, бераз су кушып, йомшарганчы пешерәләр. Тимер челтәрле иләктән сыттырып чыгаралар. 1,5 кг алма боламыгына 1 кг исәбеннән шикәр кушып, пешәргә куялар, агач кашык белән гел болгаткалап торалар. Тәлинкәгә тамызып суытып карыйлар: әзер как желе куелыгында булырга тиеш. Ут өстеннән алыр алдыннан әз генә лимон кислотасы кушалар. Җылы какны тыгыз тукымага сылап, өстенә пергамент каплап суыталар, аннары шикәр сибәләр. Ике катлап төреп куйгач, как шул шикәрне үзенә сеңдерә һәм тәмлерәк була. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев