Мәдәни җомга

Айга кырын карама (6 – 12 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

6 апрель (шимбә). Шәгъбән аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 5.58 сәгатьтә калка, 19.34 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.28 сәгать.

Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Кызыл борыч (1)

Аппетитны ача, ашказаны согы һәм үт бүленеп чыгуны көчәйтә, ашкайнатуны яхшырта. Бактерияләрне һәм гөмбәчекләрне үтерә. Борычтагы антиоксидантлар һәм витаминнар яман шеш күзәнәкләре барлыкка килүдән саклый, кандагы холестерин микъдарын киметә, флавоноидлар исә бавырның зарарланган күзәнәкләрен торгызырга булыша. Томау төшкәч, йокларга ятканда оекбашка бераз төелгән кызыл борыч салып ятсаң, ул аякны горчицага караганда яхшырак җылыта. Буыннар сызлаганда, радикулит интектергәндә, мондый төнәтмә булыша: 2 борыч кузагын 1,5 стакан нашатырь спиртына салып, 2 атна буе караңгы урында төнәтәләр, көн саен болгаталар. Аннары сызлаган урынга сөртәләр.

7 апрель (якшәмбе). Шәгъбән аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 6.14 сәгатьтә калка, 20.49 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.33 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Кызыл борыч (2)

Мускуллар сызлаганда, төелгән кызыл борычны җылы суда эретеп, авырткан җиргә сөртәләр. Чәч коелганда, чирек кузак борычны ваклап, чирек стакан спиртка салалар, бер атна төнәткәч, сөзәләр. 1 өлеш төнәтмәне 10 өлеш кайнаган суга кушып, атнасына 2-3 тапкыр баш тиресенә сөртәләр. Вакытсыз картаюдан саклану өчен, 1 чәй кашыгы кызыл борыч, 500 г атланмай һәм 200 г балны кушып, көненә 4-5 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар. Әзерләнгән доза беткәч, тагын 3 айдан соң кабатларга була. Аллергия, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, бавыр, бөер, үт куыгы авырулары белән чирләүчеләргә кызыл борыч кулланырга ярамый.

8 апрель (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 6.34 сәгатьтә калка, 22.05 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.37 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Ламинария

Ламинария (диңгез кәбестәсе) – биологик актив суүсем, аның составында Менделеев таблицасындагы бөтен элемент та бар диярлек. Ул кандагы гемоглобин һәм эритроцитларны арттыра, йод һәм аминокислоталар чыганагы булып тора. Альгин кислотасы һәм аның тозлары организмнан радионуклид, авыр металл, токсиннарны чыгарырга сәләтле. Анда С витамины әфлисун һәм лимондагыдан 4 тапкырга күбрәк. Сәламәтлеккә файда китерсен өчен, көн саен 3 аш кашыгы диңгез кәбестәсе ашарга киңәш ителә.

9 апрель(сишәмбе). Шәгъбән аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 6.57 сәгатьтә калка, 23.20 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.42 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

10 апрель (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 7.28 сәгатьтә калка, 23.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.46 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Шикәр – дәва

Хроник гепатит булганда, 2 кг нарат ылысы, 0,5 кг шикәрне балчык чүлмәккә салып, өстенә 1 литр кайнаган су коялар да, томалап куялар. 3-4 көн төнәткәч, көненә 3 тапкыр 200 әр мл эчәләр. Нервлар ярсыганда, 10 г кишер орлыгын тарттырып, шуңа 1 чәй кашыгы шикәр кушалар, 1 атна буе йоклар алдыннан кабалар. Туберкулез белән чирләгәндә, 1,5 аш кашыгы шикәрне вак кына туралган 4 бүлем сарымсакка кушып, ут өстендә болгата-болгата җылыталар, иртән һәм кичен ашыйлар.

11 апрель (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 8.09 сәгатьтә калка, 0.32 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.51 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

12 апрель (җомга). Шәгъбән аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 9.03 сәгатьтә калка, 1.35 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.55 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

Кәбестәле бәрәңге

1 әр кг чи һәм пешкән бәрәңге, 3 баш суган, 2 аш кашыгы он, 500 г тозлы кәбестә, үсемлек мае, борыч кирәк. Чи бәрәңгене уып, согын сыгалар. Пешереп төелгән бәрәңгегә кушып, он, тоз өстиләр. Табаны майлап, әзер бәрәңге массасының яртысын җәяләр, өстенә суганлап, борычлап кыздырылган тозлы кәбестәне сылап, калган боламык белән томалыйлар да, берничә урыннан чәнечке белән тишкәләп, май сибәләр, газ мичендә 1 сәгать пешерәләр. Табынга шакмаклап турап, майда кыздырган суган салып бирәләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: